В заголовках  В тексте
Шимбә, 12 Ноябрь 2016 08:01

Прага – ул диагноз!

Шулай итеп, добри дэн, Прага! Отельгә урнашуга, тәрәзәдән картина булып кергән каштаннарны, шәһәр манзарасын күздән кичерәм. Тизрәк, тизрәк шул дөньяга кереп югаласым килә. Кроссовкаларымны салып куеп, чемоданнан  җиңел чүәкләрне чыгардым да тәүге тапкыр шәһәргә җыендык.  Разведкага!Биек үкчәле туфлиләреңне ала күрмә дип, алдан ук кисәттеләр!  Монда ялгыш та үкчәледән йөрмиләр! Күзгә чалынсалар да, бик сәер һәм көлке күренерләр иде! Аларның брусчаткаларында, дистәләгән чакрымнар үтәсе җәяүлеләр сукмакларында, озын биек баскычларында йөрер өчен соң!.. Шәһәр үзәгенә трамвайда – 10 минутта, җәяүләп 25-30 минутта барып була диделәр. Җәяүләп кенә киттек. Һәр йорт – үзенә бертөрле, бер-берсенә бөтенләй дә охшамаганнар! Башлар әле уңга, әле сулга каерыла. АҺ! Күзләрне иркәләгән  күренешләрне эләктереп алырга фотоаппарат җитешә алмый хәтта... Кызык! Урам тулы вьетнамнар!.. Монда алар кибетләр тота ди хәтта. Кара, кара, әллә этләрсез йөри алмый инде бу чехлар? Бала урынына карыйлар бит. Рюкзак, сумкалар эченә үк утыртып куйганнар!.. Ай, нинди чәчәкләр!!! Шаккатып, сокланып,  тирә-якны, кешеләрне күзәтәбез. Хатын-кызлары бизәнмичә дә матур! Киемнәре дә тыйнак, күзгә чәчрәп керми. Үзләре тыныч, мөлаем. Шунысына да игътибар иттек: биредә искиткеч саф һава лабаса!    


 Акча, транспорт, яшәү, туклану –  һәммәсе мөһим. Турфирма акчаларны еврога алмаштырырга киңәш иткән иде. Чехиядә үз кроналары әйләнештә. Аптырыйсы юк, акчаны Сбербанк банкоматыннан кроналар белән алып була. Кибет кассаларында да сбербанк карталарын кулланасың. Кайда акча алмаштырырга дип аптырап йөрисе юк. Прагада андый пунктлар дөнья! Тик уңайлы курстан алмаштырабыз диючеләргә бик ышанырга ярамый. Вацлав һәйкәле яныннан түбәнгә төшеп китеп, Раnska урамын табарга кирәк (аны башкача төрек йә гарәп урамы дип йөртәләр), шундагы пунктта алыштыралар. Без шулай иттек. Әллә ничә төрле акча берәмлеге кулланылышта булгач, башлар буталып бетә. Кибеткә кергән саен күңелдән генә арифметик мәсьәлә чишәм. 1 крона, димәк, безнеңчә 3 сум тирәсе; 1 евро 70 сумнарда тирбәлә. Евроны – 7 гә, кронаны 3 кә тапкырлап, безнең акчалар белән күпме бәягә төшүен чамалыйм.


Җәмәгать транспорты, алга киткән илләрдәгечә, минутына кадәр төгәллек белән  йөри. Билетлар газета-журнал киоскларында сатыла. 30 минут утырып барсаң, метрода да, трамвайда да 24 крона (72 сум) түлисе, 90 минутлык ара 32 крона (96 сум) белән исәпләнә. Транспортка утыру белән билетны тиштерергә кирәк. Юкса контролерлар 800 крона штраф түләтәчәк!


Тәэсирләр бихисап! Җитмәсә, минем уңайлы дигән мактаулы чүәгем дә аякны кырырга өлгерде инде. Ул кадәр йөрүгә соң!.. Аның каруы, ташламалы бәягә Bata босоножкаларын кереп алырга бер сәбәп булды ул!


 Прагадагы һәр көнебез сәяхәтләргә багышланган иде. Отельдә иртәнге аш кына каралган – «швед өстәле». Көндезләрен барган җирләрдә капкаларга була. Хәер, без ашамыйча да йөрергә риза! Соң гына кайтып, үзебез белән алган тәм-том белән чәй йотабыз да... Иртәгә нинди маршрут әле, Рита? Иртүк торабыз да тагын чыгып чабабыз (ярый әле вакыт бездәгедән 1 сәгатькә артта!). Сәяхәткә баручылар Вацлав мәйданында,  ат өстендәге король һәйкәле янында җыела. Термаль чишмәләре белән дан тоткан курорт-шәһәр Карловы Вары, колмактан сыра кайнатучы атаклы «Крушовице» заводы, Глубока над Влтавой замогы... Прагадан Германиянең Дрезден, Мюнхен, Нюрнберг шәһәрләренә, Австриянең Венасына, Венгриянең Будапештына барып кайту берни түгел. Дрезден – иң якыны, 2,5 сәгать кенә барасы, Чехия чигеннән нибары 20 км гына кала анда.  Крумлов замокларыннан Австрия болыннарына кул сузымы гына арада.. Бу шәһәр тулаем ЮНЕСКО мирасы исемлегендә! Әйтәм аны көтү-көтү кореялылар очрый. ЮНЕСКО шәһәрләренә барып, шунда фотога төшү зур дәрәҗә санала икән аларда... Крумловның кечкенә генә урамнары әкият шәһәрен хәтерләтә.  Андерсен үзенең «Снежная королева»сын шушында язган инде!


Язманы тулы килеш «СӨЕМБИКӘ» журналының октябрь санынна укый аласыз.

Авторы – Эльмира ЗАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 1298 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 12 Ноябрь 2016 08:04
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев