В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 02 Ноябрь 2011 16:18

Аллаһы ризалыгы өчен Корбан чал

Шушы көннәрдә мөселманнар зур бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәмдә игелекле эшләр кылырга кирәк. Шуларның иң хәерлесе – корбан чалудыр (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк..."(Тирмизи риваяте)). Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан корбан чалу тәртибе хакында без Саба районы Мамалай авылы мәчете имам-хатыйбы Фидаил хәзрәт Нуриев белән әңгәмә кордык.

 

- Корбан сүзенең мәгънәсен аңлатып китсәгез иде.

 

- Корбан – карубә дигән сүзнең аңлатмасыннан килеп чыккан. Ул Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигәнне аңлата. Корбан – Аллаһка якын булу өчен Корбан бәйрәмендә чалынган хайвандыр.

 

- Корбанны кемнәр чалырга тиеш?

 

- Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе - ихлас күңелдән булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты шул: “Бисмиллахи Аллаһы әкбәр” дип чалырга кирәк. Әйткәнемчә, Аллаһы ризалыгы өчен. Хатын-кыздан башка аны теләсә кем кемнән икәнен әйтеп, чала ала. Һәрбер мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә, кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савап булсын, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, ике рәкәгать намаз укый ала. Аллаһы Тәгалә бу корбанлыкны биргән миңа, янәдән дә киләсе елларда, шушы корбанлыклар салырга насыйп булса иде, дип. Әмма бу төп шартына керми. Кем укыйсы килсә, укый. Анысы мәҗбүри түгел.

 

- Корбанга нинди хайваннар яраклы?

 

- Корбанга дөя, сыер, кәҗә, сарык шикелле хайваннар яраклы. Дөянең яше биш, сыерның ике, сарык һәм кәҗәләр берәр яшьтә булырга тиеш. Сарык малының көрлеге, матурлыгы булса, алты айдан да ярый.

 

- Хайванны сайлаганда нинди дә булса таләпләр бармы?

 

- Бар, әлбәттә. Аларның зур кимчелекләре булырга тиеш түгел. Мәсәлән, төптән колагы яки коерыгы киселгән. Шулай ук, колакның, коерыкның өчтән ике өлеше киселгән булса да, корбанлыкка ярамый. Берәр әгъзасы тулысы белән булмаса, хайван яраклы түгел. Сукыр, мөгезе һәм тешләре төшкән, шулай ук зәгыйфь хәлдә, ягъни авыру, аксак, кыйналган хайваннар ярамый. Әбү Хәнифә бу турыда болай ди: “Сатканда, аның бәясен төшерә торган кимчелек була икән, ул инде ярамый”. Колакның очы гына кисек булу, малның печкән булуы – болар кимчелеккә керми. Тагын бер басым ясап әйтәм: яхшырак малны сайларга кирәк. Корбан чалу ул – Ибраһим галәйһиссәләмнәр вакытыннан гына түгел, хәтта Адәм галәйһиссәләмнәр чорыннан ук килгән йола. Тарихка карасак, Адәм галәйһиссәләмнең уллары Һабил белән Кабил булган. Ике ул арасында низаг чыга. Алар Әкълимә исемле кызны бүлешә алмыйлар. Кыз Һабилгә тиеш була. Кабилнең бер дә бирәсе килми. Әтиләре Адәм галәйһиссәләм аларга корбан чалырга куша. Һабил – терлекче, ә Кабил - игенче була. Һабил тауга иң матур, көр сарык бәрәнен китереп куя. Ә Кабил үз чиратында: “Ярамаган тагын корбанга” дип, чүпле ашлык китерә. Корбан биреп кенә, эш бетми бит әле. Аның кабул булуы да кирәк. Ул вакытта корбанлыкны яшен алса, кабул булган дип исәпләнгән. Аллаһы Тәгалә Һабилнең корбанын кабул итә, яшен суга. Шуңа үч итеп, Кабил Һабилне үтерә. Шуңа күрә, яхшыракны бирергә тырышырга кирәк. “Ярамаган тагын” дип биргәч, кабул булмаска да мөмкин. Аллаһы Тәгалә бары яхшыны кабул итә.

 

- Корбан ничә өлешкә бүленергә тиеш?

 

- Корбан пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча, өч өлешкә бүленә. Беренчесе – фәкыйрьләр, мохтаҗларга; икенчесе – туганнарга, күршеләргә; өченчесе – үзеңә, үз гаиләңә. Мөмкин бөтенләе белән сәдака итеп бирергә. Әгәр дә үзе мохтаҗ хәлдә була икән, мөмкин бөтенләе белән үзенә тотарга. Шуңа күрә, катгыйлык юк. Үзенең хәленә карап. Шуны истә тотарга кирәк: корбан чалуның җәмгыятьтә зур сәяси роле бар. Ул да булса фәкыйрьләрнең, ятимнәрнең хәлләрен җиңеләйтү.

 

- Корбан итенең сөякләрен нишләтергә?

 

- Корбан итенең сөякләрен, башларын нишләтергә дигән сорауны еш бирәләр. Күпләр бу артык җирләрне чишмәләргә, елгаларга аталар. Беренчедән, бу шәригатьтә булмаган нәрсә. Икенчедән, бу табигатьне пычрату. Болай бары мәҗүсиләр генә эшләгән. Хайванның кирәкмәгән җирләрен җиргә күмәргә кирәк. Мөмкинлек бар икән, хайваннарга, кошларга ашатырга була. Әлбәттә, теләсә кайда таралып ятмасын инде. Ә тиресен саткан очракта, сәдака итеп бирәсе. Иләпме-иләмичәме үзеңнең кирәк-ярагыңа куллансаң да ярый.

 

- Корбан чалу көне ничек билгеләнә?

 

- Ураза гаетеннән соң җитмеш көн үткәч була.

 

- Алдагы һәм соңгы елларда халыкның корбан чалуга карашлары ничек? Хайваннарын корбан итеп чалалармы?

 

- Корбан чалу, гомумән, татарларда киң колач алган гореф-гадәткә әйләнгән, әлхәмдулилләһ. Авылларда күп йөрибез инде, күрәбез. Бик күп мөмкинчелеге булган кешеләр чалырга тырышалар.

 

- Кеше гомерендә корбан чалу ничә тапкыр башкарылырга тиеш?

 

- Әйткәнемчә, һәр балигъ булган һәм сәфәрдә булмаган мөселман ел саен мөмкинчелеге була икән, корбан чалу ваҗип. Һәрбер мөселман моңа омтылырга тиеш. Бездә мөселман кардәшләр гомеремдә бер тапкыр чалдым да, шул җитә дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, бу ел саен тиеш. Чалганда кайбер кешеләр быел үз исеменә, икенче елда - хатынына, ә өченче елда - кызына яки малаена атап чала. Шәригатьтә, Мөхәммәд галәйһиссәләм сөннәтенә карасак, фәкать гел үз исеменнән һәм гаиләсе исеменнән чалган. Ир кеше – гаиләдәге хуҗа. Ир кеше үз исеменнән чала икән корбанны, ул шушы гаилә исеменнән була инде, ягъни гаилә өстеннән төшә.

 

Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 5928 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев