В заголовках  В тексте
Җомга, 18 Ноябрь 2016 15:05

«Америка әкияте»

Тик бу картина хыялда гына кала. Америка безне борынын җыерып, теләр-теләмәс кенә каршылый. Аэропорт залында «Айбикә» дигән язу тоткан чибәр егет тә, башка бер каршылаучы да күренми...
Ә икенче көнне эш башланды. Америкада үткәрәчәк өч ай ярым вакыт эчендә мин хаускипер булачакмын (аларда «җыештыручы» димиләр, шушылай матурлап әйтәләр). Акча эшләүне төп максат итеп куймадым, минем өчен иң мөһиме сәяхәт итү, илне күрү иде. Шуңа күрә эш сайлаганда да баш ватып тормадым.


Тик эш без уйлаганнан күпкә катлаулырак булып чыкты. Уэлфлиттагы йортларның күпчелеген арендалап торалар. Әйтик, бер гаилә килеп бер атна яшәп китә. Икенче гаилә килеп урнашканчы, без йортны ялт иттереп җыештырып чыгарырга тиеш. Хаускиперлар килгәнче, хуҗабикәләр үзләре үк җыештырып куйган була – беренче гаҗәпләнү шул булды. Кечкенә шәһәрчектә бөтен кеше бер-берсен белә бит, «аның өе пычрак» дигән сүз тарала күрмәсен тагын! Тик барыбер: «Монда чиста бит инде», – дип утыра алмыйсың. Килешүдәге «хаускиперның бурычлары» дигән бүлектә нинди эшләр күрсәтелгән, барысын да үтәргә тиешсең. Җитмәсә, тиз-тиз эшләргә кирәк. Минем алай җентекләп хәтта үз өемне дә җыештырганым булмады! Беренче йортны җыештырып чыкканда эт булып арган идем. Ә көнгә барлыгы биш-алты йортка бару каралган.


Беренче көн дә, атна да, икенчесе дә бик авыр үтте. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да кыен иде. Эштән бушап, ял итәргә утыргач, күз алдына өй, әти-әни, Казан килеп баса. Сагынуга чыдап булмый башлый. Өстәвенә, без килгән май аенда Уэлфлитта әби-бабайлар гына иде. Башка шәһәрләрдә укучы яшьләр әле кайтып җитмәгән. Шуңа күрә бернинди күңел ачу чарасы да оештырылмый. «Ял көне монда кая барып була?» – дигән сорауга өлкәннәр: «Чиркәүгә», – дип җавап бирә. Чөнки шәһәрдә башка барыр урын да юк.


Мин мондый тормышка әзер түгел идем. Җитәкчемнән сорап, өч көнгә ял алдым һәм Нью-Йоркта яшәүче дус кызым янына чыгып киттем. Нәкъ Сабан туе оештырылган көнгә туры килдем. Мин белгән уен-гадәтләр, миңа таныш тел, миңа якын кешеләр – болар барысы да Америка уртасында. Рәхәтләнеп күңел ачып, кире Уэлфлитка кузгалганда, ныклы карарым әзер иде инде: качарга! Бу кечкенә күңелсез шәһәрдән качарга да, кайнап торган Нью-Йоркка килеп урнашырга. Яңа тормыш башларга!


Тик җитәкчемә бу карарымны әйтә алмадым. Күпмедер вакыт эшләргә, ә аннары, ял алган булып, Нью-Йоркка китеп барырга, дип план кордым. Эш таба алсам, шунда урнашып та калырмын янәсе. Ләкин Уэлфлит үзгәргән иде. Каникул башланган, шул сәбәпле шәһәрчек яшьләр белән тулган, җанланган. Яңа дуслар барлыкка килде, күңел ачу чаралары оештырыла башлады. Баштарак бик авыр тоелган эш тә хәзер ничектер җиңелрәк һәм хәтта яратып башкарыла иде. Кыскасы, Нью-Йоркка, алынган билетым әрәм булмасын, дип, теләр-теләмәс кенә чыгып киттем. Бу мегаполисны үз итәр өчен минем биш көн вакытым бар иде.


Язманың дәвамын «СӨЕМБИКӘ» журналының ноябрь саныннан укыгыз.

Авторы – Айбикә ФӘТТАХОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 1002 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев