В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 17 Октябрь 2016 17:39

“Унлап егеткә кыз урлап бирдем...”

Кыз урлау – татарның элек-электән килгән йоласы. Сугышка кадәр гаиләләр, башлыча, кыз урлап төзелгән. Кыз белгән егетенә барса – бер хәл, күп вакытта алар гомердә дә күрмәгән, белмәгән ишетмәгән егетнең хатыны булып куйган. Тәкъдире шундый: кыз шушы ир белән яшәп китәргә, балалар тәрбияләп үстерергә тиеш булган. Чөнки урлаганнан соң кире кайткан кыз ирдән аерылган хатынга  тиңләнелгән.


Күрше авылга аулак өйгә, Сабантуйга, каз өмәләренә җиткән кызларын җибәрергә әти-әниләрнең коты очып торган. Ничек диләр әле, күрше тавыгы күркә булып күренә, дипме? Кунак кызларына егетләрнең күзләре төшми калмый. Егет башлы-күзле булырга җыенуын өйдәгеләргә дә әйтеп куя. Кыз урлап кайткан җиргә инде мулла килеп утырган була. Шулай итеп, төшкән җирендә таш булып, килен әлеге йортта яшәп кала. Уңган хатын, тырыш килен, яраткан әни булып гомер итә.

Элек авылларда кыз урлашучы махсус кешеләр булган. Ул егетнең дусты булмаска да мөмкин, әмма “кыз урлаучы” буларак аты чыккан, аңа ышаныч зур. Аннан соң ул күп вакытта кода-кодагыйлар белән дә араны җайларга булыша.

Хәзер инде яшьләр бер-берсе белән очрашып йөреп, яратышып кавыша. Урлау кебек мәҗбүри кияүгә чыгу йоласы чигенә бара кебек. Әмма бу гадәт Питрәч районының данлыклы Шәле авылында, Чүпрәле, Чувашия якларында бүген дә актуаль.

Шәле егете Алмаз Сәлаховка байтак гаиләләр бурычлы. Заманында дус егетләрен башлы-күзле итүдә ул шактый нык тырышкан.  Ул кыз урлап биреп барлыкка килгән гаиләләр дистәдән артык.



– 2005-10 елларда авылдагы гаиләләрнең 90-95 %ы кыз урлап төзелде, – ди ул. – Үзем дә 2007 елда Рәмзияне урлап алып кайттым. Нәселдән килә бу. Бабайны 14 яшьлек чагында кодалап өйләндергәннәр. Кәләше – минем әбигә 18 яшь була. Әти дә әнине урлап алып кайткан. Исемнәре дә килешеп тора: Фәрит белән Фәридә. Бер тапкыр озатмаган да була ул аны. Шөкер, бик матур яшәделәр, ике бала тәрбияләделәр.

Кыз урлауның схемасы болайрак. Өйләнү карарына килгән егет иң элек дус егетләре белән күреп сөйләшә. Алар исә аулак өй табып куярга тиеш. Гадәттә, бу – ялгыз карчык яши торган йорт. Әмма хуҗасы егетнең аралашкан кешесе дә, туганы да булырга тиеш түгел. Юкса иң беренче шик шуңа төшә. Егет әти-әнисенә дә “Мин өйләнәм” дип чыгып китә. Алар әзер торырга тиеш. Алмаз сүзләренчә, кыз урлыйсы машинада шофер сакта тора. Салонның арткы утыргычында, сул якта бер егет утыра. Урланган кызны уң як ишектән утырталар һәм янына кияү утыра. Кыз ике яктан сак астына алына.

– Еш кына кызларының урлану хәбәрен яшьләр әти-әниләренә хәбәр итәргә өлгергән була. Шуннан соң егетнең әти-әнисе булачак кодаларына юл ала, килешү, ризалаштыру эшләре башлана. “Кызбызны ул егеткә кияүгә бирмибез” дип каршы төшүчеләр дә, эшне полициягә, судка ялгаучылар да булмады түгел. Әмма, ни генә әйтсәң дә, кыз урлап төзелгән гаиләләр нык була, таркалмый, – ди Алмаз.

Апас районының Зур Болгаер авылы кызы Алсуны да Шәле егете Инсаф Казаннан урлап алып кайта.

– Без аның белән әзрәк очрашып йөреп ташлашкан идек, – дип искә ала Алсу. – Соңгы вакытларда еш килә башлады. Дус кызым урлау гадәте турында сөйләсә дә, уема да, башыма да килмәде. Ул миннән: “Миңа кияүгә чыгарга ризамы син?” дип сораганы булды. Әмма мин: “Иртә әле, 25сез чыкмыйм”, – дип кистереп әйттем. Шуннан соң озак үтмәде, төнлә белән урамга чакырды. Мин чыкмадым. Фатир ишеге төбенә менде. Мин яулык япкан кызлар белән яши идем, өйгә егетләр кертү юк. Әзрәк сөйләшеп тордык та, ишек төбеннән күтәреп алып чыгып китте. Ишек артында дус егетләре көтеп торган. Алтынчы катта яши идек. Егетем миңа дип элгечтән бер куртка эләктергән. Салкын көз иде. Чыксам, 4 машина тезелеп тора. Машинага утырткач, кесәмнән телефонны алып, дус кызыма: “Мине урладылар” дип әйтергә өлгердем. Аннан соң миннән телефонны алдылар. Иптәш кызым: “Кайгырмагыз, Алсуны урладылар”, – дип әниләргә хәбәр иткән. Мин юл буе кычкырып елап кайттым. Үзем куркам, нишләргә белмим. Өстемдә бер кат халат белән куртка. Инсафның дәү әниләренә алып кайттылар. Ул зур өйдә үзе генә яши икән. Аннан соң егетемнең җизнәсе килде. Миннән: “Каласыңмы, кире китәсеңме?” дип сорадылар. Инсаф исә, “Беркая да җибәрмим” диде. Мин ике ут арасында – нишләргә дә белмәдем. Аннары ни булса, шул булыр дип язмышыма буйсындым. Башта Инсафның әти-әнисе дә ышанмаган. Төнлә өйләнү хәбәре инде  барлык туганнарына таратылган. Анда гадәт шундый икән: урланган көннең иртәсендә дус-туганнар килеп, килен белән күрешәләр, чәй эчәләр. Шуңа күрә Инсафның әниләре төне буе әзерләнгәннәр, ризыклар пешерелгән. Икенче көнне иртәнге 7дә безне алырга менделәр. Өйгә алып кайткач, ишек төбендә он белән каршы алдылар. Кулны шул онга манып алганымны хәтерлим. Өйдәге әби Инсаф өйләнгәнгә бик шат иде. Бу көнне өйдән көне буена кеше өзелми. Килен күрергә киләләр. Һәрберсе икешәр чынаяк чәй эчәргә тиеш. Каенана белән каената минем туган авылыма юл алды. Танышырга дип. Өченче көнне никах булды. Иртәдән үк Казаннан никах күлмәкләре алып кайттык. Озак сайланып йөреп булмады. Мин читтән торып укый идем, туй көнен үзебез билгеләдек. Ике айдан соң гөрләтеп туй иттек.



Бүген Алсу белән Инсаф җиләк кебек кыз үстерәләр. “Шул вакытта бу йортта калуым белән чиксез бәхетлемен, – ди Алсу. – Әбине дә бабай урлап кайткан. “Ике егет сөйрәп кайтты” дип сөйли. Әти дә әнине урлап алган. Урлау гадәте әле дә бар монда. Атнага икешәр туй, үзем дә шаккатам. Мин әле үзем дә кыз урлауда катнаштым. Мин рульдә булгач, киленне безнең машинага утыртып куйдылар. Аны алып китәсе машина килеп җитмәгән иде. Иремнең сеңлесен дә капка төбеннән урлап киттеләр. Инсаф авызын ачып калды. Мин тәрәзәдән карап тора идем. Эзләдек әле без  аны алып кайтырга дип, тапмадык”.



Урлап өйләнешүгә дин рөхсәт итәме соң? Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның бу мәсьәләгә карашы болай:

- Дини күзлектән караганда, кыз урлау шәригатькә туры килми. Өйләнәсе егет булачак хатынын әти-әнисеннән барып сорарга, мәһәр түләргә тиеш. Бу көнгә кадәр кызны ашатып-эчертеп, киендереп торучы кеше ул – аның әтисе. Бу вазыйфаларны үз өстенә алам дип, егет кызның кулын сорый, мәһәр бирә. Әтисе риза булса гына никах укыла. Кыз баланың язмышы белән шаярырга ярамый. Бүген кыз урлау билгеле бер ситуациядән чыгу юлы булып тора. Зина кылырга юл куймаска кирәк. Кыз үзе риза булса, вакытны озакка сузмыйча, никаз укыту җаен табу зарур.
 


Кыз урлаган өчен Җинаять кодексының 126 маддәсе буенча хөкем итүне дә онытырга ярамый. Уйнап кына урлау булмаса, ул бик четерекле эшкә әйләнә, аның өчен җавап тотарга туры киләчәк. Гади урлау өчен 4 елдан алып 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр көч кулланып урласалар, бу очрактан 6-15 елга кадәр төрмәгә утырту каралган.



Кыз урланганнан соң, әти-әнисе арттан куа килмәсен дип, шоферлар алны-артны белми куа, эз югалтып, төрле юлларга кереп китә. Бу вакытта һәлакәтләр дә булырга мөмкин, Алла сакласын. Мисал өчен, узган ел Чечняда кыз урлаган вакытта таудан тәгәрәп, дүрт кеше, шул исәптән кәләш тә вафат була...
    
Инде йола яши икән, моңа сөенергә генә кирәк, минемчә. Йола онытылса, тел дә, милләт тә юкка чыга.


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1142 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 17 Октябрь 2016 19:59
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев