В заголовках  В тексте
Язмалар дата буенча җыелган: Чәршәмбе, 01 Февраль 2017
  • Яңа Чишмә районында фаҗига: газ котелы шартлаганда үлгән егет дустына булышырга гына кергән булган Яңа Чишмә районында фаҗига: газ котелы шартлаганда үлгән егет дустына булышырга гына кергән булган

    Гомер китабына ничә бит язылганны берәү дә белми. Яңа Чишмә районы Горшково авылында яшәүче Павел Чебурахтин өчен январьның соңгы көне гомеренең дә соңгы көне була. 15 яшьлек егет күршеләренә ярдәмгә үз аяклары белән керә. Әмма аңа бу йорттан исән килеш чыгарга насыйп булмый.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2017
  • Арчадан Рәис Шәкүров тонна ярымлы үгез, 140 килолы тәкә, 7 килолы әтәч үстерә Арчадан Рәис Шәкүров тонна ярымлы үгез, 140 килолы тәкә, 7 килолы әтәч үстерә

    Арчада яшәүче бер танышым: “Ел әйләнәсе Ашытбаш йомыркасы ашыйбыз”, - дип мактанды. Баксаң, Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров үзеннән арткан товарны район үзәгенә алып барып сата икән. Интертат.ру электрон газетасы укучылары аны оста умартачы буларак белә иде инде, сезне аның киңәшләре белән таныштырган идек. Бакчачылык, терлекчелек буенча да ул белгәннәрне авыз ачып тыңларлык. Гомумән, Рәис абыйны тере энциклопедия дип атарга була: тормыш-көнкүрешнең кайсы өлкәсендә генә сорау тумасын, аның җавабы һәрчак әзер.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2017
  • Плей-оффта урын тар: 8 юлламага – 15 дәгъвачы Плей-оффта урын тар: 8 юлламага – 15 дәгъвачы

    Плей-офф аена аяк бастык: февральдә Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты төгәлләнеп, Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раунды старт ала. Командаларга дүрт-алты, күп дигәненә дә җиде матч кына уздырасы калды, плей-оффка юллама откан 8 команда ачыкланды инде. Көнбатыш конференциядән – СКА, ЦСКА, «Локомотив», «Торпедо» һәм Мәскәүнең «Динамо» командалары беренчееләрдән булып  кирәк кадәр очко җыя алса, күрше конференциядә әле өч команда – «Металлург», «Авангард» һәм «Ак Барс»ның гына плей-оффта тәгаен катнашачагы билгеле. Intertat.ru хәбәрчесе бүгенге матчлар алдыннан фаразлар кылып карады.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2017
  • Илфак Шиһапов: Илсөя Бәдретдинованың минем җырларны җырларга хакы юк! Илфак Шиһапов: Илсөя Бәдретдинованың минем җырларны җырларга хакы юк!

    Илфак Шиһаповның Илсөя Бәдретдинова тарафыннан башкарылган җырлары башка артистларга таратыла башлады. Декабрь аенда җырчы яңа концерт программасын әзерләве, әлеге программада Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кулланылмаячагы хакында белдерү ясаган иде. Соңрак, Шиһапов әлеге җырларны социаль челтәрдән алып атачак икән дигән имеш-мимешләр таралды.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2017

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев