В заголовках  В тексте
Җомга, 18 Ноябрь 2016 11:52

Айсылу Лерон: «Интернет аша миннән төрле ярдәм сорыйлар»

 Аның аша яңалыклар белән таныша, аралаша, хуҗабикәләр аш-су рецептлары эзли, китаплар укый һәм башкасы. Йолдызларны әйтеп тә торасы юк. Фанатлар белән аралашу дисеңме, сәхнә арты тормышы белән тамашачыны таныштырумы... Ә менә танылган диджей, алып баручы, журналист Айсылу Лерон тагын да алгарак киткән – социаль челтәр аша кешеләргә киңәшләре белән ярдәм итә башлаган икән.


– Айсылу, инстаграмда «Киңәш кирәк» дигән сәхифәне ачу ничек булды?


– Миңа язылучыларның саны ундүрт мең кеше. Алар көндәлек тормышымны күзәтеп кенә калмый, ә актив рәвештә язалар да. Бу руб­риканы башлап җибәрүнең сәбәбе булып күп хатлар килә башлавы тора. Хатларда ниндидер киңәшләр сорыйлар, сораулар бирәләр. Мин аларга башта шунда җавап бирә бардым, аннары шул ук сорау тагын кемгәдер кызык булырга мөмкин дип уйладым. Төрле фикерләр язарга мөмкиннәр, киңәшләр бирерләр. Нигә соң сорауларны шулай чыгарып язмаска дигән фикер килде.

– Сорау бирүчеләр исемнәрен күрсәтәме?


– Кайбер килгән сорауларны мин аноним рәвештә куярга тәкъдим итәм. Җавапларны һәм тәкъдимнәрне шуннан укырсыз дим. Мин үзем генә җавап бирергә эксперт түгел дим, әйдәгез, бергәләшеп фикер алышыйк, дигәч, хат авторлары арасыннан ризалашучылар булды. Директка языгыз, мөрәҗәгать итегез, борчыган сорау­ларыгызны, хатларыгызны аноним рәвештә бастырып чыгарам дип.

– Көнгә ничә хат аласың?


– Көн саен диярлек киңәш сорап килгән бер-ике хат була. Мин аларның бөтенесен дә рәттән чыгарып бетерә алмыйм, «Рәхмәт, соравыгызны алдым. Алдагы көннәрдә урнаштырырмын, күзәтеп барыгыз», дип язып җибәрәм. Сорауларын югалтмаска тырышып чыгарып барам. Кайвакыт буталулар да була, алдан килгәне арттарак чыга, чөнки бик күп сораулар буенча язалар. Инстаграмның ул системасы бик җайланмаган икән. Анда сайлау мөмкинлеге авыррак.

– Гадәттә, кешене нинди сораулар борчый?


– Төрле темаларга сораулар килә. Берничә тапкыр исем кушу мәсьәләсе булды һәм инде ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, бәхәсләр, гаилә проблемалары, борчулар. Егет белән кыз арасында булган, йә инде бүләк сайларга ярдәм итү шикелле сораулар да була, боларның һәрберсенә актив рәвештә язылучылар киңәшләрен әйтәләр. Киңәш бирүчеләрнең кайберләре бик актив була, бер сорауны да калдырмыйлар, ә кемнәрдер үзенә кагылышлы сорауларда гына конкрет үз фикерен әйтә. Кыскасы, монда төрле сорауларга җавап бар.

– Ярдәм иттегез, рәхмәт, дип тә язалармы соң?


– Кешеләр, берәүгә ярдәм иткәнне күргәч, үзләре дә язып карарга булалар. Кайберәүләр үзләре миңа язарга ояла. Аларның дуслары сорауларны язып җибәрә. Шул хат язылгач, киңәшләр яңгыраганнан соң, җавап хатлары килә. Ул ярдәм иткәнгә рәхмәт хаты була.

– Сорауларны иләк аша үткәрәсеңме?


– Шундый бер сорау булды, ул сихерчелек, бозым турында иде, мин үзем үк җавап язмаска киңәш иттем бу эштә. Ул сорауны ачык­тан-ачык чыгарасым килмәде, ләкин кешене дә кире какмадым, аның җавапларын минем директ­ка җибәрделәр. Ягъни киң аудиториягә чыгармыйча, үзара гына языштык.

– Ирләр язамы, хатын-кызлармы?


– Аноним язучылар арасында күбрәк хатын-кызлар һәм кызлар. Ир-егетләр берничә тапкыр гына язды. Киңәш бирүчеләр арасында да хатын-кызлар күп яза. Егетләр активрак булсыннар иде, чөнки менә күп сорауларда ир кешенең фикере кирәк. Нәкъ менә аларга кагылышлы сораулар була күп очракта, ир кеше үзенең төпле фикерен әйтсә, без күбрәк ярдәм итә алыр идек.

– Башка төрле ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләрме?


– Активлашып киткәннән соң ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күбәя. Әлбәттә, язылучылары күп булган һәркем мондый хәл белән очраша. Авыру балаларга ярдәм сорыйлар. Ул Татарстанда гына түгел, Русия буенча да, Казакъстаннан язу очрагы да булды. Без аларның һәрберсенә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз.

– Үзеңне блогер дип атар идеңме?


– Үземне тулы рәвештә блогер дип әйтә алмыйм, мин бары тик актив рәвештә инстаграм битен алып барам. Блогерның бөтен пунктларын белмим, аларга туры килүемне дә әйтә алмыйм.

– Кемдер ясалма рәвештә укучылар санын арттыра бит...


– Язылучыларны махсус арттыр­ганым юк, алар заманында әкрен генә үзләре кушылып барды. Хәзер кушылучылар күбрәк. Актив булганга күрәдер.

– Син бу челтәрдә күптәнме соң?


– Инстаграмда ике ел ярым мин. Икенче балам тугач, анда кердем. Ул вакытта мин ара-тирә генә фотографияләр кертә идем. Хәзер менә өченче балам тугач, бик активлаштым. Ул буш вакыт күп булу сәбәпле инде. Анда яңалыклар белән дә танышам, башкаларның битләрен дә карыйм. Дөньякүләм танылган кешеләрнең дә битләренә язылдым, аларның да тормышларын күзәтәм. Үзем дә соңгы арада бик актив, төрле фото-видео куям, фикерләремне язам, уртаклашам, комментарийлар күләме дә артты. Шулай итеп аралашу процессы бара. Кайбер язылучылар аеруча актив, алар яңалык чыкканын көтеп кенә тора, үзләренең фикерләрен әйтәләр. Директка да кереп чыгалар, фикерләрен анда гына калдырмыйлар. Аралашу директ аша да бара. Соңгы арада шундый эш белән мәшгуль булдым, тормышым тагын да күңеллеләнеп китте.


                                                                            Әдилә Сәфәрова, «Идел» №11, 2016

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 3056 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Прага – ул диагноз! «Америка әкияте»

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев