В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 09 Июнь 2016 09:57

Шәех Хәбибулла кыйссасы

 

Килдек үзебезнең максатыбызга. Кыйссаларда шулай әйтелә ки, һиҗрәтнең мең дә йөзенче елында (ягъни 1689 елда) Бохара халкы, иман вә гыйбадәткә ялкау булып, бидгать (ярамаган) эшләргә чумдылар. Кыскасы, болар, тугыз ел начар вә бидгать эшләр артыннан йөреп, диннең асылларын югалтуга якынайганнар иде. Бохарада бер углан Ристан дигән базарда кавын, карбыз сатып йөри иде. Ул углан мондый бер фикердә икән: бу данлыклы Бохара шәһәре шулкадәр бозыклык һәм азгынлык белән тулган ки, әүлиялар әләме юкка чыкты. «Йа Рабби, зинһар, бу бәндәңне газиз әйләп, боларга әмре-мәгъруф (үгет-нәсыйхәт, вәгазь) итәрлек кадәрле гыйлем бирсәң», – диде. Хак Тәгалә хәзрәтенә зар-зар елады.

Кыскасы, бер чәршәмбе көнне Хуҗа Бәһаведдин1 әүлияның каберен зиярәт итте. Анда да Хак Тәгалә хәзрәтенә күп догалар кылды. Моннан соң йокы басты. Йокыга китте. Төшендә бу сыйфатта Хуҗа Бәһаведдинне күрде: урта буйлы, күк (зәңгәр) күзле, кызыл сакаллы. Диде ки: «Әй бәгърем, син Сәмәркандка бар, анда бер сыер көтүчесе булыр. Минем мөридләремнән. Син аннан белем ал. Соңыннан килеп, бу Бохараны яхшы эшкә дәгъвәт ит (өндә)», – диде.

Шулай итеп, бу углан, йокысыннан уянып, шунда ук Сәмәркандка юнәлде. Беркөн Сәмәркандка барып җитте. Сыер көтүчесен күрде. Исеме Әндәрҗан Суфый иде. Мөридләре күп иде. Бу углан Хәбибулла һәм Әндәрҗан хәзрәтләренә чын ихластан мөрид булды. Күп вакыт анда аң-белем алды.

Кыскасы, Шәех Әндәрҗан көннәр­дән беркөн әйтте: «Кайсыгыз Бохарага барып гыйлем өйрәтәсез? Ул Бохара халкы азгын булды. Әүлиялар әләме юкка чыкты». Мөридләр һичберсе җавап бирмәде һәм шуннан соң шәех хәзрәтләре Хәбибуллага карап әйтте: «Бохарага син бар. Аларны мөрид әйлә. Мин сиңа рөхсәт бирдем», – диде.

Бу Хәбибулла ул вакытта егерме яшендә иде. Хәбибулла әйтте: «Йә шәех, әйе, синең сүзеңнән чыгу – көферлектер. Ләкин сез бер мәҗлестә шулай дигән идегез: «Шәех булган кешегә дүрт нәрсә кирәк: беренчесе – зирәклек, икенчесе – сөйләм осталыгы, өченчесе – тиешле яшь, дүртенчесе – мал кирәк...» Ләкин боларның һичберсе дә миндә юк», – диде. Зирәк булмыйча, мөридләр тәрбияләп булмас. Сөйли белмичә, гыйльме заһирга2 җавап биреп булмас. Өлкән яшь шуның өчен кирәк: бик яшь булса, халык аны түбәнсетер. Мал халыктан сорамас өчен кирәк.

Һәм шәех, бу сүзне ишеткәч, уйга чумды. Бер сәгатьтән соң торып җавап бирде: «Әй углан, бар, юлда һәрберсе сиңа хасыйл булыр (табарсың)», – диде. Шуннан соң бу Хәбибулла, Аллаһу Тәгаләгә тапшырып, хәзрәте шәехне күңеленә алып китте. Бохарага җиткәндә, Аллаһу Тәгалә аны кырык яшьлек кеше кыяфәтенә әйләндерде, илаһият гыйлеме һәм гыйльме кимийа (могҗиза кылу, химия белеме) бирде. Халыкка һич ихтыяҗы калмады. Бохарага килеп керде, бер иске кибеткә кереп утырды. Кешеләрдә ярамаган эшләр күрсә, тиешле эшләрне эшләргә өндәү вә тыелган эшләрдән тыю белән шөгыльләнде һәм шул.

Кибет янындагы балаларга са­бак-дәрес бирде. Базардагы сәү­дә­гәрләрнең күбесе мөрид булды. Бу вакыйга һәм аның гыйлеме Бохарада мәшһүр була башлады.

Кыскасы, Бохараның ханы, үзенең галимнәрен ашка чакырып, пәйгамбәр хәдисләрен укыдылар, күп гыйбрәтләр алдылар. Галимнәр арасыннан берсе әйтте: «Йә падишаһ, гомерең озын булсын! Безнең Бохарага бер ялганчы килеп, үзен олуг шәех санап, мөридләрне тәрбияли икән. Инде син, тагын бер мәҗлес җыйганда, аны да чакыр, безне дә чакыр. Без аннан дингә ышану мәсьәләләрен, Хак Тәгаләнең берлеге турында сорарбыз. Әгәр аның дини мәсьәләләрдән хәбәре булмаса, шәһәрдән куарбыз», – диделәр. Шулай итеп, болар, киңәшеп, бу фикергә килделәр, шаһ мәҗлесеннән чыгып киттеләр.


 

______________________

1 Хуҗа Бәһаведдин — Мөхаммәд Нәкышбәнди (1314—1389) — Урта Азиядә яшәгән атаклы суфый.

2 Гыйльме заһир — тышкы, дөнья турындагы тәгълимат. Батыйн — эчке; күренми торган. «Гыйльме заһир», «гыйльме батыйн» төшенчәләре, иң беренче чиратта, суфыйчылык белән бәйләнешле. Бу тәгълимат нигезендә дөньяны, тирә-юньне, кешене эчке тою, интуиция белән аңлап, танып-белеп була.

 

Таҗеддин Ялчыгол


Әсәрне тулысынча журналның 6 нчы санында укый аласыз

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 2172 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Идеаль әни синдромы Бәхтияр

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев