В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 02 Гыйнвар 2017 12:17

Һәркемнең үз асылы бар

«Туйдым!» дигән бу видеоролик интернетка эләккәндә кызның «Чаллы-ТВ»дан Казанга күчеп, «KZN» телерадиокомпаниясендә корреспондент булып эшләгән чагы була. Интернет ул көннәрдә гөж килә! Иң кызыгы, алып баручы ялгышкан дип санасалар да, бар да аңа сокланып, яратып яза. Ихласлыгына, үз-үзен тота белүенә, югалып калмавына, зәвыгына шаккаталар. Һәм ул дулкын хәзергәчә дәвам итә... Беренче апрель алдыннан аны Андрей Малахов эзләп табып, «Пусть говорят» тапшыруында катнашырга чакыра.


Альбина АСЫЛГӘРӘЕВА бүген «Татарстан–Яңа гасыр» каналында эшли. Ул – «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы. Әлеге видео турында ул искә төшерергә дә яратмый. Без аны искә алып кына китәбез дә, башка сүзгә күчәбез: Альбинаның тормыш кагыйдәләре турында сөйләшүгә күчәбез.

* Актерларның: «Бер иртәне популяр булып уяндым», – дигән гыйбарәләре бар. Шуның шикелле булды ул көн. 2013 елның 23 февралендә иртүк шалтыратулар башланды: «Күрдеңме?», «Карадыңмы?» Хатлар ява, чәчәкләр китерәләр, бүләкләр җибәрәләр... Ул видеоны интернетка кем куйганын исә ике ай элек кенә белдем. Санкт-Петербургтан бер егет: «Сездән гафу үтенергә тиешмендер инде», – дип язды, тик кулына видеоның ничек килеп эләккәнен барыбер әйтмәде.
Интернеттан видеоны үземнең караганым да юк, дисәм. Оят... Әгәр берәр репортажым дөньяны шулай шаулатса икән ул?! Ә бу бит гап-гади эш моменты. Әйе, камера төшереп торган, мин аны белмәгәнмен. Безнең эштә мондый хәлләр булгалый. Беренче каналда тапшыруда катнашып кайтканнан соң мине хәтта урамнарда таный башладылар. Халыкның шундый вак-төяккә игътибар итүе, дөресен әйткәндә, шаккаттыра. Аның туры эфир түгел икәнен белмиләр дә. Аңлата-аңлата арыдым инде...
* Тиз гафу итәм, тиз онытам. Бәлки гафу итмәслек бернәрсә дә эшләгәннәре юктыр миңа? Ләкин гафу итә белүне барыбер зур эшкә саныйм, аңа өйрәнергә кирәк.
* Бер үк китапны кабат-кабат укырга яратам. Фильмнарны да яңадан карыйм. Шулай эшләү дөрестер дип саныйм. Башта 15 яшьтә укыйсың, аннан – 30 да, аннан инде 50 дә. Аннан бәлки 90 дадыр... Һәр чорда ул китапны үзең өчен яңадан ачасың. Сэлинджерның «Над пропастью во ржи» китабын кабат табып алдым әле менә. Китаплар күп миндә. Үз йортым булгач, анда зур китапханә  булачак... Тинчурин паркындагы «барахолка»га еш йөрим. Аннан алган китапларны аерата яратам – исләренә кадәр башка. Шул китапларны ремонтлаудан, төзәтү-ябыштырудан тәм табам. Юк, интернеттан китап уку минем өчен түгел.
* Тормышта кайчак бөтен нәрсәне аңлап бетермәсәң дә ярый, диләр. Ә миңа һәммә нәрсәнең төбенә төшәргә кирәк! Тормышым катлаулана инде, әлбәттә... Тик яңа танышкан кешене, килеп туган хәлне ахыргача ачып, аңлап бетермичә барыбер туктамыйм. Монысы эшемдә булыша, билгеле. Ә күп уйлавым, анализлау белән мавыгуым гел файдага гына түгел. Ул гадәттән арыну өчен вакыт кирәктер.
* Туган ягым Сарманга, Җәлил бистәсенә журналист булырга теләүче укучылар белән очрашуга чакырдылар. Алардагы иллюзияләр! Тик кешенең иллюзиясен җимерергә берәүнең дә хакы юк. Хыялы булмаган кеше кайсы якка атларга да белми ул. Заманында үзем андый очрашуга эләккән булсаммы?! Мин ниләр хакында алдан белсәм яхшы булыр иде дип уйладым да шуларны сөйләдем.
* Мин менә нәрсәләрдән туйдым: кулдан төшмәгән телефоннан, интернеттан, вакыт юклыктан... Хәтта ялкауланырга да вакыт юк! Кыш чынлап торып башланмаган, мин инде салкыннардан ялыгырга өлгердем.
* Көз исе ошый миңа. Дымлы яфраклар исе... Җәен мунчадан чыккач, авыл кичен сулау ошый. Авылда таң атканда чык исе күтәрелә тагын...
* Бо-бо-бо-боа... Роликта мин Джордж Гершвинның атаклы бишек җырын көйлим. Яраткан фильмым «Все будет хорошо»дан ул. Ә болай мин кеше ишетмәгәндә, машинада барганда гына җырлыйм. Күңел җырлаганда җырлыйм инде һәм шуннан үзем өчен рәхәтлек алам. Моның өчен тамашачы, тыңлаучы кирәкми. Тик: «Нинди талантка ия булырга телисең?» – дип сорасалар, «җырлый беләсем килә» дияр идем.


Язманың дәвамын «СӨЕМБИКӘ» журналының декабрь саныннан укый аласыз

Авторы – Гөлнур САФИУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 1105 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Язмыш сабагы Илчеләр

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев