В заголовках  В тексте
Җомга, 11 Апрель 2014 15:31

«Tamle tel»

Без – «Салават күпере» журналы редакциясендә эшләүчеләр һәр көн диярлек балалар бакчасында булабыз, балаларны журнал белән таныштырабыз, төрле тәрбиячеләр белән очрашабыз. Шуңа күрә хәзерге заман әти-әни һәм бала проблемаларын әзме-күпме өйрәндек дип саныйбыз. Без хәзерге заман балаларының курчак һәм уенчык машина түгел, ә смартфон һәм i-Padлар соравына бик гаҗәпләндек. Тәрбиячеләр әлеге күренеш белән мөмкинлекләре булганча көрәшә: әти-әниләрдән әлеге уенчыкларны алып килмәүләрен сорый яки алып килгән очракта кичкә кадәр шкафларга «бикләп» куя. Чөнки әйләнә-тирә дөнья нигезләрен өйрәнеп, пластилиннан әйберләр, рәсем ясау урынына, бала атыш дөньясына «чума». Кызганыч, ләкин, нигездә, бу шулай…


Ә нишләргә соң? Балаларга бу гаджетларның берсен дә сатып алмаскамы? Яки компьютер янына якын китермәскәме? Болар берсе дә ярдәм итмәс… Чөнки мәктәпләрдә белем бирү юлы әкренләп мәгълүматлаштыруга күчә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бар нәрсәдә дә чама булырга тиеш, бу очракта әти-әниләрнең тикшерүе, контроле кирәк. Әти-әни, беренче чиратта, бала кызыксына торган дөнья белән таныш булырга тиеш. Нәкъ менә әти-әниләр баланың нинди фильм каравы өчен җаваплы.  Әти-әнигә баланың нинди китап укыячагын (әлбәттә, баланың фикерен истә тоту карала), нинди уенчык белән уйнаячагын сайларга кирәк. Балага вакыт юк, эш күп дип акланырга ашыкмагыз! Тәрбияләгез, балагыз белән шөгыльләнегез!


Баланың бүгенге көндә мәктәптә алып барыла торган эше бик күп. Әти-әниләр баланың физик, психоэмоциональ яктан йөкләнгән булуы турында дөрес зарланалар. 7 яшьтә, беренче класска барганда, бала укый, яза, саный, мантыйкый фикерли белергә тиеш. Башкача, ул мәктәп программасы артыннан җитешә алмаячак.


Нәкъ менә яңа информацион технологияләр иҗади холык алып, катлаулы булган белем бирү процессын җиңеләйтү өчен  «Tamle tel» iPad-проекты уйлап чыгарылды.  


Нәрсә соң ул?  Бу – IOS өчен, эзләү юлында «татарча» или « tamle tel» дип язып, AppStore аркылы бушлай күчереп алу кушымтасы. ААҖ «ТАТМЕДИА», «Салават купере» журналы редакциясе  белән берлектә 2012 елда бөтен дөньяда уңыш казанган 5 кушымта чыгарылды. 2014 елда әлеге проект яңартылды, тиздән әти-әниләр һәм балаларны яңадан 7 кушымта шатландырачак! Аның берсе бар инде! Кушымта «Уяну» дип атала, темасы – яз! Чөнки яз – иң көтеп алынган һәм рухландыручы ел фасылы. Нәкъ менә балага белем бирү  белән шөгыльләнә торган вакыт. Ә матур рәсемнәр, яхшы күңелле геройлар, татарча, русча, инглизчә аудиоязмалар дөньяны танып белүне тагын да гадиләштереп, аны мавыктыргыч итәләр. Уен барышында баланың берьюлы күрү, ишетү, хәрәкәтләнә алуы яхшы тәрбия чарасы да булып тора.  


«Tamle tel» дәге уеннар хисле лексиканы активлаштырга һәм табигатькә сак караш тәрбияләргә ярдәм итә. Боларның барысын да сөйләп бетереп булмый, шуңа күрә тизрәк «Tamle tel» кушымтасын күчереп алыгыз, бала белән вакытыгызны күңелле һәм нәтиҗәле үткәрегез!

Язманы бәяләгез
(1 Тавыш бирергә)
Нравится
Укылган 20450 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 11 Апрель 2014 20:36
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Мәрьям (әсәрдән өзек) “Өйләнү”

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев