В заголовках  В тексте
Җомга, 03 Июнь 2016 10:30

Идеаль әни синдромы

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?


«Мин начар әни!»


«Икенче баламны алып кайткач башланды әлеге сәер халәт, – дип сөйли исемен күрсәтергә теләмә­гән Казанда яшәүче Л. ханым. – Гел үземнән канәгать түгелмен. Бала­ларыма әйбәт әни була алмыйм кебек тоела. Олысын үстергәндә бер дә алай булмаган идем, югыйсә. Өйдә идеаль тәртип, һәрвакыт тәм­ле ризык пешкән булсын. Керләр юылып, үтүкләнеп, билгеле бер тәр­типтә тезелеп торсын. Балаларыма да «юк» дип әйтмәскә һәм тавыш күтәрмәскә тырышам. Берәр эшкә аз гына өлгерә алмасам да, үземне битәрли башлыйм. Кызымны башта әйберләрен җыймаганга ачуланам, аннары: «Ник ачуландым?» – дип үкенеп, борчылып йөрим.


Кечкенә балам ялгыш кәнәфи­дән егылып төште. Ярый бер зыян да килмәде. Тик мин үземне иң булдыксыз әни дип хис иттем. Олы кызым дустының роликларына кы­зыгып кергән, ә мин кабат үземне «ашыйм»: «Менә бит, мин баламны роликта йөрергә дә өйрәтмәгән­мен…» Таныш-белешләрем балала­рын бер дә тик тотмый, туктаусыз төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Ә минем кызым бары тик бию­гә генә йөри… Туктаусыз үземне битәрләп, юк өчен дә гаепле хис итеп тәмам йончыдым. Күңел ты­нычлыгым бетте. Психологка бар­мый булмас, ахры…»


Буш урында барлыкка килгән проблема, дип ханымны гаепләр­гә ашыкмыйк. Рухи дөньябыз да ярдәмгә мохтаҗ. Камиллекнең чиге юк, дисәләр дә, педантлык, үз-үзеңә артык таләпчәнлек еш кына рухи сәламәтлекне какшата, дип са­ный психологлар. Бу төшенчәләрне ничек аерырга соң?


«Сәламәт кеше приоритетлар куя белә, – дип аңлата психолог Наилә Бәширова. – Син әлеге моментта беренче чиратта әни икәнсең, калган эшләрне элеккечә 100 процентка түгел, ә бәлки 30га үтәү дә җитәдер? Бала гел кечкенә тормый бит. Күпмедер вакыттан өстенлекләрне дә үзгәртергә була. Сабыйга бер яшь тулганчы ана-ба­ла симбиозы бик көчле. Шуңа күрә әлеге вакытны кер үтүкләү, идән юу кебек мәшәкатьләр өчен борчылып үткәрмәгез. Бала өчен ул мөһим түгел. Әгәр бер яшькә кадәр балага наз һәм яратуыгызны кызганмаса­гыз, ул комплексларсыз, үз-үзенәышанучан булып үсә. Бар эшне дә «5ле»гә башкарырга тырышучы әниләр исә, балаларына да тиешен­чә игътибар бирә алмый, өйдәге эшләргә дә өлгерми, нәтиҗәдә нерв киеренкелеге гаиләдәге тынычлык­ны да бозарга мөмкин».


Идеаль әни синдромын диагноз дип билгеләсәк, аннан дәвалану шарты – беренчедән, идеаль белән реаль чынбарлык арасында чикне билгеләү, икенчедән, чынбарлыкны кабул итә белү. Гап-гади мисал. Идән юу өчен бер сәгать сарыф ителсә, никадәр шәп хуҗабикә булма, 20 минутта син шундый ук нәтиҗәгә ирешә алмаячаксың. Ә өлгерә алма­гач, үз-үзеңне «ашау» башлана. Чын­барлыкны кабул итәргә өйрәнгән кеше генә үзен кулга ала.


«Баланы арканлап китәләр иде»


Ниндидер проблема белән очрашкач: «Хәзер заманы башка», – дияргә яратабыз. «Заманга берни булмаган, кешеләре башка», – дип җаваплаучылар да очрый. Бераз вакытны чигереп, без дә «күктән төшик» әле. 86 яшен тутырган 3 бала анасы – дәү әнием Фәүзия белән идеаль әниләр турында сөй­ләшәбез. «Үзем наз күрмәдем, балаларыма да наз күрсәтә алмадым, – дип еш кабатлый ул. – Ба­лага ике ай тулуга эшкә чыгарга кирәк иде. Кояш чыкканчы китеп, төшке ашка өйгә кайтып киләбез. Баланы үзем ашаган вакытта тиз генә өстәл янында имезеп алам. Каенанам шуны да күпсенә: «Әйдә, тиз генә суыртып ал, болай да эш күп», – дип әйдәләп тора. Аннары кичкә кадәр кабат эштә. Балага көнгә нибары 3-4 тапкыр күкрәк сөте эләгә. Ярый сабыемны карап торырга иремнең сеңлесе булды. Ипи җебетеп, марля белән имезлек каптыра иде. Караучысы булмаган­нар эшкә йә өйдә бикләп, йә җәй­ләрен арканлап китә иде балала­рын. Күрше хатыны да төпчек кы­зын өлкәнрәк балаларына калдыра иде. Ә тегеләр аны көн саен салкын сулы кисмәккә тыгып алалар икән. Янәсе, коендыралар. Үлде ул кыз бала… Андый язмышлар адым саен иде… Әле алай да шул балалар ни­чек кеше булып, ана җанлы, туган җанлы булып үскәннәр бит! Хәзер рәхәтләнеп баланы сөеп-назлап үстерергә мөмкинлек бар. 3 яшькә хәтле балаң янәшәсендә була алу бәхет бит ул! Ә сабыйга әллә ниләр кирәкми, авыртмаса, өсте бөтен, тамагы тук булып, иң мөһиме – әти-әнисе янында булса – шул җитә. Әллә нинди авыр уйлар белән үзеңне битәрләп йөрисе юк».

Синдром кемнәргә яный?


- Тумыштан артык җаваплы ке­шеләргә. Алар мәктәптә дә гел «5ле»гә укырга омтыла, хәтта «4ле» билгесе дә күз яшенә сәбәп була ала. Диплом икән – кызылы. Бала караганда да – шул ук хәл. Һавада өч сәгатьтән ким йөрмәскә, ике яше тулганчы имезергә.


- Уңышлы карьера төзүчеләргә. Эштә хезмәт хакы әйбәт, җитәкче хөрмәт итә, бар эшең килеп чыга. Димәк, бала үстергәндә дә, бар да идеаль булырга тиеш.


- Моңарчы «соры тычкан» сыман яшәүчеләргә. Мәктәптә аерылып тормый, дуслары аз, эштә дә уртакул хезмәткәр… Ә менә баласын ул шундый итеп тәрбияләячәк – һәр­кем «аһ» итәр!


- Ялгыз аналарга. Мондыйлар исә­бенә әти кешенең ярдәмен тоймау- чылар да керә. Алар нарасыйлары өчен барына да әзер

« ҺӘР БАЛАГА ҮЗ ӘНИСЕ – ИҢ ӘЙБӘТЕ»


Наилә БӘШИРОВА, психолог:


– Үзен битәрләп яшәүче әниләргә беренче киңәш – ярдәм сораудан курыкмагыз. Ирегез, якыннарыгыз, хәтта өлкән балагыз да сезгә ярдәмче була ала. Барысын да өстегезгә алып, кемгәдер нидер раслап яшәмәгез. Теләсә кайсы бала өчен, бернигә карамастан, үз әнисе иң матуры, иң әйбәте!


Кечкенәсе генә түгел, өлкән балалар да бар бит әле. Гадәттә, аларга игътибар кимегәнгә, әниләр үзләрен гаепле тоя. Балалар бик сизгер, моны шундук аңлап ала. Манипуляциягә бирешмәү өчен, аның белән гаепле кеше кыяфәтендә сөйләшмәгез. Җавабыгыз катгый һәм аңлаешлы булсын. Әлегә аңа китап укый алмыйсыз, чөнки бәбине йоклатырга кирәк. Сабый йоклауга укыячаксыз.Тик вәгъдәгезне үтәргә онытмагыз!


Кемдер баласын 4-5 түгәрәккә йөртә икән, бу әле, һичшиксез, файдага дигән сүз түгел. «Кешедән ким булмасын» дип, мондый комплекс белән интегүче әти-әниләр арта бара. Кактус күп су яратмый икән, нигә аңа су сибәргә? Әгәр ниндидер шөгыль балага кызык түгел яисә ул аның өчен әле өлгермәгән икән – нигә барысын берьюлы бирергә омтылырга? Һәр бала шәхес бит, күршеләрдән кызыгып кына эш итмәгез. Аек акыл белән алтын урталыкны таба белегез.


«Мин начар әни» дип үзен анализлый башлаган кеше берничек тә начар әни була алмый. Димәк, ул борчыла, үсешкә омтыла. Моның өчен хәзер мәгълүмат бик күп. Тик меңләгән тәрбия әсбаплары да дөрес дигән сүз түгел. Һәр анага табигатьтән бирелгән аналык хисе иң кадерлесе икәнлеген онытмагыз.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 4356 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев