В заголовках  В тексте
Җомга, 21 Апрель 2017 09:41

Татар көрәшен таныту кемгә кирәк? Журналист Фәрит Салиховтан күзәтү

Бер башлагач – ташламыйлар, ташлагач – башламыйлар, дип җырлыйлармы әле?! Без дә җырга тугры калырга – татар көрәшенә кагылышлы проблемаларны яктырта башлагач, үзебезнең күзгә бәрелеп торган кимчелекләрне азакка кадәр бәян итү эшен ташламаска булдык. Intertat.ru битләрендә “Муса белән Артур кирәк: татар көрәше үсештәме? Журналист Фәрит Салиховтан күзәтү” язмасы дөнья күргәннән соң, фикер сөреше йомгак кебек тәгәрәгән юлында, кабат ташка бәрелде – чираттагы кимчелекләрне казып чыгарырга этәрде. Гаеп итеш булыр анысы, әмма дәшми калып та булмый. Максатыбыз – булган проблемаларны бәян итү аша, аның хәл ителешенә дә омтылу...


УКУЧЫЛАР ФИКЕРЕ


Телгә алынган ошбу язмага дистәгә якын укучы үз фикерен белдерде. Ни гаҗәп: көткән булсак та, каләм әһелен эт итеп сүгүчеләр булмады. Бүген әлеге фикерләрне туплап бирергә булдык.


Язма басылган көн – чәршәмбе, 12 апрельдә, Илсур исемле укукчыбыз язган: "Шэп язма! Автор остенэ баскан!))”.


Чәршәмбе, 12 апрельдә, Илгизәр исемле укучыбыз болайрак язып куйган: “Күпләр әйтергә куркып йөргән фикерләп җиткерелгән. Авылларда көрәш бетеп бара шул. Профессионалларның Сабантуйда машина бүлүе генә җитмәгән, авылларның да котын алып Сабантуена киләләр. Ә авыл советларына алма ни дә шалкан ни – үз кешесен кайгыртмый, тизрәк бәйрәмне төгәлләргә генә кирәк. Кыскасы, язмагыз урынлы. “5”ле куям”.


Чәршәмбе, 12 апрельдә, Алмаз: «Көрәш - безнең милли рух, аңламыйм ник игьтибар юк?” – дигән сораулы фикерен җиткерде.


Чәршәмбе, 12 апрельдә, Илфат Гыйззәтуллин: «Кызганыч Фәрит, но ты прав...” – дигән фикере белән уртаклашты.


Алдагы көннәрдә фикерләрне инде шактый саллылары килеп иреште.


Пәнҗешәмбе, 13 апрельдә, Илсур мондыйрак фикер калдырды: “Набор слов констатация фактов кругом мафия, а мафия бессмертна. Никакое судейство пацанов просто ломают психологически,обновить федерацию».


Җомга, 14 апрельдә, Илшат болайрак язган: “Көрәш федерациясе исполкомынының эш «нәтиҗәсе» бу. Яңа эш алымы керткәне юк Хайруллинның. Көрәшчеләргә приз күләме кимеде, командаларга бүләк юк, районнарда көрәш бетеп бара, хөкемдарларны ул үзенә ошаган кешеләрне генә куя, ә кирәк вакытта үз сүзен әйтә белми. Федерация исполкомын алмаштырырга кирәк. Әнә Россиянекен алмаштырдылар бит».


Якшәмбе, 16 апрельдә, Самат исемле укучыбыз: “Әйе Фәрит, дөрес язгансың. Көрәшкә хәзер интерес юк. Ә нигә соң сайлап алу турлары үткәрергә, республикага һаман да шул состав бара, жиңсә жиңмәсә дә. Кайбер көрәшчеләр «йолдызланды» көрәшәсе килсә генә көрәшә. Үз авырлыкларында көчле корәшчеләр булса, кереп тә тормыйлар, төрле сәбәп табып. Дөрестәндә без яшерәк вакытта Наил Хәмидуллин призы иң көчле турнир иде. Авыллар икешәр команда белән килеп иртәдән карангы төнгә кадәр бара иде. Һәр веста 25әр кеше була иде. Ә син барлык веска 57 дигәнсең. Теләчедә бөтен көчле көрәшчеләр. Болай барса көрәш бөтенләй бетәчәк бу район уровены түгел. Башка өлкәдән эзлисе була көрәшчеләр район данын якларга», – дип Теләчедәге вазгыятьне тагын бер тапкыр әйтеп узган.


Фикердәшләргә ихластан рәхмәт!..
 

“ЮК, УКЫМАДЫМ!”


Игътибар итсәгез, фикерләрнең күпчелеге беренче көнне үк җиткерелде. Моңа аптырарга кирәкмидер: әлеге язма бастырылган көнне интернет челтәрендә Татарстан матбугатлары арасында иң укылышлы язмалар рейтингының югары баскычында булды.


Фикерләрнең чагыштырмача күплеге укучыларыбыз арасында көрәш темасының популяр булуы белән дә аңлатыла. Ләкин без моның белән генә канәгать булмыйча, аңлы рәвештә федерация һәм Теләче якларыннан фикерләр – бармак янаулар көттек. Сабыр канаты бик тиз сынды: көтеп-көтеп көтек булгач, язма дөнья күреп төгәл бер атна вакыт узу белән “тау үзе Мөхәммәт янына барырга булды” – Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил әфәнде Хәйруллинның телефон номерын җыйдык.


– Юк, ул язманы укымадым. Эш тыгыз. Бернәрсә дә укыган юк бу көннәрдә. Син сал аны безгә. Укырмын! – дип ышандырды Равил Хәйруллин.  


Менә шул сүзләр күңелдә йөрткән тагын бер тема – көрәшебезне таныта алмау проблемасын күтәреп чыгарга этәргеч булды да инде.


...Кылт итеп, Татарстанда көрәш федерациясе җитәкчесе, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Татарстанның көрәш федерациясе Президиумының быелгы утырышындагы сүзләре искә төште. Көрәш темасын матбугатта яктырту мәсьәләсе хакында сүз кузгатып, вакытлы матбугатка үтеп керү өчен кесәң калын булырга тиеш, барысы да акча сорый, дигән фикерләр җиткергән иде ул.


Ул вакытта дәшми калынса да, федерация җитәкчесе сүзләрен кире кагарлык дәлилләрне бүген җиткерергә сәбәп туды. Бүген көрәш темасын яктыртучы каләм әһелләре күпме? Аңлап язучыларны санарга кул бармаклары да җитә. Моны федерациянең үзендә дә яхшы беләләр. Шуларның берсе дә, белүемчә, үз язмасына “җан өргән” өчен федерациядән бер тиен дә акча сорамый кебек. Һәрхәлдә, татар көрәше өчен яңалык керткән – республикакүләм ярышларны текст рәвешендә онлайн трансляцияләр алып барган, һәр ярыштан репортаж оештырган, видеоматериаллар әзерләгән Intertat.ru электрон газетасының федерация казнасындагы бер тиененә дә дәгъва кылганы юк. Фәләнчә йөз меңнәр түләп эшләттергән телевидениедәге мәгълүм тапшыру белән, көрәшнең киләчәген кайгыртып, йөрәк кушканга башкарылган эшне бутарга ярамый. Хәер, бутамас өчен андый язмаларны укырга да кирәк бит әле.


Ә безнекеләр бу юлы да укымаган!..


“АКЛАНАСЫМ КИЛМИ”


Ә без укыттык – матбугатагы язма белән мәҗбүри таныштыру укучыга ничек тәэсир иткәндер, әмма Равил Хәйруллин күңелендә фикерләр уяткан иде ул. Аларны эзлекле тәртипкә салып, түкми-чәчми укучыга җиткерергә булдык.


– Аклану буларак кабул итмәгез, күңелемдәгесен җиткерәм, – дип башлады сүзен Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры. – Бүген вазгыять башка төрлерәк. Элек Сабан туе һәр малайның көтеп алган бәйрәме, кайберләренә елына бер мәртәбә бил алышу урыны иде. Яулык өчен булса да, барыбыз да көрәшеп үстек. Залы да, тренеры да юк иде.  Ә бүген, һәр төбәктә спорт комплекслары калкып чыккан, анда башка төрләр белән дә шөгыльләнү мөмкинлеге арткан заманда, егетләрне дә көрәш белән генә җәлеп итеп булмый. Спорт төрләре арасында көндәшлек артты. Әмма массакүләм спорт төрләре рәтенә көрәшне дә кертер идем. Әле җиңүче командаларга машиналар, көрәш келәмнәре бүләк ителгән вакытта 25-29 команда көрәшчеләре бил алышса, бүген андый мөмкинлекләр булмаган заманда көрәшчеләр саны тагын да күбрәк. Республикада башка төр көрәш ярышлары 300дән артык көрәшчене үзенә җыюны күз алдына да китерә алмый. Бер генә районда да ярышларга таяк белән куып кеше җыймыйлар бит.


– Аерым төбәкләрдә көрәшчеләр саны аз булу нәрсәгә бәйле соң?


– Каршылыклы фикер булса да, кырда бер кеше дә – сугышчы, дигән принцип белән яшим. Район башлыгы, авыл җирлеге җитәкчесе, колхоз рәисе генә дә урында көрәшне үстерә ала. Шулай булырга тиеш тә ул. Ә тренерлар бар ул. Аларга рәхмәт кенә укырлык – аз акчага да хезмәт куялар. Көрәшкә, килешәм, игътибар аз. Хоккейчы һәм футболчыларны елына бер гол керткән өчен күтәреп йөрсәләр дә, көрәшчеләргә андый мөнәсәбәт юк. Матур сөйләргә бөтен кеше булдыра, әмма көрәш үсеше өчен акча сарыф итәргә теләк белдерүчеләр юк. Ә көрәшне үстерү өчен миллионнар кирәк. Үз республикабызда гына кайнашып, көрәшне үстереп булмый инде.


Безгә халыкара, Европа дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Көрәшне уртак фикергә килеп кенә үзгәртә алабыз.
 

КАЛӘМ КӨЧЕ


Әмма көрәш белән читкә чыкканчы, аны үзебездә камилләштерергә кирәклеге бәхәссез. Милли спорт төребезне таныту җитми. Федерациянең көрәшне таныту өлкәсендәге төп кимчелеге – вакытлы матбугат белән эшли белмәү, заманга иярергә теләмәү.


Беренче проблема – республикада иң популяр спорт төрләренең берсе, алай гына да түгел, йөзек кашы саналган көрәш өчен җаваплы федерациянең рәсми сайты һәм социаль челтәрдәге төркеме булмау. Бу – замана таләбе.


Сүз дә юк, моның өчен бераз акча һәм, иң мөһиме, федерация җитәкчелегенең бу эшне аңлап кабул итүе кирәк. Кайсы җитми? Аңлау дәрәҗәсе җитми, дияр идең, әнә, татар көрәшенеке кебек чал тарихы да булмаган Татарстанның Билбау көрәше федерациясе үз сайтын булдырды бит. Югыйсә, анысын да Марат Әхмәтов җитәкләгәнен беләбез. Акча юк, дигән фикерне алга сөрүчеләр бар икән, мәсьәләне хәл итүнең юлын эзләргә кирәк. Инде бүген үк 100 мең сумлап акчаны җиңел генә кайдан табып булуын күрсәтә алабыз. Аяк астында ята ул! Ышанмасагыз, ир-егетләр арасындагы көрәштә әүмәкләшүгә әйләнгән авыр үлчәүдә бил алышуны бетереп карагыз, яисә, элеккечә, икесеннән бергә генә калдырыгыз! Елаучылар, иманым камил, 55 килограмм авырлыкны юкка чыгарган вакыттагыдан әзрәк булачак. Аның каравы, приз фондыннан гына да ел буена 100 мең сумнан ким булмаган акча янга кала. Шул акчаны федерация хезмәткәрләренең берәрсенә премия итеп бирсәгезме?! Татарча иң яхшы спорт сайты көрәшнеке булачак. Ә рәсми сайты булган спорт федерациясенең, колакка киртләп куегыз, бер үк вакытта тарихы да языла, дигән сүз ул.


Икенче проблема – федерациянең матбугат хезмәте булмау. Шуның аркасында бүген көрәшне яктыртучы журналистлар, матбугат чаралары аз. Федерациянең яңалыкларын газета-журналлар, мәгълүмат агентлыкларына  яшен тизлегендә таратучы, төрле матбугат конференцияләрен оештыручы, чыккан материалларны “эше тыгыз” түрәләр алдына каһвә белән бергә китереп бирүче хезмәт җитми. Татарстан көрәш федерациясе үз тарихында ничә тапкыр матбугат конференциясе уздырды икән? Ике-өч! Аларына да башлангычны аерым көрәш турнирларын гамәлгә куючылар буларак “Ватаным Татарстан” һәм “Сабантуй” газеталары башлангыч бирде. Аңа карап, федерация дә бөлмәде, ә көрәш яңалыгы гомер булмаганны дистәләгән матбугат чарасында урын алды.


Бүген көрәш сөючеләрнең төп аралашу урыны – социаль челтәрдәге “Батырлар” төркеме. Ләкин аның һич кенә дә федерациягә кагылышы юк. Шуңа төркемдә тәртип тә аксый – мәгълүмат күп, эзлеклелек юк. Ә бит асылда федерациянең үз рәсми төркеме булырга һәм ул көрәш җанлы кешеләрне үзенә бәйләп тотарга тиеш. Әлеге эш өчен сайт тотуга караганда да азрак акча сорала.


Моны аңлау өчен интернет чорында туарга, йә булмаса “яңадан туарга” гына кирәк...


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 851 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 21 Апрель 2017 17:18

18 фикерләр

  • Фикер белдерү Якшәмбе, 23 Апрель 2017 14:17 Айдар Шаймарданов язган

    Динар, хотя бы студия оформить итэргэ акча бирсэлэр, бушка эшлэп булыр иде. Презентабельный студия кирэк. Кафе я ресторанда тапшыру тошереп булмый

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Якшәмбе, 23 Апрель 2017 14:15 Динар Зиннатуллин язган

    Гульназ, дорес эйтэсен, на поясах призовойлар бирмилэр. Э безнен корэштэ алга китеш юк диючелэр бик каты ялгышалар. Сезгэ нинди узгэреш кирэк сон? Анлавымча,призовой фондны арттыру. Булганына шокер дип корэшергэ кирэк ,бердэ булмаса нишлэр идегез? Журналистларга килгэндэ,узегез корэш милли спорт торебез дисез,шунда корэшне устеругэ коч кертуегез бушка булса ярамый мэллэ?(бу ботен журналисткада кагылмый). Корэшне,федерацияне яманлап язганчы,бэлки анын ничек яхшы якка узгэреш алганын курэ белергэ кирэктер. Алайсам гел Хайруллин узгэреш кертмэде,алыштырырга кирэк дисез. Димэк,сез чын корэш соючелэр тугел,шуныда курэ белмэгэч!!! Бу недовольствияне гел бер районнар белдереп язалар,гел аларга нидер ошамый!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Якшәмбе, 23 Апрель 2017 14:13 Гөлназ Мостафина язган

    Борьба на поясах вообще нет призовых, вот и у них сайт есть, мы поняли что надо убрать призовые и сделать сайт Федерации

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 17:26 Ленар язган

    Рушан, алга китеш бар.Мастер спорта алу гына да ни тора.Призлар зур тугэл,лэкин РТ беренчелеге очен кайда куп бирэлэр, башка торлэрдэ медаль и грамота.Да, алар олимпиадага элэгэргэ момкиннэр,конкуренцияне узсалар.Корэштэ ул нэрсэ юк ,жаль.Сонгы вакытта мир да узмый.Берэугэдэ бернэрсэ дэ кирэкми.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 09:37 Көрәшче язган

    Нәфис, Равил абый бушка эшли мени? ))) Бушка эшләми ул! Үзе генә командовать итәргә ярата. Булганын бүлешергә курка. "Бер кеше дә сугышчы" имеш. Көрәш безнең уртак спорт төребез булырга тиеш!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 08:32 Рустем Зарипов язган

    Егетлэр, узебез коч куймасак - бер нэрсэдэ узгэрмэячэк, шуна курэ эйдэгез берлэшэбез, "Батырлар кардэшлеге" оештырабыз.
    Фэрит, корэшкэ битараф булмаган кешелэрне жыеп, сойлэшеп алырга кирэк, оештырыйк эле. Урынын, конен, вакытын билгелэп, шушы торкемгэ урнаштырырга да, жыелып сойлэшергэ. Фикерлэр куп, шулардан программа ясап, тормышка ашырырга гына кирэк.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 08:30 Рушан Зарипов язган

    Алты ел эчендэ бер нинди алга атлау юк, бары тик урында тапталабыз : 2008 елда Татарстан беренчелегендэ дуртенче урынга 10 мен биргэн булсалар, 2016 елда оченче урын очен шул ук 10 мен призовой. Бу профессиональ корэшнен усешен курсэтэ. Э Сабантуйлардагы корэшчелэр саны кимуе масса кулэм корэшнен кайсы якка барганын курсэтэ.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 07:02 Ирек язган

    Фэрит абый, бик яхшы язма булган бу, молодец

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 07:02 Ирек язган

    Фэрит абый, бик яхшы язма булган бу, молодец

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 21 Апрель 2017 22:50 Рушан язган

    Равил, дорес эйтэсен. Алты ел эчендэ бер нинди алга атлау юк, бары тик урында тапталабыз : 2008 елда Татарстан беренчелегендэ дуртенче урынга 10 мен биргэн булсалар, 2016 елда оченче урын очен шул уен 10 мен призовой. Бу профессиональ корэшнен усешен курсэтэ. Э Сабантуйлардагы корэшчелэр саны кимуе масса кулэм корэшнен кайсы якка барганын курсэтэ.

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев