В заголовках  В тексте
Җомга, 11 Ноябрь 2011 10:49

“Әкият”тә гаугалы өй туе көтелә

“Әкият”нең яңа бинасындагы 100 урынлы залны Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына бирмәкчеләр икән дигән сүз курчакчыларны тәмам чыгарыннан чыгарды. Ничек инде ул 77 ел өметләнеп көткәннән соң, яңа бинаны булдыруга зур көч, сәләматлек сарыф ителгәннән соң да шундый нәтиҗәгә барып төртелү?!


Барыбызга да мәгълүм булган “Әкият” курчак театры Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә абруйлы, өлкән коллективлардан санала. Үзләренең талантларын алар республика тамашачысы алдында гына раслап калмыйча, илебез, хәттә дөнья киңлекләрендә дә таныта. Яңа сезонда гына да инде алар Алма-Ата һәм Баку калаларында булып кайтты. Бакуда I Бөтендөнья курчак театры фестивлендә 24 илдән килгән коллективлар арасында катнаштылар. Алар юлда йөргән арада кече залларыннан колак кагулары ихтимал... Әлеге сорауларны ачыкларга теләп театрның директоры Роза Яппаровага мөрәҗәгать иттек.

- Роза ханым, яңа бинаны ачу тантанасы берничә мәртәбә кичектерелде. Моның төп сәбәбе нәрсәдә?

- Бина әзер булмауда. Бу бит спорт корылмасы гына түгел. Анда һәр деталь уйланылып эшләнелә. Архитектурасы ягыннан да гаять четерекле. Бина эчендәге һәр бизәккә мәгънә салынган. Без әле яңа гына Бакудан кайттык. Анда курчак театры бинасы искиткеч матур. Аның янында парк, аттракционнар, балалар трамвайлары йөри. Театр яны - үзе бер бәйрәм. Безгә әйттеләр, 14 театр арасыннан иң беренче курчак театрына реконструкция ясадылар, дип. Гомумән, Баку бик матур кала. Безгә бик ошады. Тәгәрмәчле зур курчаклар урамнарга чыгарылып куелган. Театр янында җир асты юлы бар, ә анда рамга күпертелеп эшләнгән сәнгать әсәрләрен элгәннәр. Балалар театрына зур игътибар бирелгәне әллә каян күренеп тора. Алар өчен шәхсән үзем бик шатланып кайттым. Бакуда I Бөтендөнья курчак театры фестивлендә 24 илдән килгән коллективлар арасында катнашып кайттык. Австрия, Әзербайҗан, Британия, Эстония, Грузия, Иордания, Иран, Испания, Литва, Казахстан, Мисыр, Румыния, Төркия, Украина һ.б. ил театрлары арасында Татарстаннан килгән труппаны иң шәп коллектив буларак таныттык. “Иң охшаган театрларның берсе сез булдыгыз. 2013 елда II Бөтендөнья курчак театрлары фестиваленә дә көтеп калабыз”, - дип озатып калдылар. Бөтен чыгымнарны мәдәният министрлыклары үз өстенә алганнар. Бик яхшы оештырылган чара булды бу.


- Сезнең яңа бинагызга көнләшеп караучылар да булды. Хәттә залыгызны да алмакчылар икән әле...

- Мин директор, рәсми кеше, алдыма кәгазъ китереп салмагач анык кына әйтә алмыйм... Шулай да Кариев театры турында сүз булды. Ләкин бу тәкъдимгә коллектив бик каршы. 2014 елны театрга 80 ел тула. Күпме өметләнеп, күпме көч куеп башкарылган эшебезгә төкереп карау була бит инде бу. Артистлар да “Новоселье с подселением” дип аптырыйлар. Безнең гаеп юк. Архитектор-проектчылар бинаны зур ясадылар. 22 мең квадрат метр булгач, яртысын шәһәргә бирергә уйладылар. Аңар инде без тешне кысып булса да түздек.  Ләкин бу хакта да Президентка хат яздык, спектакльләр алып барырга комачауламаслармы, дип. 100 урынлы зал - татар төркеменә, 250лесен исә рус төркеменә тәгаенләдек. Бөтен Россия театрыларында зур зал һәм кече зал бар. Безнең театрда ике зал дип күпсенергә кирәкми. Җитәкчелек, мөгаен, театрга иҗат итәр өчен ике сәхнә кирәклеген белмидер. Кече залның бит үз функцияләре бар. Сәнгатькә якын торган һәр кеше моны яхшы аңлый.

- Роза апа, бина салырга рөхсәт алгач, җире артыннан бик озак шәхсән үзегез йөргәнегезне дә беләбез...

- Казан уртасындагы җирләрне сатканнар иде бит инде. Бу җирне яңадан кайтару өчен күпме җәфаландым. Илле бәла белән ике эшкуардан җирне алдык, башкарма комитетның элекке җитәкчесе Рәфис Борһанов бик булышты инде. Рәхмәт аңа. Беленне эт авызыннан тартып алган кебек булды ул вакыйгалар. Җир бүлеп бирү, техник шартларны алу, радиацион үлчәүләр үткәрү, шәһәр төзелеше җир участогы планын рәсмиләштерү, җир участогын теркәү, төзелешкә рөхсәтне рәсмиләштерү мәшәкатьләренә кадәр театр үз өстенә алды. Бөтен рәсми кәгазьләрне булдырдык. Бина әзер булгач, Кариев театры кереп утырмакчы. Президент әйтсә дә, алар: “Кеше төзегән, кеше тырышкан җиргә ничек кереп утырмак кирәк”, - дип әйтергә тиеш иделәр. Яшерен-батырын түгел, яшьләр театрыннан без өч мәртәбә яхшырак эшлибез. Хөкүмәткә елына җиде миллион ярым биреп барабыз, ә алар 2400 мең керем китерә (бу узган ел мәгълүматлары.) Элек яхшы эшләгәннәргә ярдәм итә торган иделәр. Ә хәзер яныбызга икенче берәүләрне кертмәкчеләр.

- Сезнең театр купшы бинаның ничәнче катларында урнашачак?

- Икенче һәм өченче. Сәхнә, фойе икенче катта, грим бүлмәләре өченчедә. Бу катларда тамашачы өчен бик уңайлы фойелар булачак. Анда музей да каралган. Бөтен курчаклар тезелеп торачак. 250 урынлы залда оркестр чокыры да бар. Монда 86 миллионлык төсле музыка аппаратурасы куелырга тиеш.

- Шулай да, яңа бина ишекләрен кайчан ачыр икән?

- Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Шуны гына әйтә алам: төзелеп, эш ахырынача бетмичә торып, мин директор буларак күченергә ризалык бирмиячәкмен. Чөнки анда балалар булачак бит. Алар сәламәтлеге өчен мин җавап бирәм.

- Бинаның бер өлеше шәһәр карамагына күчкән. Ә тулаем бинага кем хуҗа була соң инде, хуҗалык эшләре кем җилкәсенә төшәчәк?

- Бу хакта бөтенләй сүз кузгатучы юк әле. Идарә итүче оешма кирәк булачак дигән сорауны күтәргән идек. Ут, су һ.б. түләү мәсьәләсе хәл ителмәгән.

Курчакчылар бүгенге көндә зур дулкынлану кичерә. Юк, яңа бинага күчү шатлыгыннан түгел, ә кече залларын читләргә бирү борчый аларны. Мондый хәл була калса, төрле урыннарга хатлар язачакбыз, ди алар. Файдасы булса хәттә ачлык игълан итүгә кадәр дә барып җитмәкчеләр. Залны тартып алсалар, “Әкият” театры коллективыннан китүчеләр дә булмый калмас, мөгаен.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2166 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 11 Ноябрь 2011 14:21

1 Фикер

  • Фикер белдерү Җомга, 11 Ноябрь 2011 22:32 Наиль язган

    Нишлэргэ?Президент сузенэ каршы баоу бесполезно. Минемчэ татар курчак торкеменен дэ 250 урынлы, 85 миллион сумга аппаратура алынган залда чыгыш ясавына шатланырга кирэк. Китерегез татар балаларын курчак театрын. Урысча сойлэшкэннэр дэ татар спектален шунда карасын. Иначе ойрэнэ алмас алар туган теегэ.

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев