Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар телен саклап калырга телибез икән, хәрефләрен дә саклап калырга кирәк"

Кемнәр интернет киңлекләрендә күп утыра, игътибар иткәндер: башкортлар башкорт шрифтларын кулланып яза, ә татарлар рус хәрефләре белән генә тезә. Нигә шулай? "Интертат" моның сәбәбен ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
"Татар телен саклап калырга телибез икән, хәрефләрен дә саклап калырга кирәк"

Башкортлар нигә дөрес яза? Серле Хәстрүш серне ача

Башкорт төркеменә керсәң, башкорт шрифтында язылган, сәнгать әсәредәй искиткеч матур комментарийлар тезелеп китә. Башкорт рухы, аһәңе, холкы, гомумән, таныш та, якын да булган төрки халыклар сыйфатлары төсмерләре бөркелеп тора шундый текстлардан. Укуы  рәхәт. Ничек шулай икән?

"Серләшәйек" төркемендә 91 меңнән артык укучы бар. Барлык аралашулар да бары тик башкорт телендә, башкорт шрифтын кулланып языла. Төркемнең админы үзенең чын исемен яшерә, Серле Хәстрүш дип атый.

- Өч-дүрт ел элек алай түгел, башкорт клавиатурасын бик сирәк кулланалар иде, - дип аңлатты ул. - Бернинди дә агитация бармый, кешене көчләп башкорт клавиатурасын куйдырып башкортча яздырып булмый бит. Кешеләргә язышыр һәм киңәшләшү өчен мәйданчык, урын кирәк. Башкорт, туган телдә язышу баргач, һәрвакыт башкорт телендә җавап һәм аңлатма язарга тырышалар. Башкорт хәрефләре белән язылмаган булса, комментарийлар арасында: "Башкорт шрифты ал, авыр түгел бит, белмәсәң өйрәтәм", - дигән аңлатма табарга була, бу бот яки махсус кеше дип әйтеп булмый, алар да гади халык кешесе. Күпләр бәлки оялыптыр, башкорт шрифтын куялар. Төркем саф башкортча булгач, рус телендә язу да урынсыз бит. 

Элек урыс телендә постлар чыга иде, алардан бөтенләй баш тарттым, саф башкортча язылган постларга өстенлек бирәм. Зур апайлар, агайлар миңа: “Башкорт шрифты куерга ярдәм ит әле”, - дип мөрәҗәгать итеп язалар. Төрле видеодәреслекләр бар, шуларны җибәрәм, яисә һәрбер адымны язып аңлатам, куярга өйрәтәм. Кыенлыгы юк бит.

Серле Хәстрүш әйтүенчә, башкорт шрифты кулланып язмаган кешеләргә итагатьле генә итеп, шрифт кулланырга тәкъдим итеп язалар. Башкорт клавиатурасы куюның текст варианты да, видеоролик варианты да бар.

Кемдер башкорт шрифтын кулланмый икән, гафу үтенеп яза.

Кыскасы, татар төркемнәрендә күз алдына да китереп булмаслык күренеш. 

Серле Хәстрүш башкорт шрифтын кертеп җибәрүнең төп шартын тагын бер тапкыр кабатлап әйтте.

"Үз телеңдә фикерләү һәм сүз көрәшләре өчен мәйданчык кирәк кешегә. Анасына бер тапкыр “сәлам” дип язар өчен беркем дә башкорт шрифтын куеп тормаячак", - диде ул.

"Бары тик шулай гына үз телемнең көйле булуын, җылылыгын күрсәтә алам"

Бу төркем башкорт шрифтын кулланып, башкортча язышуны алга этәргән бердәнбер төркем түгел. Андыйлар күп. Без шул төркемнәрдә утыручыларга мөрәҗәгать итеп, аларның ни өчен башкорт шрифтларын куллануларын ачыкладык. 

Гөлсәскә Мостаева башкорт шрифты белән яза, хәзерге вакытта ике бала белән декрет ялында. 

Фото Гөлсәскә Мостаеваның шәхси архивыннан

- Үз аккаунтымда уй-фикерләремне теркәп барам. Максатым - аралашу да, башкорт телен популярлаштыру, саклап калуда аз булса да өлешемне кертү, ислам динен халыкка матур формада күрсәтү. Клавиатураны күптән куйдым, рәхәтләнеп, тәмләп-яратып язам, - дип җавап язды ул миңа.

Фирүзә Хөсәенова-Әбдрәхимова:

- Минем беренче постларым рус телендә иде. Чөнки мин копирайтер булып эшләргә булдым. Бертуган апам ни өчен рус телендә язасың дип, дәгъваларны белдерде. Башкорт телендә яз, ди. Башкорт клавиатурасын көйләдем. Беренче көнне башкорт шрифтының ничек эшлеген белмәдем. Укытучы булып эшлим, тәнәфестә дә газапланып утырдым. Яныма техперсонал булып эшләүче хатын-кыз килде дә: “Нишлисең?” - дип сорады. Мин башкорт шрифтын аңлый алмыйм, ничектер катлаулы, дидем. Ул син нәрсә, җиңел бит ул, ди. Башкорт шрифтының ничек эшләвен күрсәтте. "А" хәрефеннән бераз озаграк басым ясап, "ә" булып чыга, бары шул гына, ди.

Менә шуннан бирле башкорт шрифтын кулланам. Бары тик шулай гына үз телемнең көйле булуын, җылылыгын күрсәтә алам, - дип аңлатты Фирүзә ханым.

Башкорт шрифтын Радик Хәбиров ҮЗЕ пропаганадалый 

Башкортстанның танылган язучысы Айгиз Баймөхәммәтов бу күренешне республикакүләм сәясәт белән аңлатты. 

- Соңгы елларда социаль челтәрләрдә башкорт шрифтын куллану бик киң таралды. Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров башкортларның дөньякүләм корылтае чыгышында залда утыручылардан “Кемнең телефонында башкорт шрифты куелган?” - дип сорады. Үзеңнең шәхси үрнәгеңдә башкорт шрифтын куллануны күрсәтергә кирәк дип мөрәҗәгать итте. Социаль челтәрләрдә карасагыз, ул еш кына башкорт шрифтын куллана. Безнең яшьләр арасында, халык арасында башкорт шрифты киң кулланыла.

Әлбәттә, зыялыларда башкорт шрифты белән язуга аеруча зур ихтыяҗ бар. Рус телендә язсам, шунда ук тәнкыйтьли башлыйлар. Ни өчен син рус телендә генә язасың, башкорт телендә язмыйсың, диләр.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының пиар-белгече Назгөл Галиева башкорт шрифтын куллану пропагандасы алып барылуы турында сөйләде.

- Башкорт телендә сөйләшүче башкорт яшьләре күп түгел. Бездә башкорт телендә башкорт шрифты белән язышуны популярлаштыру өчен бик күп әңгәмәләр, диалоглар, көчле пропаганда алып барыла. Проект җитәкчеләре, башкорт SMM белгечләре шул хакта сөйли. Башкорт телендә сөйләшүче SMM белгечләренең аерым төркеме бар. Социаль челтәрләрне ике телдә алып бару буенча пропаганда бара. Шуңа күрә, башкорт теле буенча белеме булган белгечләргә ихтыяҗ зуррак.

Диалогларда рус телендә язучыларга җавап бирмәскә мөмкиннәр. Аларны күрмәмешкә салышалар. Син башкортча язсаң, барыбер ниндидер рух бар, һәрвакытта да ярдәм итәсе килә. Социаль челтәрләрен башкорт телендә алып баручы шәхси медиа-проектлар артты. Башкорт телендә язылган постны рус телендә шәрехләү әллә ничек уңайсыз. Шуңа күрә башкорт телендә язышырга, фикер алышырга, комментарийлар язарга тырышабыз.

Аннары бездә башкорт шрифтлы клавиатура вариантлары күп. Клавиатуралар барлык смартфоннарга да туры килә, уңайлы. Бик иске андроидка да кечкенә күләмеле клавиатура кертеп була. Болар барысы да хәл итә.

- Башкорт, татар шрифтларын куллану ни өчен мөһим?

- Башкорт шрифтлы клавиатура булмаганда, рус хәрефләре белән яза идек. Шундый күренеш сизеп алдым: кулдан язганда да, башкорт хәрефләрен онытып, рус хәрефләре белән яза башладык. Хәрефләр бутала. Бу дөрес түгел.

Әти-әнием башкортча язарга мәҗбүр итә. Мин кечкенә вакытта, телефоннар булмаганда, әти-әнием үзләре рус теле укытучылары булсалар да, рус телендә сөйләшергә рөхсәт итмиләр иде. Барысы да гаиләдән, әйләнә-тирәдән килә.

Татарлар татар шрифтына күчәргә иренәләрме?

Татар төркемнәрендә татар шрифтын кулланып язу бик сирәк күренеш. Хәтта танылган эстрада йолдызлары да татар хәрефләрен кулланмый. Мәсәлән, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Рифат Зарипов, Иркә, Әнвәр Нургалиев, Филүс Каһиров, Салават Миңнеханов - гомумән, йөзәр меңлек укучылары булган татар җырчылары да татар шрифтын кулланмый.

Татар төркемнәренең администраторлар үзләре татар шрифтын кулланган очраклар бар, әмма анда утыручылар татарча язмый диярлек. Бары тик фейсбук кулланучыларының гына татар шрифтларын куллануын билгеләп үтәргә була. Инстаграм, Вконтакте, Одноклассники кулланучылары һәм Ватсаптагы төркемнәрдә язышучылар татар хәрефләре белән язган очраклар бик сирәк.

Мисал өчен, татарча да "Серләшик" төркеме бар. Аның башкорт телендәге төркемнең идеясен алып эшләнгәне күренеп тора - хәтта аватарка да шул ук. Башкорт телле төркемнән аермалы буларак, бу төркемнең администраторы татар шрифтын гына түгел, татарчасын да бик үк белеп бетерми. 

Үгет-нәсыйхәт таратучы ханымнар рәхәтләнеп рус теле хәрефләре тезә. Берничәсенә язсам да, мине күрмәмешкә салыштылармы, әллә оялдылармы, Рәйсә Идрисова гына җавап бирде.

- Мин татар шрифтына күчә генә белмим. Белсәм, матур итеп үзебезчә ,татар хәрефләре белән язар идем. Олы яшьтәге кешеләр күчә белмиләрдер, минемчә, шуңа күчмиләр, - ди ул.

"Безнең башкорт кардәшләребез бу яктан актив эшли"

Башкортстанда чыга торган "Тулпар" журналының бүлек мөхәррире Дилбәр Булатова: 

Без Башкортсанда яшәгәч, башкорт телле төркемнәрне дә карап барабыз. Чынлап та, андый күренеш күзгә ташлана. Аның сәбәбе мөгаен татар төркемнәрендә аңлату эшләренең алып барылмавындадыр. Бу яктан безнең башкорт кардәшләребез бик актив эшли. Бик күп кешеләр җыелган төркемнәре бар. Мәслән, башкорт хатын-кызы дигән төркем. Белүемчә, ул төркемне туган телне яраткан, аның өчен җан аткан ханымнар алып бара. Һәрвакытта да игътибар итәм - төрле темаларга сөйләшсәләр дә, бу мәсьәлә дә кузгатыла. 

Ә безнең ничектер реклама җитешми микән. Минем үзем дә рус алфавиты хәрефләре белән языша идем. Кемдер әйтте, ни өчен син татар шрифты кулланмыйсың, ди. Мин әйтәм, мин белмим нинди шрифт икән ул. Әйттеләр инде безнең “Тиз яз” кушымтасын кулланырга мөмкин дип. Шуннан соң мин шуңа күчтем, шуны кулланам инде, бик уңайлы. 

Минемчә, аңлату эшләре алып барырга кирәк, реклама кирәк. Татар төркемнәрендә шушы җитешми дип уйлыйм. Кем кушымтаны белә, алар күчә һәм татарча языша башлый. 

"Бездә бу проблемага игътибар итүче юк"

Блогер Динара Зиннәтова татар шрифтын куллану җиңел икәнлеген җиткерергә кирәк дип саный. 

- Бәлки башкортларның уңайлы клавиатурасы бардыр? Аларда система булдырылгандыр һәм ул киң популярлык алгандыр? Башкортлар бу проблеманы күтәреп чыгып, башкорт хәрефләре белән языйк дигән идеяне таратадыр, бәлки. 

Бездә бу проблемага игътибар итүче юк. Кеше ничек тели, шулай яза. Минем танышларым да татар хәрефләрен телефонга ничек куярга икәнен дә белми. Минемчә, кешеләргә татар хәрефләре кую бик уңай икәнен җиткерергә кирәктер. Бу хакта мәгълүмат чаралары, социаль челтәр төркемнәрендә админнар язарга тиештер, бәлки ниндидер флешмоб оештырырга кирәктер. 

Татар хәрефе белән язарга кирәк, ул татар телен саклап калу юлларының берсе. Татар телен саклап калырга телибез икән, хәрефләрен дә саклап калырга кирәк, - диде ул. 

"Татар шрифтына күчәргә Раил Гатауллин этәргеч булды"

Аш-су остасы, бик күп татарча рецептлар авторы Мәрьям Миңнеголова ничек татар шрифтына күчүен аңлатты. 

- Өченче “тәмле марафон”да катнаштым. Марафонны оештыручы Раил Гатауллин катнашучыларга “Татар телен күтәрергә кирәк. Кызлар, рецептларыгызны татар телендә языгыз”, - дигән максат куйган иде. Кайбер кызлар телефоннарын татар язуына күчерә алмады, ул хәтта үзе күчереп бирде. Шулай татар шрифты белән язарга өйрәнеп киттек. Мин аңа рәхмәтлемен, ул миңа татар шрифты белән саф татарча язарга этәргеч бирде.

Җөмләне матур итеп язмыйча, русча сүзләрне куллангач, арабыздагы журналистлар, татар телен күтәрүчеләр күрә. Алар аңлаешсыз язганчы, я русча яз, дип әйтәләр. Тәнкыйть сүзләрен авырга алмыйча, чын күңелдән кабул иттем.

Дөрестән дә шулай бит, рус хәрефләрен кулланып язганда укып карыйсың - мәгънәсезрәк. Ничектер күңелгә ятышсыз килеп чыга. 

Үз өстемдә эшли башладым. “Мәрьям, син бит булдыра аласың, эшлә. Син бит татар мәктәбен бетергән кеше. Пешергәнсең икән, фотоңны куйгансың, рецептыңны ничек тә булса халыкка юньлерәк итеп чыгар. Язу өлкәсендә дә тырыш инде” , - дип уйладым.

Әле эшләргә бик күп кирәк миңа, тырышам. Шулай итмичә булмый. Әле һаман да ашыкканда кайбер хәрефләр китә. Кайвакыт русчага күчерәм дә, китеп тә бара. Тагын бер кат карый башлыйм, Мәрьям, мин әйтәм, син бит монда “ө” урынына о куйгансың. Кереп карыйсың кешеләргә, рус хәрефләре белән язылган татар рецептлары бар, барыбер күңелгә ятышсыз, - диде ул.

"Татар хәрефләрен кулланмауның проблемасын күрмим"

Кайчандыр татар клавиатурасы проектын булдырган, балалар өчен татар телен өйрәнү кушымтасы авторы, дизайнер Илдар Әюпов:

-Минемчә, аны куллану җайсыз. Мин үзем шуңа күрә интернетта татар хәрефләрен кулланмыйм. Чөнки раскладканы үзгәртәсе бар. Рус, инглиз, татар раскладкалары арасында йөрергә кирәк. Бу гел буталчыкларга китерә. Берсен күчерәсең, инглизчәгә эләгәсең, татарча яза башлыйсың, инглизчә яза. Тагын күчерәсең, русча яза башлый, ә син татарча язасың. Менә шундый әйберләр. Шуңа күрә, ике раскладка булганда җайлырак кебек. Мәсәлән, смартфоннарда татар хәрефе чыксын өчен озак басарга кирәк. Ә кешеләр тизрәк язарга ярата.

Кайбер раскладкаларда татар хәрефләре ничектер өскә куелган. Әллә ни җайлы түгел. Җайсызлыктан килә инде ул.

Татар шрифтын кулланмау, минемчә, проблема түгел. Нәрсәгә китерә ала бу? Бернәрсәгә дә китерә алмый. Барыбер бөтен кеше ул хәрефләрне белә. Ул бит инде шартлы билгеләр генә. Кириллица 37-39 елларда кертелгән, аңа кадәр, гомумән, ул хәрефләрне белмәгәннәр, яшәгәннәр бит.

Шулай ук башка шартлы билгеләр барлыкка килә. Бер билге ике авазны аңлата, мәсәлән, “э” авазы “ә” урынына кулланыла. Кулланабыз бит, куркыныч түгел. Проблема юк монда, минемчә.

Монда үзбилгеләнү мәсьәләсе бар. Татарлар татарча раскладка белән язарга тиеш дигән әйбер бар. Ул турыда күп уйлаган кешеләр өчен ул мөһим. Минем өчен раскладка үзбилгеләнүемә тими. Татар хәрефләрен кулланмасам, мин татар түгел дигән фикер башка килми. шуңа күрә, мин моңа җиңелрәк карыйм.

Без бит аны рәсми телдә, әсәрләрдә, документларда кулланмыйбыз. Ул бит шәхси язышуда, интернетта, аның шартлылыгын бөтен кеше аңлый. без бит инде аңлы кешеләр. Кешедә “менә ул татар хәрефләрен кулланмый, димәк татар хәрефләрен дөрес белми” дигән фикер тумый бит инде. Бөтен кеше аны шартлы рәвештә рус хәрефләре белән яза, - дип аңлатты ул.

Татар шрифтларын ничек куярга?

Андроид системасындагы смартфоннарга татар клавиатурасын урнаштыру:

Компьютерга татар шрифтын урнаштыру:

Айпад һәм айфоннарга татарча клавиатура.

Айфон-айпадлар өчен уңайлы татар клавиатуралары юк. Кайберәүләр казах клавиатурасыннан файдалана. Анда "җ" хәрефеннән башка барлык хәрефләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100