Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТАССРның 100 еллыгын каршылап: татарлар өлгеррәк булып чыга

2020 елның 27 маенда ТАССР оешу турындагы декретка кул куелуга 100 ел тула. Әлеге документның барлыкка килүендә XX йөз башындагы вакыйгалар да зур роль уйный.

news_top_970_100
ТАССРның 100 еллыгын каршылап: татарлар өлгеррәк булып чыга

“Галимнәр фикеренчә, ТАССР оешу процессы татар халкының сәяси эшчәнлегенә юл ачылып, беренче мөселман съездлары оештырылган вакытта башлана”, – ди Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее җитәкчесе Марина Давыдова.

Октябрь инкыйлабына кадәр өч съезд үткәрелә. Беренчесе 1905 елда Түбән Новгородта уза. Аны хакимиятләрнең рөхсәтеннән башка, яшерен рәвештә диярлек үткәрәләр. Ә икенчесенә рөхсәт бирелә. Боларның нәтиҗәсе буларак “Иттифак әл-мөслимин” сәяси партиясе оеша. Мөселманнарның өченче корылтаенда партия уставын кабул итәләр. Анда Россиядә конституцион строй тәртипләре кертү, илдә мөселман халыкларының хокукларын арттыру хакында сүз бара.

Бу вакытта Санкт-Петербургта татар телендә “Нур” газетасы нәшер ителә башлый, аның битләрендә съезд эшчәнлеге дә киң яктыртыла. Хәзер татар матбугаты белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың, ә моннан 100 ел элек бу чын мәгънәсендә вакыйга булган.

– Озак еллар татар телендә газета чыгарырга рәхсәт ителми. Бездә бер кызыклы документ саклана, анда мондый юллар бар: “Газета чыгару сәяси хыялларның үсешенә ярдәм итәргә мөмкин”, – дигән мисал китерә Марина Давыдова.

“Иттифак әл-мөслимин” партиясе 1908 елга кадәр генә яши, шуннан соң таркала. Әмма Россия империясе Дәүләт Думасындагы Казан губернасыннан сайланган депутатлар бу тәҗрибәне оста файдалана. Анда махсус мөселман комитеты эшли. Комитетта танылган сәясәтче Садри Максуди да (аңа узган елның декабрендә Казанның “Истанбул” скверында һәйкәл ачылды) була.

Хакимият алышынганнан соң – 1917 елның февралендә дә мөселман съездларының эше дәвам итә. Беренче ике корылтайда ТАССР дәүләтчелегенә нигез салына да инде. Моннан тыш, катлаулы шартларда яңа хакимият белән мөнәсәбәтләрне ни рәвешле җайга салу мәсьәләсе туа. 1917 елның маенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнар съезды уза, анда мөселман хатын-кызларын борчыган проблемалардан алып Россия мөселман халыклары мохтариятенең яшәү формаларына кадәр төрледән-төрле мәсьәләләр күтәрелә.

– 1917 елның июлендә Казанда узган алдагы съездның әһәмияте аеруча зур була, – ди Марина Давыдова. – Ул чагында биредә берьюлы өч утырыш: II Бөтенроссия мөселманнар съезды, Мөселман руханилары съезды һәм Мөселман хәрбиләре съездын уздыралар. Алар бераздан берләшеп, уртак җыелыш үткәрәләр, анда милли-мәдәни мохтарият оештыру ихтыяҗы турында карар кабул итәләр. Җыелышта катнашучыларда оешманың формасына бәйле каршылыклар туа – кемдер үзенә аерым бер форма, икенчеләре зур булмаган берләшмәләр кысаларында татарларның мәдәни автономиясе хакында сүз алып бара. Шуңа да карамастан, нәкъ менә икенче съездны “Идел-Урал” штатының барлыкка килгән вакыты дип исәпләргә мөмкин.

Аны формалаштыру эшләре башланып китә, бөтен эшчәнлекне тулысынча диярлек Уфага күчерәләр. Эш шунда ки, 1917-1919 елларда Казанда бер дә тыныч булмый, шунлыктан күрше башкорт шәһәрен сайлыйлар да инде. Татар сәяси эшлеклеләре зур роль уйнавын дәвам итә. Мисал өчен, Садри Максуди “Идел-Урал” хөкүмәтен җитәкли. Уфада узган съездларда Россия дәүләте составында территориаль берәмлек төзүнең нечкәлекләре хакында фикер алышалар. Мөстәкыйль рәвештә оешкан хөкүмәт тарафыннан Идел-Урал штатын гамәлгә кую буенча коллегия төзелә. Ильяс Алкин коллегиянең рәисе итеп билгеләнә. Мамадыш өязендә туып үскән, I чакырылыш Дәүләт Думасына Казан губернасыннан сайланган депутат Сәетгәрәй Алкинның улы актив сәясәтче буларак мәгълүм. Февраль революциясеннән соң ул Бөтенроссия мөселманнарының вакытлы хәрби шурасы рәисе була, бер үк вакытта Бөтенроссия мөселманнар шурасы җитәкчесе вазифасын да били. Тиздән аның катнашында “Идел-Урал” штаты проекты барлыкка килә. Аның идея авторлары хәтта яңа территориянең картасын да төзергә өлгерә.

– Менә карагыз, биредә төрле территорияләрне колачлап алган “Идел-Урал” штатының чикләре күренә. Менә Казан, Уфа, Оренбург губерналары, Пермь крае, башка чиктәш территорияләр, мисал өчен, Самара губернасының бер өлеше, – дип зур гына үлчәмдәге картаны күрсәтә музей хезмәткәре.

Аерым штат оештыру – гади эш түгел, шунлыктан “Идел-Урал” коллегиясен төзү белән бер үк вакытта, хөкүмәт органнары: Милли мәҗлес һәм Милли идарә барлыкка килә. Штат коллегиясендә катнашучылар арасында финанс, хуҗалык мәсьәләләре буенча комитет вазифалары билгеләнә. 1918 елның февралендә инде “Идел-Урал” штатының тулысынча раслануы хакында игълан итәргә җыеналар – барысы да әзер була, тиешле комитетлар оештырыла, әмма большевиклар моны эшләргә ирек бирми.

– Казанда “Идел-Урал” активистларының бер өлешен кулга алалар һәм хәтта төрмәгә дә ябып куялар. Шуңа бәйле рәвештә, халык арасында чуалышлар башлана һәм активистларны иреккә чыгаралар, – ди Марина Давыдова.

“Идел-Урал” штатының азат ителгән вәкилләре Болак артына, Татар бистәсе территориясенә күченә, шуңа күрә аларны Болак арты республикасы дип атап йөртә башлыйлар. 1918 елның февралендә активистлар, асылда, шәһәрдә аерым бер дәүләт төзеп, “Идел-Урал” автономияле штатын гамәлгә куюлары турында игълан итмәкче була. Әмма Казанда хакимият большевиклар кулында булганлыктан, бу омтылышларга шунда ук чик куялар, ә Болак арты республикасын яки “Идел-Урал” штатын куып тараталар.

– Совет хакимияте моңа каршы чыга, чөнки бу – республика төзергә отылыш бит, милләтчелек, мөстәкыйль булу теләге куркыткандыр, мөгаен, – ди Марина Давыдова.

Ул замандагы законнар буенча, совет системасыннан читтә туган инициативаны хупламыйлар, ә юк итәләр. ТАССР оешу турындагы декретка кул куелганчыга кадәр нибары ике ел калып бара һәм, төрле каршылыклар килеп чыгуга да карамастан, ТАССР документаль нигездә чынлыкта СССРдан иртәрәк оеша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100