В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 29 Октябрь 2015 15:40

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

«Казан утлары» журналының ноябрь санында сез Рашат Низаминың “Әйе!” һәм “Юк!” дип аталган публицистик, ә Сания Әхмәтҗанованың “Арча сулары” дип исемләнгән лиро–эпик циклларын укый алачаксыз. Шулай ук Гарифҗан Мөхәммәтшинның робагыйлары белән Рәшит Бәшәр шигырьләре дә күңелегезгә хуш килер.


Күләмлерәк әсәрләргә килгәндә, тарихи романнар язучы Вахит Имамовның “Сөләйман солтан”ын инде октябрь санында укый башлагансыз да, дәвамы басылганын түземсезлек белән көтә торгансыздыр. Шатланыгыз! Журналның 11нче санында романның дәвамы бар!


Моннан тыш Вахит Имамовның “100нче бит” сәхифәсендә элеккеге һәм хәзерге заман байларын чагыштыруы да сезне битараф калдырмас!


Комедия артисты, мәзәкче Рәшит Шамкайны белмәгән татар бар микән ул? Үзе дә юмор остасы булган Алмаз Хәмзин аның хакында нинди бәян язган икән? Моны белү өчен дә “Казан утлары”ның 11нче санын укырга кирәк булачак!


Бу санда “Казан утлары” журналы театр сәнгатендә милли каһарманнарыбызның тоткан роле, аларга багышлап язылган пьесаларны барлый, “Без тарихта эзлеме?” дигән сорауга җавап эзләп, түгәрәк өстәл артында гәп куерта: Гали Арсланов, Илдус Заһидуллин, Фирдәвес Хуҗин, Зөлфәт Хаким, Илсөяр Рәмиева, Рамил Ханнановлар үз фикерләре белән уртаклашалар. Түгәрәк өстәлне журналыбызның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов алып бара.


Моңа өстәп, “Яңа Гасыр” телевидениесендә тапшырулар алып баручы Гүзәл Сәгыйтова да Г. Камал театры артисты Наилә Гәрәева белән әңгәмә кора. “Яшәвемнең гаме дә, яме дә – театр,”– ди Наилә ханым.


Быел күренекле әдипләребез Салих Батталның тууына 110, ә Гариф Ахуновның тууына 90 ел. Бу уңайдан инде үзе дә мәрхүм әдибебез Фәнзаман Баттал редакциягә “Күләгәдәге Баттал” дигән язма китергән иде. Кызганыч, әлеге мәкаләсенең “Казан утлары”нда басылып чыкканын гына күрү бәхетенә ирешә алмыйча, китеп барды. Ә Гариф Ахунов хакындагы истәлекләре белән “Арча кыры” дигән исем куеп, журналыбызның проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов уртаклаша, Марсель Галиевнең “Шаян сәхифә”се дә  тулаем Гариф Ахунов юбилеена мөнәсәбәтле.


“Казан утлары” журналы бөек әдибебез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен каршылау уңаеннан да мәкаләләр циклын башлап җибәрә. Тәүге мәкаләләр – Рифә Рахманныкы...


“Әдәби тәнкыйть”кә килгәндә, ноябрь санында бу сәхифә дә күңелне кытыклап тора. Рәфыйк Шәрәфиев кемнең китабы турында уйлары белән бүлешә дә, Рабит Батулла бу юлы “Бер кәлимә, ике сүз”ен кайсы язучы хакында әйтә икән?


Фәридә Хәсәнованың “Бар гаебең ихласлык булгандыр, шагыйрь”: яки мулла мәхәббәте турында уйланулар” дигән башламы буенча, сүзнең Габделҗаббар Кандалый хакында баруын абайлагансыздыр?! Чыннан да, мулла мәхәббәте башкаларныкыннан кай җире белән аерыла икән... Укып карыйк әле!


Ә Рәфикъ Юныс әзерләгән “Мәкаль өмәсе” сәхифәсендә бу юлы редакциябез хезмәткәрләренең яңа иҗат җимешләрен күрә алачаксыз.


Кыскасы, “Казан утлары” журналының 11нче санын укыгыз, үкенмәссез!


Сайтыбыз: http://kazanutlary.ru/
Электрон язылу: http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-n11-2015/

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 6756 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Vivat, Куба – 2 “Безнең мирас” – безнеке!

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев