В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 08 Февраль 2017 16:00

Әлфия Бәдретдинова: Әзербайҗанга сәяхәткә барырга Сафарли китаплары этәрде

Instagram челтәрендә “Минем яраткан татар телем” сәхифәсен оештыручы Әлфия Бәдретдинованың Дубайда булуын язган идек. Күп тә үтмәде: интернетта аның Бакудагы мини-сәяхәте турындагы видеосы пәйда булды. Әлфия Әзербайҗан башкаласында нишләп йөри? Бу сорауга җавап табу өчен активист кыз белән элемтәгә чыктык.


– Баку шәһәрендә транзит белән генә булдым: беренче төнне килеп җиттем, икенче көн төнлә очып киттем. Минем Дубайга юл тотышым иде. Берничә сәбәп буенча Баку аша билет алу җайлырак булып чыкты. Шәһәргә чыгып, бер көн булса да Әзербайҗан мәркәзен күрергә теләгәч, самолетны көтү вакытын да күбрәк итеп алдым, – дип сөйли Әлфия.

Баку белән Сафарли “җенләндергән”

Хәер, Бакуга барасы килү теләге белән Әлфия инде күптәннән янган, чөнки ул Әзербайҗан башкаласында туып үскән язучы Эльчин Сафарлиның китапларын үлеп ярата. Аның әдәби мирасы аша Истанбулга гашыйк булып, ул шәһәргә дә барырга өлгергән. Әлфия укыган соңгы китапларында Сафарли  Баку, Абшерон, Әзербайҗан мәдәнияты турында да сурәтли. Шуңа күрә, кыз “Җай чыкса, Бакуга да барырга кирәк” дигән теләк булган.


– Мин Бакуда сәяхәт иткән көнне 12 градус җылы иде. Иртәнге якта Каспий диңгезе яры буенда йөрдем, аның һавасы искиткеч. Казанның 20 градус салкыныннан соң, биредә тын алулары шулай рәхәт булды, – дип сөйләде безгә татар активисты.


Әлфия төрле истәлекле урыннарда булып өлгергән. Алар арасында шәһәрнең үзәге, Каспий диңгезе яры, шәһәрнең иске өлеше, Кыз Манарасы (Qız Qalası), Ширваншах сарае, Тау өсте паркы ( Dagustu Park), Дәүләт әләме мәйданы, ботаника бакчасы,  Янгын манаралары (Пламенные башни - Flame Towers) – боларның барысында да булган ул. Җитмәсә, “Бриллиантовая рука” фильмы төшерелгән “Черт побери” урамында да булу бәхете дә елмайды әле аңа!



Пылауның 50 төре бар!



Башка илгә барып, андагы кухнясы белән танышмасаң, гөнаһ булыр, мөгаен. Татар активисты Әзербайҗанда гранат согын бик тәмле, дип искә ала. Әйтергә кирәк, бу илдә гранатның бар төрләре дә үсә, диләр. Ризыкларга килгәндә, Әлфия дүшбара ашы, пылау, долмадан авыз иткән. Дүшбара –, безнеңчә итеп әйтсәк, ул – кечкенә пилмәннәр. Долманың виноград яфракларына төрелгән кечкенә голубцы икәнлеген беләсездер. Ә татарлар да яратып әзерли торган пылауга килгәндә, Әзербайҗанда аның 50ләп төре бар икән.



Бакудагы татарлар ярдәм иткән



Баку шәһәренә барганчы, Әлфия Әзербайҗанда яшәүче татарлар белән дә танышырга өлгергән. Бакуда гомер итүче Гөлсинә ханым белән интернет аша танышкач, каршы алу, урнаштыру, экскурсия мәсьәләләре белән дә ул ярдәм иткән. Ләкин бу юлы аларга очрашу гына насыйп булмаган.


2008 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумында танышкан Динара исемле дус кызы белән дә очрашкан.



– Ул узган елны октябрьдә генә Казанда кунакта булган иде.  Шулай ук Әзербайджанда туып үскән, бүгенге көндә Франциядә яшәүче Диләрә белән дә таныштым. Интернет аша тагын танышларым, дусларымның танышлары да очрашу теләге җиткерделәр. Әмма вакытым чикле булу сәбәпле, барысы белән дә очрашып бетеп булмады, – ди ул.


Әлфия  төрек телен белә. Ә әзербайҗан теле белән төрек теле бик охшаш.

– Рус, татар, төрек, инглиз телләрен белгәч, Бакуда аралашып йөрүе шулай рәхәт иде, – дип искә ала Әлфия. Хәзер татар активисты Дубайда эшли, Бакудагы кечкенә сәяхәтен дә сагынып искә ала.

 


 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 911 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 06 Март 2017 11:59
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев