В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 12:49

Килен кеше ким кеше: кияү киленне имгәткәнче кыйнаган

Яңа елны каршылагач, кемдер рәхәтләнеп кунактан-кунакка йөри башлый, кемдер үзе туганнарын көтеп ала. Татарстанның «М» районының бер авылында яшәүче Самирхановлар гаиләсе дә елның беренче көнендә кунаклар көтә: шәһәрдән кыз белән кияү кайта.


Сиринә әнисе белән эч серләрен уртаклашып мәш килә, яшь ярымлык балдан татлы оныкны да сөеп туймыйлар. Марсель кияү белән Сиринәнең бер туган абыйсы Илфир да бәйрәм артын «юалар». Көн кичкә авышкач, шактый гына салмыш Марсель белән Илфир урамга җыена башлый. Әмма аларның юлына Илфирның хатыны Мәдинә каршы төшә. Янәсе, көн салкын, йөрмәгез, машина белән чыгарга да куркыныч, «гаишниклар»га эләгүегез ихтимал.

Егыласымны белгән булсам, салам түшәп куяр идем, диләр безнең халыкта. Мәдинәгә дә бу сүзләре өчен кыйммәт түләргә туры килә. Ни өченме? Урамга чыгармаган өчен салмыш кияү Мәдинәне тибеп очыра. Бүген 29 яшьлек хатын район хастаханәсендә ята. Өч кабыргасы сынган. Эченә кан сауган булган, операция ясаганнар.

Кечкенә генә авылда килеп чыккан бу хәлләр турында безгә Мәдинәнең ахирәте Рания хәбәр итте.

- 1 гыйнвар көнне Мәдинә төнге уникенче яртылар тирәсендә өч тапкыр «дозвон» ясады миңа, – ди Рания. – Бу вакытта кеше хәл белергә шалтыратмый бит инде. Тиз генә аның номерын җыйдым. Трубканың аргы башында Мәдинәнең һәм балаларының (улына – 11, кызларына – 8 һәм 3 яшь) акырып елаган тавышы ишетелә. «Ни булды?» – дидем. Өзек-өзек җөмләләр белән кияү кеше кыйнавын әйтеп бирде. Баксаң, урамга чыкмагыз дигән сүзе ошамаган икән. «Син указ биреп утырма», дип Мәдинәне тибеп очырган. Ике метрлы галәмәт олы ир-ат янәшәсендә чебен кадәр генә ул Мәдинә. «Өйдә бер кеше дә юкмыни?» – дип сорадым. «Барысы да кияүне тынычландырырга чыгып чаптылар», – диде. Иң кызыгы: ире хатынын яклап арага кермәгән. Тибү генә бер хәл, Мәдинәнең кызы әйтүенчә, чана белән дә китереп томырган кияү кеше. Мәдинә аңына килгәндә, янында өч баласы елашып утыра торган була. Үзе каенанасының: «Нишләвең бу? Хәзер кеше кыйнарга керештеңмени?» инде дигән сүзләрен дә хәтерли. Кай җирең авырта дигәч, «бөтен җирем» дип елады мескенкәй. Фельдшерны чакырт, дидем, «кыенсынам» диде. Әйдә, мин киләм, дигәч тә каршы төште. Курыкты. Шулай да төнлә фельдшерны чакырткан үзе. Аның сүзләренчә, бөтен җире кып-кызыл була Мәдинәнең. Икенче көнне дә кара янган эзләр күренми. Иң куркынычы да шул: тән күгәрми, ә кан хатынның эченә җыела. Фельдшер «избиение» дип, районга барырга юллама бирә Мәдинәгә.

Әмма хатынны хастаханәгә алып баручы булмый. Икенче көнне иртән Рания шалтыратып хәлен сорый. «Эчем бик авырта» дигәч, Рания ире белән хастаханәгә алып китә Мәдинәне.

– Анализлар тапшырып, ренгтген төшеп, УЗИга күренгәнче  төш вакытлары җитте. Тик бу вакытка кадәр Мәдинәнең өеннән берәү дә шалтыратмады, гафу үтенүче дә юк. Бик сызланды үзе. Сул як кабыргасына, эченә тию белән акырып-акырып җибәрде. Табиблар полициягә язарга кушты. Бәлки шалтыратырлар, бәлки кияү гафу үтенер дигән өметләре шартлап сынды Мәдинәнең. Хокук яклау органына гариза язды. Ул да түгел, хирург чыгып: «Срочно операциягә әзерләнегез», – диде. Мәдинәне алып кереп киттеләр. Мин исә авылга хәбәр итәргә дип, Мәдинәнең иренең номерын җыйдым. Килделәр. Абыйсы белән килгән Илфир. Әмма аңа хатыны пычак астында ятса ни дә, ял итеп ятса ни. Исерек. Хәтта хастаханәдә эчүдән дә тартынып тормады. Өч баласының газиз әнисе үлем белән тартышып, калтырап ята. Ә бу хәмер чөмерә! Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: операция булгач, кешене сакларга кирәк бит. Әмма моның хакында уйламаганнар булса кирәк. Мәдинәне сакларга кеше килмәде. Янында мин утырдым. Соңрак гаиләсе белән абыйсы кайтып җитте. Төнгә сакларга туган апасы калды. Калган көннәрдә без – дуслары чиратлашып карадык.
    
Берничә көннән соң чөй өстенә тукмак: Мәдинәнең өч кабыргасы сынуы билгеле була. Табиблар әйтүенчә, шеш аркасында ул күренмәгән икән.
    
Әлеге хәлләргә ике көн үткәч, әти-әнисе белән кияү дә килә хастаханәгә. Гаризаны алырга үгетләү өчен. Иң кызыгы шул: Мәдинәнең дусларына табиблар күрешү өчен санаулы минутлар гына бирә,  ә кияү һәм аның командасы палатада сәгатьләр буе утырып чыга икән. Бу вакыйгада кызыклы хәлләр шактый. Мәсәлән, ир дигән кеше шушы көннәрдә генә яңалык ача хатынына. «Синең өч кабыргаң түгел, икәү генә сынган икән бит! Авыруың да җитди түгел, өйдә ятсаң да тереләсе булгансың!» Боларны ир каян белгән соң дисезме? Күрәзәче әйткән!

Мәдинә белән Илфир бер-берсен балачактан ук белә. Кыз әти-әнисе белән бу авылга күченеп кайта. Алар бер бакчага йөриләр, бер мәктәптә укыйлар. Матур гына очрашып йөреп, гаилә коралар. Табак-савыт шалтырамый тормыйдыр, әмма авылдашлары аларны матур яшиләр дип бәяли. Илфир белән хатыны аңлашып гомер итә. Тик шушы вакыйгада гына ирнең хатын яклы булмавы гаҗәп.

Шомлы төннең шаһитлары – балалар да полициягә әниләрен яклап бер сүз әйтмәгән. Янәсе, берни күрмәгәннәр, өйдә беркем булмаган, балалар ул вакытта йоклаган.

– Мин дөресен сөйләмәкче идем, дәү әни йодрык болгады, дип әйткән балаларның берсе, – ди Рания.

Хәер, ир, ниһаять, хатын фикерен куәтли булса кирәк. «Гаризаңны ал да дип әйтмим, алма да димим – кысылмыйм, үзең хәл ит» дигән.
 
Мәдинә әлегә хастаханәдә. Гадәттә, кеше моннан котылу көнен бармак бөгеп көтә. Әмма кыйналган хатынның өйгә кайтасы килми. Гүя, чат саен шул 1 гыйнвар вакыйгасы сагалап тора аны.
    
– Мәдинә – гади инде ул. Башта авыртудан еласа, хәзер Марсель белән арасы бозылудан куркып елый. Гаризасын кире алырга да күп сорап тормас. Әмма чит кешенең имгәткәнче кыйнавын гына оныта алырмы? – ди Рания.

P.S.: Язмада исем-фамилияләр үзгәртелде.


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1951 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 13:13
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев