Марат Гыйбатдинов: Казан галимнәре генә тарихны барлап бетерә алмый

1 Апреля 2017

Укылган: 369 тапкыр

Автор: Мөршидә Кыямова
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Институт эшләгән хезмәтләр турында сөйләгәндә, Марат әфәнде ялкынлана-очкынлана башлый. Үз хезмәтен яратып башкаруы, милләтне хөрмәт итеп эшләве аның һәр адымыннан сизелә.

– Марат әфәнде, бүген төбәкне өйрәнүче үзешчән тарихчыларга игътибар юнәлтелүне ничек аңлатасыз? Тарихны өйрәнергә укыган галимнәрнең генә колачы җитми башладымы әллә?

– Гомуми процесслар буенча, китаплар бик күп чыкты. 7 томлык татар тарихы басылды, инглиз теленә дә тәрҗемә иттек. Концептуаль мәсьәләләр буенча публикацияләр бар.

Икенче этап – эзләнү юнәлешен киңәйтү. Хәзер безнең алда зур бурыч тора – татар авыллары тарихын өйрәнү. Россиядә, элеккеге Советлар Союзында, дөньяда никадәр татар авылы бар?! Без – Казан галимнәре генә ул тарихны күтәрә алмыйбыз, бу мөмкин эш түгел, моның өчен йөзләгән еллар кирәк булачак. Шуңа күрә дә, бу күләмле проектка төбәкләрдәге авторларны җәлеп итәргә булдык, чөнки алар бу материалны яхшырак беләләр, ул аларга якын.

Күбесе инде бу эшне башлап та җибәрде. Шәҗәрәләрне өйрәнәләр, авылларының мәшһүр кешеләрен барлыйлар. Безнең максат – аларга бу юнәлештә методик ярдәм күрсәтү. Сез әйткәнчә, алар – һәвәскәрләр, күбесенең әзерлеге җитмәскә дә мөмкин. Язган китаплары исә, ниндидер уйдырма, әкиятләргә генә нигезләнмәсен, азмы-күпме тарихи эзләнүгә якын булсын иде, дибез.

– Сезнең институтка яшь галимнәр киләме? Лаеклы алмаш бармы?

– Кызганыч ки, аз киләләр, чөнки хезмәт хакы һәм аспирантларның стипендияләре бик түбән. Чит төбәкләрдә яши торган егет һәм кызларны да үзебезгә тартыр идек. Монда аспирантурада укытып, яңадан үзләренә кайтарып тарих фәне белән шөгыльләнсәләр, бик яхшы булыр иде. Урал, Себер тарихын барлый торган белгечләр булса, тагын да әйбәт. Кызганыч, без аларны торак белән дә, акча белән дә тәэмин итә алмыйбыз. Энтузиастлар, тарихка җаны-тәне белән бирелгәннәр генә, гадәттә, читтән торып укыйлар.

– Март аенда Казанда Бөтентатар авыллары җәмгыяте төзелде. Аңа нинди вазифа йөкләнә?

– Төп кызыксыну безнең Татарстан һәм Россия киңлекләренә карый. Шулай ук, без чит ил татар авылларына да сәфәрләр оештырабыз. Безнең төрле программалар бар. Дәүләт программасы кысаларында, чит ил архивларындагы татар материаллары, шул исәптән, эмигрантларның (мөһаҗирләрнең) архивларын барларга тырышабыз. Токио ислам җәмгыяте, Берлиндагы архивларны тикшерәбез. Чит илдәге татарлар да күз уңында булачак, аларны да өйрәнәбез. Кайбер төбәкләрдә җирле тарихчылар үзләре үк бик актив. Мәсәлән, Финляндиядә яшәүче татарлар үз тарихын язарга омтылалар. Бу эштә без аларга ярдәм итәбез. Төрле көчләрне бергә туплап кына без үз тарихыбызны барлый алачакбыз.

– Казанда институтлар бер-берсе белән элемтә тотмый, хезмәттәшлек итми, акчаларын да аерым ашап бетерә, диючеләр дә бар...

– Казан институтлары, университетлар төрле карамакта. Федераль университет, Россия карамагында булгач, акча да үзәктән килә. Безнеке республикага карый, шуңа да табигый хәл килеп чыга. Бу мәсьәләдән берничек тә качып булмый...

– Авыллар тарихын барлаганда, төп эшне сезнең институт үз өстенә алачакмы?

– Без төп методик ярдәмне күрсәтәчәкбез, шулай да бөтен теманы үзебезгә генә алабыз дигән сүз түгел. Монда эшчәнлек мәйданы шулкадәр киң: һәвәскәр тарихчылар да, профессионаллар да, энциклопедия институты һ.б. һ.б. да җиң сызганып эшләр дип өметләнәбез. Безнең максат – башкарылган гамәлләрнең фәнни яктан дөрес, методик юнәлештә булуын тәэмин итү. Шуның өчен җаваплы булабыз.

– Соңгы елларда сезнең институтта шактый саллы хезмәтләр әзерләнде...

– Әйтеп узганча, 7 томлык татар тарихы чыкты. Моны язганда, Татарстан, Россия галимнәре генә түгел, чит илдәге коллегаларыбыз да катнашты. Басмага җәмгысе 100 дән артык галимнең хезмәте керде. Соңгы елларда безнең институт кулланган ысул – дөньяда татар тарихын өйрәнә торган иң әйбәт белгечләрне үзебезгә тарту. Алар белән хезмәттәшлек итү. Моны раслаган соңгы җимешләребезнең берсе – «Дөнья тарихында Алтын Урда» китабы. Оксфорд университеты белән бергә башкарылды ул. Монда 70 кә якын галим катнашты, алар дөньяда танылган һәм иң абруйлы фән кешеләре санала. Башка илләрдән галимнәр җәлеп итү объектив тарихны язарга мөмкинлек бирә. Чит илләрдән танылган белгечләрне тартабыз икән – димәк, бу безнең тарихның да абруен күтәрә. Казандагы профессор гына язса – бер төрле, ә инде чит ил галименең хезмәтләрен дә файдалансак, басманың дәрәҗәсе дә зуррак була! Халыкара проект сыйфатында кабул ителә. Оксфордта 8 апрель көнне “Дөнья тарихында Алтын Урда”ның презентациясе булачак. Янә дә “История татар западного Приуралья” дигән китап. Монда шулай ук, татар тарихы Татарстан чикләрендә генә түгел, ә киңрәк алып бәян ителә. Анда Урал төбәгенең үткәне һәм аның татар тарихында тоткан урыны хакында шактый фикерләр әйтелгән. Китапны укыган кешеләр яңа ачышлар белән дә танышачак.

– Бу китаплар, чыннан да, саллы, җитди басма, ачып уку турында әйтмим дә. Ә гади тел белән язылган, киң даирә укучыларга аңлаешлы итеп язылган татар тарихы китапларына кытлык юк, дип әйтеп булмый бит...

– Без академик институт буларак, академик хезмәтләр язабыз. Безнең аудитория Татарстан, Россия һәм чит илләрдәге коллегаларыбыз. Шулай да бу китапларны кызыгып, киң җәмәгатьчелек тә укый. Академик хезмәтнең теле журнал, газет теле була алмый, ул җиңел тел түгел. Чит илләрдән дә, Россия төбәкләреннән дә соратып алалар. Сатуда калмый да, чыгарган бөтен китапларны, электрон форматта сайтыбызга эләбез. Статистикага күз салган идек: бик күп кешеләр бу хезмәтләрне интернеттан алып укый икән.

– Академик басмага теләсә кемнең дә теше үтми. Безнең бит язучыларыбыз да бар әле, алар шушы хезмәтләрне файдаланып, әдәби әсәрләр дә яза алырлар иде. Татарның каһарманнары, ханнар турында балалар өчен хикәяләр язылса, бик отышлы булыр иде кебек. Сез бит милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәген дә җитәклисез.

– Саллы академик хезмәтләрдән тыш, популяр хезмәтләр дә әзерлибез. “Татар тарихы” – кечкенә генә төсле китап. Биредә аңлаешлы тел белән татар тарихының иң әһәмиятле чорлары – борынгыдан алып Урта гасырга кадәрге дәвер күрсәтелгән. Яшь автор Айгөл Шәрәфиева белән берлектә “Татар тарихына сәяхәт” дигән китап чыгардык. Ул ике форматта: гадәти китап һәм балалар өчен комикс форматында дөнья күрде, хәзерге заман балалары кызыга торган итеп бизәлде. Әле хәрефтә танымаган балалар, уен форматында татар тарихы белән таныша ала. Бу китапны озак әзерләдек, авырлык белән чыкты. Татарстанда бастырып булмый, чит илдә генә чыгарып була дигән иделәр... Шулай ук, без мәктәп дәреслекләре дә әзерлибез. Башка университетлар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Соңгы дәреслекне 5-6 сыйныфлар өчен әзерләдек, шушы көннәрдә 7 сыйныф өчен әзер булачак. Татарстанда гына түгел, гомумән Россиядә күрелмәгән өр-яңа проект – 1-3 сыйныфлар өчен “Әйләнә-тирә дөнья” фәне бар, шул федераль дәреслеккә “Татарстан мирасы” дигән әсбаплар әзерләдек. Монда балага аңлаешлы, кызыклы формада уеннар, төрле халык биюләре, киемнәре аркылы без, беренче сыйныфтан ук, балаларны татар мәдәнияты белән таныштырырга тырышабыз. Бу дәреслекләрдә республикада яшәүче бөтен милләт халыклары турында мәгълүмат алырга мөмкин. Быел инде без дүртенче сыйныфлар өчен дә дәреслекне әзерләргә тиеш булабыз.

Балалар өчен татар тарихына бәйле романнар, әсәрләр язарга теләүче каләм осталары булса, безгә килсеннәр. Без аларга консультация бирергә һәрвакыт әзер. Язган монографияләребезне файдалансыннар.

 Ә үзебез тагы бер яңа проект башладык – роликлар төшерәбез. Татарларның килеп чыгышы турында өч телдә ролик әзерләдек. Интернетта ул шулай ук бик күп аудитория җыйды. Яшьләр өчен кыска гына видеороликлар, шулай ук үтемлерәк: тарихны җиңелрәк өйрәнергә ярдәм итә. Роликны карагач, кызыгып китеп тарихи китапларны да укырга тартылырлар, дип өметләнәбез. “Татармультфильм” оешмасы белән дә актив эшлибез...

– Татарның данлыклы педагоглары хакында да онытмагансыз икән!

– “Татар педагогик фикере антологиясе”н ике томда әзерләдек. Борынгы заманнардан алып, хәзерге көнгә кадәр безнең татар тарихында булган иң мәшһүр, күренекле педагогларыбызның фикерләре бу томлыкларда тупланган. Шәхес турында кыскача мәгълүмат бирелә, аның хакында нинди әдәбият барлыгы теркәлә, хезмәтләре һәм шул хезмәтләреннән өзекләр урын ала.

Антологиянең I томы борынгы төрки чордан алып, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы, XVIII–XIX гасырлар, XX гасырның 20 нче елларындагы татар педагогик фикере үсешенең үзенчәлекләрен яктырта. Китапта күренекле педагоглар һәм методистлар хезмәтләреннән алынган текстлар урын ала, авторлар турында кыскача биографик мәгълүмат бирелә. Китапларны укыган кеше Урта гасырларда, безнең бабаларның бала тәрбияләү ысуллары белән танышырга мөмкин. Буби, Мәрҗани кебек бөек шәхесләребезнең педагогик эшчәнлеге дә бәян ителә. Шулай ук, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, әмма үз заманында, туган төбәкләрендә татар мәгарифе, татар педагогик фикерендә әһәмиятле эз калдырган педагоглар кертелгән. Һәр татар тәрбиячесенә һәм ата-аналарга да бу китапларны укырга киңәш итәбез, файдалы булыр иде. Чыннан да, безнең халык борынгыдан бала тәрбияләүгә һәм мәгәрифкә зур әһәмият биргән. Күп галимнәр дә моны исбатлый. Чит ил галимнәре дә: “Татарлар арасында мәгариф бик югары үскән булган, үзләренең әдәплелекләре белән дан алганнар”, – дип раслыйлар.

Балалар бакчаларына йөрүче нәниләр аудиториясен дә онытмыйбыз. Бакча тәрбиячеләре өчен кулланма китаплар бастырдык. Монда безнең халыкның фольклордан җыелган, борынгыдан килгән халык уеннары туплап бирелде. Бүгенге заманда балалар бакчалары өчен чыккан әдәбият рус теленнән тәрҗемә ителгән. Ә менә 20нче елларда безнең татар авторлары да бик күп язганнар. Алар, чын мәгънәдә, милли рухта тәрбияләргә тырышканнар. Без иске фольклор китапларыннан җыеп бастырдык. Мәгариф министрлыгы белән берлектә чыгарып, балалар бакчаларына тараттык.

Фикерләр








Тарих

1552 ел: үткәннәрнең кайтавазы безнең көннәрдә

Татарның үткәнендәге вакыйгалар турыдан-туры бүгенге көн вәзгыятенә йогынты ясый. Алай гына да түгел, хәзер милләтебездә килеп чыккан проблемалар, чишәсе мәсьәләләрнең дә тамыры 1552 елларга барып тоташа, дип саный тарихчылар.

Тарих

Казан ханнары: Сафа Гәрәй

«Татар-информ» хәбәрчесе укучыларны үзенең Казан ханнары турындагы китабыннан өзекләр белән таныштыруын дәвам итә. Китап тиздән Татарстан китап нәшриятында дөнья күрәчәк.

Тарих

Казан ханнары: Шаһ Гали һәм аның урынына килгән Сәхибгәрәй

“Татар-информ” хәбәрчесе үзенең Казан ханнары турындагы китабыннан өзекләр белән таныштыруын дәвам итә. Китап тиздән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла