Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Исеңдә калдыр: син - татарин”. Мәскәү-Татарстан күперендә мәшһүр татарлар белән очрашу

Ватылган самолетны кырга утырткан Дамир Йосыпов очучылар училищесына соңлап кына кергән, ә режиссер Рамил Сабитов театр институтына укырга керә алмый интегеп йөргән. Мәскәүдә узган “Мәскәү-Татарстан күпере” бишенче яшьләр форумында танылган шәхесләр уңышка ирешү юллары хакында сөйләде. Очрашуны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды. 

news_top_970_100
“Исеңдә калдыр: син - татарин”. Мәскәү-Татарстан күперендә мәшһүр татарлар белән очрашу

Бик җылы, үзенчәлекле очрашу булды ул. Ниндидер рәсми, коры, алдан әзерләнгән докладлар түгел, ә ихлас чыгышлар яңгырады. 

"Үз һөнәрендә иҗат күргән кеше уңышка ирешә"

Россия Герое Дамир Йосыпов очучы булу хыялы юлындагы авырлыклар белән уртаклашты. Чыгышын “Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип башлады.

2019 елның 15 августында ул двигательләре сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта. 226 пассажир, 7 экипаж әгъзасы – барысы да исән кала.

Дамир Йосыпов Красноярск өлкәсендә туган. Әтисе очучы, әнисе фельдшер булган - пилотларның, диспетчерларның сәламәтлеген тикшергән.

– Балачакта әти белән вертолетта еш очтым, тайга, тундра матурлыклары белән хозурлана идем. Балачакта үземне пилот дип кенә күрә идем, - ди ул. 

Әтисенең һөнәрен күреп үскән малайда башкача була да алмый кебек... Тик балачак хыялы чәлпәрәмә килә: 11 классны тәмамлагач, күрү сәләте начараюы аркасында очучылар училищесына укырга керә алмый.

– Чакырылыш комиссиясе узганда күрү сәләте очучылыкка туры килми диделәр. Минем өчен бу гаять көтелмәгән хәл булды. Институтка кердем, 23 яшь тулгач, хыялымны инде күмгән идем, ләкин авиациягә мәхәббәт гел эзәрлекләп килде, очучыларга көнләшеп карый идем, һава белән генә яшәдем, - диде Дамир Йосыпов.

Тик ул бирешми, тагын бер омтылыш ясап карый.

– 40, 50, 60 тулгач үкенермен, үземне гаепләрмен дип курыктым. Тагын талпынып карадым. Шундый җиңел кердем, имтихан тапшырдым, комиссия уздым. Училищеда үз урынымда икәнемне, аэродинамика, навигация – болар бөтенесе минеке икәнен аңладым. Беренче тапкыр һавага күтәрелгән көн – ул иң бәхетле көн иде. Күктә син һәм самолет кына булуын аңлыйсың, җирдән күтәрелеп китеп, матурлык белән хозурланасың, - ди очучы.

Аның фикеренчә, кеше үзенә туры килгән һөнәрен сайларга тиеш.

– Үз һөнәрендә иҗат күргән кеше генә уңышка ирешә. Самолет җилгә каршы очып китә һәм утыра, шуңа күрә барыгызга да авырлыклардан, киртәләрдән курыкмауларын, бирешмәүләрен, алга хәрәкәт итүне, максатка ирешүегезне телим, - дип киңәш бирде ул.

"Театр училищесына укырга керергә тели икән, ул үзе сарык"

Актер һәм режиссер Рамил Сабитов Чүпрәле районы Саплык авылында туган. Аның иң танылган рольләре – “Охота на пиранью” фильмында Ибраһим; “Кукушечка” фильмында Хәсән; “Золотая Орда” фильмында Бәркә хан; “Зулейха открывает глаза” фильмында Зөләйханың ире Мортаза һәм башкалар. Балачагында клоун булырга хыялланса да, кинода төшә башлагач, күбрәк явыз рольләрдә уйнаган.

– Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов белән фотога төштек. Шулкадәр дулкынландым, “үземне Гагарин кебек хис итәм” дим. Ә ул миңа “Исеңдә калдыр, син - татарин” ди. Ә мин “ул шул Гагарин булу белән бер инде” дим.

Рамил Сабитов татарлар турында бер мәзәк сөйләде. 

– Бер бабай собеска килә дә, пенсиясен арттыруны сорый. Бабакай, без сиңа арттырдык бит инде, диләр. Сез Бөек Ватан сугышы ветераннарына арттырдыгыз бит, ди. Ә сез кем дигәч, мин Куликов сугышы ветераны, ди. Яхшы, белешмә бирегез, диләр. Нинди белешмә, дип сорый бабай. Сезнең сугыш ветераны булуыгыз турында белешмә кирәк, без бит хисап тотабыз, диләр. Нинди белешмә, анда бит барысы да каен тузында иде, черегән, ди бабай. Собестагы хатын әйтә - “Ә татарлар белешмә алып килә”, ди. Яшьләр, сезгә мөрәҗәгать итәм, татарларда һәрвакыт белешмә булырга тиеш, - дип шаяртты актер.

Ул колхоз рәисе гаиләсендә туган, тик әтисе яңгыр аркасында череп яткан уңышны вакытыннан иртәрәк җыярга кушканлыгы аркасында партиядән, вазифадан азат ителә. Сабитовлар Ульяновскига күченеп китә. Ул элекке колхоз рәисе булган әтисенең урам себерүче булып эшләгән вакытларын искә төшерде.

Рамил Сабитов өч ел театр училищесына керә алмый интеккән.

– Әни миңа “Рамил, бездә сарык юк, сине беркем алмаячак” диде. Әти: “Бездә сарык юк, ләкин безнең Рамил бар. Театр училищесына укырга керергә тели икән, ул үзе сарык” ди. Әти үзе мине автомеханика училищесына кертергә теләгән иде. “Рамил, актер һөнәре нәрсә инде ул, акчасыз утырачаксың, автомеханика училищесында урын таптым” диде. Ә минем актер буласым килде...

Ул бер кимчелекне дә атап китте: "Республикада киноиндустрия үсеш алмаган", - ди ул. 

- Татарстанда тууым белән бәхетлемен. Ләкин мин Татарстанга зур бәхет хисе тоеп киләм. Кем белән генә танышсам да, “мин татар” дисәм, “минем дустым татар иде” дип сөйләп китәләр... Мин тормышымда яхшы кешеләр очраттым. Һөнәреңдә дә, шәхси тормышта да үзеңә якын кешене сайлау мөһим, - дип киңәш бирде ул яшьләргә.

Алинә Заһитовага - ТР Президенты Рәхмәте

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы Алинә Заһитовага форумда Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды.

– Минем өчен бу форумда катнашу зур мәртәбә. Яшьләргә сәламәтлек, көч телим. Алларына максат куеп, шуңа ирешергә омтылырга, иң мөһиме, бирешмәскә кирәк, - диде Алинә Заһитова.

Форумны алып баручы Ләйсән Дусаева Алинә Заһитова белән булган бер хәлне телгә алып узды. Алинә туктаган кунакханәдә янгын чыккач, әнисе әйберләр җыя башлаган. Алинә: "Әни, ташла, тимераякларны ал да йөгердек" дигән.

15 яшьлек Алинә Заһитова 2018 елда Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды. 2019 елда дөнья чемпионаты җиңүчесе.

Шамил Тарпищев: "Әни футбол уйнарга рөхсәт итми иде"

Россия Теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищевның яраткан фразасы: “барлык катаклизмнарга карамастан, без уңышка дучар ителгән”. Башта биология факультетына керергә уйлаган, аннары документларын алып, физкультура институтына кергән, журналистикага да хирыслыгы булган. 25 яшендә ул Россиянең теннис буенча җыелма командасының өлкән тренеры була.

– Теннис минем тормышка очраклы гына килеп керде. Хоккей, футбол белән дә мавыгып караган идем, ләкин әни футбол уйнарга рөхсәт итми иде. Тенниска бардым, чөнки тренировкалар ахырында футбол уйный идек.

Аннары авыр вакытлар башланды, СССР таркалды. Россия Президенты Борис Ельцинның спорт буенча киңәшчесе булдым, ике тапкыр баш тарткан идем, өченчесендә ризалаштым. Дачада без бильярд уйный идек, офицер килеп, Россия Президенты киңәшчесе итеп билгеләнүем турында указ тапшырды кулыма, кире кагу мөмкин түгел иде. Борис Николаевич миңа 1992, 1994 елгы Олимпиадалар белән шөгыльләнергә кушты, икесен дә җиңдек, - диде.

Шамил Тарпищев Россия командасының Лиллехаммерда 1994 елгы Кышкы Олимпиадада уен хуҗалары Норвегияне җиңүгә ирешкәнен искәртте.

– Соңгы ике көн алдыннан бездә унбер, Норвегия вәкилләрендә ун алтын иде. Аларның таудан зур тизлек белән төшүдә унберенче алтынны җиңү шансы бар иде. Төне буе Норвегия вәкилләре тауга су сипте, аннары кар атты, трассаны үз спортчылары өчен көйләде. Безнеке шуып төште, өченче нәтиҗә күрсәтте, Норвегия спортчысы старт алган иде – егылды. Шулай җиңүче булдык, - диде.

Ул, шулай ук, теннисчылар белән рейтингы буенча югарырак көндәшне 20ләп матчта җиңгәннәрен сөйләде.

– Шуңа күрә гел хыялга барырга тырышырга кирәк. Эш сөючәнлек, фанатизм дәрәҗәсендә тугрылык кына уңыш китерә ала, - ди ул.

Татар генералы: "Мин өметегезне аклаячакмын" 

Генерал-майор Нариман Тимергазин Чечня Республикаларында хәрби хәрәкәттә катнашкан өчен Суворов медаленә лаек. Чечня сугышында якыннарын югалту ачысын күргәннәрен сөйләде. Һава-десант гаскәрләренә алуларын сораганда, “буең 176 гына, безгә 180 нан артык кирәк” дисәләр дә, ул “мин өметегезне аклаячакмын” дигән.

Рамил Беляевтан гаиләдә татар телен саклап калу лайфхакы: татарча белмәсәң, акчаңны түлә!

Финляндия татарларының мөселман җәмгыяте имамы, философия фәннәре докторы Рамил Беляев татар тарихы белән мавыккан. Хельсинки университеты стеналарында Финляндия татарлары тарихы буенча докторлык диссертациясен яклый. Әйтергә кирәк, ул татарча чыгыш ясаучы бердәнбер спикер булды. 8 ноябрь көнне пәйгамбәребезнең туган киче, Мәүлид бәйрәме башланганын искәртте.

– Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның графигы тыгызы булса да, һәрвакыт безнең мәхәлләгә килеп, безнең белән күрешергә вакыт таба. Аның белән күрешү безне илһамландыра, эшләребезгә дәрман өстәлә, - дип татарча сөйләде. Аннары рус теленә күчәргә мәҗбүр булуын әйтте. – Минем тезисларым бар иде, оештыручылар миннән ул тезисларны русча әйтүемне үтенделәр, чөнки монда татар телен аңламаган кешеләр дә бар диделәр.

Финляндия татар диаспорасының телне саклау буенча гаиләләрдә эш итү моделен уйлаганнарын әйтте.

– Күпләр татар авылы диярләр, анда тел дингә якынайдык диярләр. Бу шулай. Авыл мохите – милләтне саклау чыганагы. Ләкин татар милләтенә шәһәрдә дә яшәргә туры киләчәк. Һәр ата-ана аңлый иде: әгәр өйләрендә телне, динне сакларга тырышмасалар, татарлар башка фин күпчелеге арасында ассимиляцияләнәчәк. Татар интеллектуаллары туган телнең бөеклеген аңлатырга тырышкан. Өйдә бары тик татарча гына сөйләшкәннәр. Гомәр Абдерәхим гаиләсендә унбер бала булган. Алар кичке ашка утыргач, копилка кую гадәте булган. Ашаганда бер фин сүзе әйткән бала копилкага үзе җыйган берничә маркасын бирергә тиеш булган. Бу балаларга чиста татарча гына сөйләргә этәргеч биргән, - диде.

Продюсер: "Авыл малае булуым белән горурланам"

Илнур Рафиков – документаль фильмнар режиссеры, продюсер. 1986 елда Ульяновск өлкәсендә туган. Россия Халыклар дуслыгы университетын тәмамлаган. 2011 елда кинокомпания булдыра. Продюсер буларак 250 дән артык документаль картина төшергән.

– Мин авыл малае, моның белән горурланам. Авылда документаль фильмнар карау мөмкинлеге юк иде. Монда Мәскәүдә укыганда, беренче тапкыр тулы метражлы нәфис фильм мәйданына эләктем. Кино дөньясы кызык булуын аңладым. Иптәшләрем белән кечкенә генә студия булдыру өчен берничә ел тырышып эшләү кирәк булды. Безне беркем ипи-тоз белән каршы алмады, барыбызга да моңа әзер булырга кирәк. Көндәлек, четерекле эш соралды. Уңышка ирешү өчен, команда кирәк. Командаң, синең белән күпне күргән кешеләр булса, рискка барырга да мөмкин. Бу мөһим момент, - диде.

Ул танылган журналист Фәрит Сәйфелмөлеков белән, аның 85 еллыгы алдыннан, интервью, фильм төшерергә җитешкәннәрен сөйләде.

– Равил Кәлимуллович (Әхмәтшин – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле – ТИ) “безгә иртәгә аның белән интервью төшерергә кирәк, мин шулай сизәм” диде. Күпмедер вакыттан соң, Фәрит Мостафович үлеп китте. Без җитештек. Без барыбыз да кайчак мөһим эшләрне иртәгәгә калдырабыз. “Иртәгә” сүзе юк. “Калган эшкә кар ява, - ди Илнур.

"Үрнәкме син, үрдәкме син"

Аэроэкспрессның директорлар советы әгъзасы, эшмәкәр Ленар Рахманов “тимер кеше” булу, капитал булдыру серләрен сөйләде.

– “Тимер кеше” ул 4 км йөзәсең, судан чыгып, 180 км велосипедта барасың, аннан 42 км йөгерәсең. Бу маршрутны 10 сәгатьтә уздым, запаста әле өчпочмак ашарга вакытым да калды. Минем өчен “тимер кеше” үз-үзен тәэмин итә алган, капиталын озак вакытка тулыландыра алучы кеше.

Татар теле укытучысы әйтә иде миңа: “үрнәкме син, үрдәкме син” ди. Аерма бары бер хәреф!

"Уңыш җиңел генә бирелми"

Форумны йомгаклап, Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов яшьләргә үз киңәшләрен бирде.

– Бер күрешү – үзе бер гомер. Борынгылар шулай дигән. Бүгенге очрашу бик матур, кызык. Минем өчен дә бүген сөйләнгән сүзләр зур үрнәк. Уңышлы кешеләр бу уңышка авыр юлдан килгән. Уңыш җиңел генә бирелми. Алга хәрәкәт итү өчен озак эшләргә кирәк. Ничек буласын беркем белми. 

Мин дә урманда үстем, Казанда яшәрмен дип уйламаган да идем. Теләк тә юк иде. Институттан соң районга киткән идем.

Гел син теләгәнчә генә булмый, кайчак минем ишеләр башка “тарих”ка да килеп эләгә, аннары инде шул юнәлештә хәрәкәт итәргә туры килә. Үзең өчен кызыклы юнәлешләрне табарга тырышырга кирәк.

Республикабызның тарафдарлары да, безнең яклы булмаганнар да бар, ләкин иң мөһиме минем принцип – контроль пакет бездә булырга тиеш. Әгәр сине бөтенесе яратса, ул дөрес түгел. Конкуренция булырга тиеш, әмма контроль пакет гел бездә булырга тиеш. Сезгә дә контроль пакет үзегездә булуын тели, - диде Президент.

Равил Әхмәтшин Рөстәм Миңнехановка форумда ел саен катнашуы һәм яшьләргә үгет-нәсихәт биргәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 октябрь 2022
    Исемсез
    фигня какаято.. =\
  • 26 апрель 2022
    Исемсез
    академия блокчейн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100