Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татарча диктант" бөтен дөнья татарларын берләштерде

Бүген дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Ул 2016 елдан бирле үткәрелә. Татарча диктант 47 төбәктә һәм 22 илдә язылды. Акциядә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.

news_top_970_100
"Татарча диктант" бөтен дөнья татарларын берләштерде
"Татарча диктант - 2019"ның төп мәйданчыгы - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында. Биредә диктант язарга ике йөздән артык кеше җыелды. "Безнең "Татарча диктант" сайтына нигезләнсәк, меңнән артык кеше әлеге чарага оештыручы булып теркәлгән, димәк меңнән артык мәйданчыкта диктант языла," - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. 

Татарстанда Роберт Миңнуллинның "Мин кулыма китап алам", Татарстаннан читтә яшәүчеләр Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәреннән өзек яздылар. Башкортстан өчен Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәреннән өзек сайлап алынган. 

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дүртенче ел рәттән узган әлеге чарага беренче тапкыр килгән. 


- Диктантны язарга авыр булмады, тикшерүчеләргә авыр булмасын инде, - дип шаярды ул. 

- Хаталар күп булыр дип уйламыйм, бәлки бераз бардыр. 

- Диктантка махсус әзерләндегезме?

- Әйе, Президент дүрт киңәшмә үткәрде бүген, аннары, "Безнең өчен дә яз" дип, чыгарып җибәрде, - дип тагын шаяртты министр. 

Яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов та татарча диктантны беренче тапкыр язды. "Рәхәтләнеп яздым, язу авыр булмады, берничә җөмләдә генә әзрәк шикләнеп алдым, хәзер нәтиҗәләрне көтик" - ди. "Иң авыры сүзләрне дөрес язу идеме, әллә тыныш билгеләре куюмы?" дигәнгә "Иң авыры компьютерда түгел, ә кулдан язу булды", - ди Тимур Сөләйманов. Ул киләсе елга да диктант язарга килергә теләгәнен әйтте.

Диктант язарга өченче тапкыр килгән 67 яшьлек Миңнегөл Әхмәдуллина "Татар телен яратучыларны, татар филологиясендә нинди студентлар укыганын күрим дип килдем", ди. Алар 79 яшендәге Вафилә Хикмәтуллина белән икесе дә узган елны "дүртле"гә язган. "Быел "бишле" булыр дип уйлыйбыз", - диделәр. 


Татарстанның халык артисткасы Резеда Төхвәтуллина да диктант язарга килгән. "Беренче тапкыр катнашам, үземне сынап карарга булдым. Бу ярты сәгать эчендә уйланылган эш. Бик күптән диктант язган юк, чөнки мәктәпне бетергәннән бирле мондый әйбер белән шөгыльләнгән юк. Мин татарча күп укыйм, үзәк китапханәгә язылдым, гел китап алам, шуңа яхшы яздым дип уйлыйм", - диде ул.

Диктантны К.Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәлахова яздырды. 


- Үз гомеремдә беренче тапкыр диктант яздырдым. Монда Татарстандагы диктант яздыруның төп ноктасы булгач, дулкынландырды. Бу, әлбәттә, бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Аудиториядә яшьләр генә түгел, ярый студентлар тиз язарга ияләнгән, олы кешеләр дә бар бит. Шуңа күрә, мин алар өлгерәме икәнен карап йөрдем. Тыныш билгеләрен дә, кызыл юлларны да белгертеп барырга тырыштым. Диктант алдыннан укытучылар миңа нинди тизлек белән укырга икәнен аңлаттылар, синтагмаларга бүлеп укырга өйрәттеләр. Мин үземне татар теле укытучысы итеп хис иттем. Хәтта, бу минем өчен күпмедер дәрәҗәдә роль башкарган кебек булды. Ихлас күңелдән, бөтен көчемне, җанымны биреп эшләдем, - ди Резеда Сәлахова. 

Артистка Гүзәл Сибагатуллина аның текстны укуын ошаткан. "Барыбер алып баручы кеше икенче төрле укый инде, аның текстны тәкъдим итүе дөрес", - ди. 


Гүзәл Сибагатуллина диктантка улы белән килгән иде. "Бик дулкынландырды, чөнки без мондый чараларны яратабыз. Без Арслан белән бергә килдек. Ул беренче сыйныфка киләсе елга гына барса да, мин аны тыңлап утырсын дип алып килдем, чөнки бу бик кирәкле, файдалы чара", - диде ул. Шулай ук, ул, рус мәктәбендә уку сәбәпле, диктантын хаталыдыр дип уйлавын әйтте.


"Грамоталы булу югары даирәгә керүне аңлаткан" 

"Татарча диктант"ны язучылар арасында төрле яшьтәге, төрле профессия кешеләре бар. Рима Әбсәләмова аны чит илдә - Гарәп Әмирлекләрендә яшәгәндә дә язган, хәзер Казанда да яза. 

Рима Пенза өлкәсендә туган, Пенза дәүләт педагогика университетын тәмамлаган, белеме буенча финансист. Күп еллар Мәскәүдә, соңрак чит илдә яшәгән. 

- Безнең гаиләдә һәрвакытта да бары тик татарча гына сөйләштеләр. Хәтта әти-әни русча сөйләшергә рөхсәт итмәде дияр идем, мин моңа бик шат. Мәктәптә берничә ел татар телен өйрәндем, шуңа күрә татарча укый-яза беләм. Чит илдә яшәгәндә дә һәрвакыт үземнекеләрне таба идем һәм туган телдә сөйләшүдән туктамадым.

Минем кызыма хәзер 17 яшь һәм аңа да безнең мәдәниятне бирергә, туган телебезне сакларга телим. Беренче тапкыр татарча диктантны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яздым. Максатым татарча хатасыз язу, әдәби татар телен куллану даирәсен киңәйтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү иде. Күптән түгел Казанга күчендем. Өченче ел рәттән бу диктантта катнашуыма һәм быел инде Татарстанда, Казанда язуыма бик шатланам.

Минемчә, бу соңгы вакытлардагы иң популяр проектларның берсе. Теләгән һәркем үзенең белемен тикшереп карый ала. Грамоталы булу элекке заманнарда ук югары, яхшы даирәгә керүне аңлаткан.

Татарларның үзләреннән башка беркем дә татар телен саклап калмаячак, - ди Рима.


Эльмира Хамматова: "Диктантны рәхәтләнеп үткәрдем!"

Диктант Казандагы 177 мәктәптә һәм тагын 25 урында - уку йортларында, төрле предприятиеләрдә узды. Акциядә катнашкан һәркем "Татарча диктант"ка үзенчәлек кертергә тырышты. Мәсәлән, “Татар телендә белем бирүче 27 гимназиясе”Россиянең атказанган артисты, диктор Эльмира Хамматованы чакырган.


- Бүгенге диктантны рәхәтләнеп үткәрдем. Монда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрдәге кешеләр катнашты, аларның барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Димәк, алар тел өчен борчыла, татар теленең матур итеп саклануын тели. Аларның күбесе әби-бабайлар, әти-әниләр иде. Балаларына да алар телне өйрәтергә кирәк дигән мөһим мәсьәләне аңлый һәм үзләрен дә шушы юнәлештә чарлады, тикшерде, - диде Эльмира Хамматова.

Татарча диктант акциясендә икенче тапкыр катнашкан Кытай татары Улагат диктантны иске татар имлясында язуын әйтте. “Быел текстта минем өчен авыр сүзләр күбрәк булды, иске татар теле графикасы миңа якын, “компьютер”, “телефон”, “шпаргалка” кебек сүзләрне язуда бераз кыенлык туды. Диктант язу ошады, кеше сиңа әйтә, син аны башың аша эшкәртеп, язуда чагылдырасың”, - ди ул.

"Татар-информ" онлайн "Татарча диктант" яздырды

Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясенең "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган онлайн трансляциясен алтмыштан артык кеше карады. Трансляция язмасы "Татар-информ"ның татарча YouTube каналында сакланып калды, диктант язарга теләүчеләр аны хәзер дә карап яза ала.


"Татар-информ"дагы "Татарча диктант" башлыча чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен оештырылганлыктан, диктант өчен КФУ галимнәре тәкъдим иткән әсәр - Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар" повестеннән өзек алынды. Татарча диктант текстын билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыды. 



Акция узганнан соң, диктантның дөрес тексты diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак. Былтыр татарча диктантның видеоязмасын бер меңнән артык кеше карады.

Чит илләрдә диктант язучылар арасында иң активларының берсе - Үзбәкстан татарлары

Ташкент вакыты белән 13.00 сәгатьтә диктант язуга Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Ташкентның татар яшьләре советы вәкилләре кушылды. Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акциядә катнашучыларның иң яшенә 5 яшь тулган, иң өлкәненә – 80 яшь.

Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырылды һәм лотерея уйнатылды, “Мин татарча сөйләшәм” логотибы белән истәлекле футболкалар тапшырылды. Ташкентта татарча диктантны йөздән артык, Бохарада 25 кеше язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100