В заголовках  В тексте
Язмалар дата буенча җыелган: Җомга, 03 Февраль 2017
  • Чүп-чар арта, контейнерлар кайда? Чүп-чар арта, контейнерлар кайда?

    2016 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда каты көнкүреш калдыкларының күләме 1 миллион 573 мең тоннага җитә. 2010 елдан аның күләме якынча 370 мең тоннага артты. Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов әнә шундый мәгълүматлар китерде.

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • Минзәлә театрында матәм: “Әнисенең юбилее көнне кызын җирлиячәкбез”  Минзәлә театрында матәм: “Әнисенең юбилее көнне кызын җирлиячәкбез”

    Кая бара бу дөнья диярсең? Көн тудымы, шомлы хәбәр. Кичә – Эльвира, бүген Эльмира. Кичә “Ярдәм” мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйган Эльвира Ибраһимованың һәлакәткә очрап, һәлак булуы бар дөньяны тетрәтте. Бүген исә, иртән-иртүк тагын да бер кайгылы хәбәр килеп иреште. Минзәлә театрының йөзек кашлары, адашлар – Эльмира Әхмәтханова белән Эльмира Гәрәева иртәнге 8нче яртылар тирәсендә юл һәлакәтенә очрый. Эльмира Әхмәтханова иярләгән “Лада Калина” “Ман” йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, ике йолдыз берьюлы атыла, кызлар шундук җан бирәләр.

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • Яшьлек кайтыр кебек: Ачасыр әбиләре скандинавиячә атлаудан рәхәтлек тапкан Яшьлек кайтыр кебек: Ачасыр әбиләре скандинавиячә атлаудан рәхәтлек тапкан

    “Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек...”   Юлыгыз Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы аша узганда, урамдагы кичке тынлыкны бозып, шундый күмәк җыр ишетсәгез, аптырап калмагыз. Җыр сузучылар – авылның “Таякчы әбиләре”! Ачасыр яклары өчен бу инде гадәти күренешкә әйләнгән: көздән бирле авылның өлкән яшьтәге бер төркем хатын-кызы Скандинавия йөреше белән мавыга һәм шөгыльләреннән тәм табуларын җыр аша белдертә. Олы Ачасырда аларга яратып: “Таякчы әбиләр”, – дип дәшәләр...

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • Рәнис Габбазовка кем һөҗүм итә? Рәнис Габбазовка кем һөҗүм итә?

    Р. Ваһапов фестивале лауреаты, моңлы җырчы Рәнис Габбазовның рәсми төркеменә хакерлар һөҗүм иткән. Әмма төркем Ваһапов фонды ярдәме белән тиз арада үз хәленә кайтты, эшләвен дәвам итә. Ни өчен Рәниснең төркеменә һөҗүм ясаганнар? Гастрольгә әзерләнеп йөрүче яшь җырчының кәефен төшерү максатыннан эшләнелгән явызлыкмы бу? Бәлки Рәнис Габбазовның дошманнары бардыр?  

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • Тонна ярымлы үгез, 7 килолы әтәчне ничек үстерергә? (Видео) Тонна ярымлы үгез, 7 килолы әтәчне ничек үстерергә? (Видео)

    Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров терлек, кош-корт асрауда рекордлар куя. Моңа ул махсус меню белән азык әзерләү исәбенә ирешкән. Үгезләргә йомырка ашата, тавыкларга шампан шәрабе пыяласын ватып бирә. Рәис Шәкүровтан мастер класс карагыз! 

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • һава. Очкыч. Күк фәрештәсе...

    Чаллы кызы Чулпан Моглиева инде ун елдан артык оча! 2006 елда  Франкфуртка очып башлаган беренче рейсына яңа илләр, яңа шәһәрләр өстәлә тора. Биш кыйтганың 50 ләп илендә, 80 ләп шәһәрендә булырга өлгерә, Россиянең 40 ка якын шәһәрен күрә Чулпан. Чукотка, Камчатка, Сахалиннар... АКШ, Канада, Испания, Италия, Сингапурлар... Бразилия, Мексика, Чили, Филиппиннар... Чаллы телевидениесе Чулпан Моглиева турында сюжет та әзерләде. Безнең Чулпан күктә дә, җирдә дә, суда да дип, тормышындагы кызык мизгелләрне күрсәттеләр. Инглизчә, алманча, испанча сөйләшә торган кыз белемле, максатчан, тырыш, тәвәккәл, ачык, булдыклы! Мәктәп елларында ук татар теле буенча олимпиадаларда җиңә. Сәнгать мәктәбендә,

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • Атна вакыйгалары (+ТВ-программа) №4/2017 Атна вакыйгалары (+ТВ-программа) №4/2017

  • М-7 трассасындагы фаҗига: Минзәлә театрындагы ике актрисаның гомере өзелде М-7 трассасындагы фаҗига: Минзәлә театрындагы ике актрисаның гомере өзелде

    Адаш актрисалар - Эльмира Гәрәева һәм Әхмәтханова бүген иртән Чаллыга барып кайтырга ниятлиләр. Рульдә Эльмира Әхмәтханова була. Иртәнге 7.35 сәгатьтә Усай авылы янында алар утырган “Лада Калина” “МАН” йөк машинасы белән бәрелешә. Актрисалар фаҗига булган урында ук һәлак була.

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (Сорау-җавап) Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (Сорау-җавап)

    Бала тәрбияләүнең төрле ысуллары бар. Берәүләр японнарныкын, икенчеләре инглизләрнекен  хуп күрә дигәндәй...«Мин үземне бар яктан да туры килгән мөселман хатыны дип санамасам да, балама дини тәрбия бирәсем килә, - дип яза Intertat.ru  электрон газетасына Халидә Кашапова.- Җәй көнендә үзебезгә янындагы мәчеткә дә йөртергә исәпләп торам. Улымны ялгызым гына үстерәм. Киләчәктә миһербанлы, тәүфыйклы итеп күрәсем килә. 8 яшьлек бала дин тәртипләрен үзләштерә алырмы икән?»

    Җомга, 03 Февраль 2017

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев