Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан урамнары: Ирек мәйданы элек шәһәрнең чите булган

Казанның Ирек мәйданы моннан 300 ел элек шәһәрнең чите булган. XVIII йөзнең беренче яртысында, хәзерге опера театры, Татарстан Хөкүмәте бинасы, Казан Ратушасы урынында Казансуга барып тоташкан тирән ерганаклар сузылып киткән. Борынгы Казанга Арча капкалары аша кергәннәр. Хәзер ул урында – Карл Маркс урамы, бер ягында - Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) уку бинасы, икенче ягында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты офислары урнашкан.

news_top_970_100
Казан урамнары: Ирек мәйданы элек шәһәрнең чите булган

Еллар үтү белән шәһәр үскән һәм элек каланың чите булган территорияләрдә яңа йортлар калкып чыккан. Хәзерге Ирек мәйданы урынындагы ерганакларны да тигезләгәннәр. Казанның архитектор Фома Петонди эшләгән генераль планы буенча, биредә алпавыт Павел Есипов крепостной крестьяннардан торган үз труппасы өчен театр бинасы төзегән. Төзелеш эшләренә рөхсәт биргәндә аңа шундый шарт куйганнар – 10 елдан соң ул агачтан салынганы урынына таш бина торгызырга тиеш булган.

– Казанда тәүге театр бинасы сафка баскач, аның тирәсендәге мәйданны Театр мәйданы дип атап йөртә башлаганнар, – ди Казан Кремленең штаттан тыш экскурсоводы Ирина  Гүзәлбаева. – 1924 елның көзендә аның исемен Ирек мәйданы дип үзгәрткәннәр.

XIX йөздә Казанда янгыннар әледән-әле кабатланып тора, алардан театр да берничә тапкыр зыян күрә һәм яңадан торгызыла. 1850 елда таш бина төзи башлыйлар. Бүген әлеге урында Ленин һәйкәле тора. Шәһәр театрында беренче спектакльне 1852 елның 6 апрелендә күрсәтәләр. Бинаны кирпечтән төзесәләр дә, 1860, 1874 елларда чыккан янгыннарның кайнар җиле аңа барыбер кагыла. Соңгы янгыннан соң театрның тышкы күренеше сизелерлек үзгәрә, күпләр бинаның бик тә зиннәтле, ә алгы ягы хәтта Мәскәүнең Кече театрыннан да матуррак булуын искәртә. Тарихи бинаның кайчан һәм ничек җимерелүе төгәл билгеле түгел. 1954 елның 7 ноябрендә әлеге урында Владимир Ленин һәйкәле калкып чыга. Скульптураның биеклеге – 4,8, постаментыныкы 9,2 метрга җитә. Һәйкәлнең аерылгысыз өлеше – трибуналар. Шунысы кызык, алгы өлешенең уртасында барельеф (Казан университетында 1887 елдагы студентлар сходкасын чагылдырган рәсем) урнашкан.

Шәһәрдә бер театр юкка чыкканга карап кына Казандагы мәдәни тормыш туктап калмый. Барыбыз да күнеккән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасын 1933 яки 1936 елларда төзи башлыйлар. Аның проектын әзерләү белән Мәскәү архитекторы шөгыльләнә, әмма ул сугышта һәлак була. Проектны очлап чыгу өчен башка кешене билгелиләр, ул баштагы төп идеяне саклап кына калмый, үзенекен дә өстәп җибәрә. 1956 елның 28 сентябрендә театр тантаналы төстә ачыла.

– Хәзерге опера театры урынында элек Державин бакчасы булган. Ул якташыбыз, шагыйрь һәм юстиция министры Гавриил Державин хөрмәтенә шулай аталган, биредә аның бронзадан коелган һәйкәле дә булган, – ди экскурсовод Ирина Гүзәлбаева. 

1932 елда монументны җимерәләр, аның калдыкларын домна мичендә эретәләр. Шуңа да карамастан, казанлылар әлеге һәйкәлне бүген дә күрә ала. Горький урамындагы Лядской бакчасында шул ук монументның төгәл күчермәсе урнаштырылган. Театр мәйданында башка һәйкәлләр дә була, тик аларның кайберләрен бик тиз оныталар. Мисал өчен, XIX йөз башында 1812 елдагы Ватан сугышында җиңү һөрмәтенә Михаил Кутузовка һәйкәл куялар. Аны урнаштыру өчен акча җитмәгәнлеге билгеле, шунлыктан фигураны гипстан эшлиләр, ә тышкы яктан папье-маше белән каплыйлар. Нәтиҗәдә, монумент берничә айдан җимерелеп тә төшә. Казанлылар һәйкәлне металлдан коярга кирәк дигән фикергә килә, хәтта аның өчен акча да җыя башлыйлар, әмма монумент барыбер торгызылмыйча кала.

Элеккеге – Театр, бүгенге Ирек мәйданын Казан Ратушасы бинасы берләштереп тора. 1844 елның 27 апрелендә Николай I раслаганнан соң,  Дворяннар җыелышы өчен яңа бина төзи башлыйлар. Архитекторлары – Михаил Коринфский һәм Николай Ефимов. Төзелешкә Казан дворяннары акча бүлеп бирә, бина 1854 елда сафка баса. Зур залдагы акустика шәһәрдә иң яхшыларның берсе була, күп кенә танылган кешеләр моннан бик оста файдалана. 1900 елда биредә Василий Качалов, тугыз елдан соң Федор Шаляпин чыгыш ясый, 1914 елда Владимир Маяковский үз шигырьләрен укый. Бина исемен берничә тапкыр алыштыра – Дворяннар җыелышы, Крестьян йорты, Кызылармияче йорты, Совет Армиясе йорты...

– Совет властен раслау турында нәкъ менә шушы бинаның балконыннан игълан итәләр, – ди Ирина Гүзәлбаева.

Тора-бара аны Офицерлар йорты дип атап йөртә башлыйлар, хәзерге исеме – Казан Ратушасы.

Аның Каршында КАИның бер уку бинасы урнашкан. Күпләр ул совет заманында төзелгән дип уйласа да, аның тарихы еракка барып тоташа.

– Бинаның беренче ике каты – борынгы, XIX йөздә биредә почта конторасы эшләгән, шәһәргә килүчеләр шунда теркәлергә тиеш булган. Алар арасында Александр Пушкин, Александр Дюма, Александр Герцен да бар, – ди Ирина Гүзәлбаева.

31нче почта конторасының ярдәмче биналары, ат абзары, печәнлеге, лапаслары булган, алар тулы бер кварталны биләп торган. Моннан тыш, әлеге бинада Казан округының почта-телеграф элемтәсе идарәсе һәм Казандагы беренче телеграф станциясе эшләгән. Почта конторасы һәм башка элемтә органнарының нәкъ менә хәзерге адрес буенча (Театр урамы, 7/31) урнашуы очраклы хәл түгел. Биредән Мәскәү, Пермьнән Уралга һәм Себергә почта юллары узган.

1932 елда бинаны Казан совет хокукы институтына бирәләр, төзекләндерәләр, берничә катка биегәйтәләр. 1952 елда ул КАИ карамагына күчә, биш елдан соң тагын үзгәртеп төзиләр. Нәтиҗәдә, ул бүгенге биш катлы бина рәвешен ала.

Ирек мәйданында мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хакимият органнары белән янәшә урнашкан. 1895 елда бүгенге Татарстан Хөкүмәте бинасы урынында Казандагы беренче электр станциясе төзелә, ул октябрь инкыйлабыннан соң «Красная заря» дип аталып йөртелә башлый. 1929 елда Кабан күлендә яңа электр станциясе сафка баскач, элеккеге бинаны язу машинкалары заводына бирергә карар кылалар. 1950 еллар башында хакимият органнары өчен бина кирәк була, аны предприятиене сүтеп, шуның урынында төзергә ниятлиләр. Төзелеш барышында проект берничә тапкыр үзгәреш кичерә, нәтиҗәдә бинаны 1962 елда файдалануга тапшыралар. 2000 еллар башында аңа реконструкция ясыйлар.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100