В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 15:16

Илчеләр

Вәзир Баян юлчыларга хәерле юл теләде. Бибарска текәлеп карап, соңгы үгет-нәсыйхәтләрен бирде:


– Тәңре ярлыкасын! – диде ул. – Вазифаң – Сүбәдәй баһадирга хат илтеп тапшыру. Ә төп бурычың бер генә: күр, ишет, сораш, бел, хәтерлә һәм онытма. Үз гаскәре элмә генә түгел, шактый зур булырга тиеш аның. Кайсы илгә баскынлык итәргә җыенуын аныкларга тырыш. Һич онытма, Болгар йорты язмышы кыл өстендә тора. Әгәр дә ул сизмәстән өстебезгә килеп ябырылса, илебезне харап итәчәк. Ә моңа юл куярга безнең һич иркебез юк! Даладагы күчмә халык, үзең беләсең, хәвеф-хәтәр килсә, мал-туарын, хатын-кызын, бала-чагасын ала да күченеп китә. Утрак тормышлы халык исә шәһәрләрен, авылларын һәм алар утырган елга-су буйларын – туган җирен үзе белән алып китә алмый. Туган җир-су, ата-баба җире – ул изге җир. Ышан, бу башыбызга беренче мәртәбә килгән бәла-каза гына түгел һәм соңгысы да булмас, безнең бурычыбыз – бернигә карамыйча, аны саклап калу!


– Ышанычыңны аклармын, остаз!


– Сиңа иптәшкә Тәкин чауш бара. Ул өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк тә. Аның сүзен тыңла, ләкин патша белеге2 – синең кулыңда. Кирәк-нитә калса, үзең белгәнчә эшлә. Чөнки дошманга якынрак урнашкан кәрван-сарайларда яки ямнарда ямчыларның алмашка ат бирмәскә маташулары мөмкин. Ә арыган атлар белән ерак китә алмассыз. «Белгәнгә – белек, белмәгәнгә чыгар да селек», – дигән борынгы болгар бабайлар. Юлыгыз уң булсын...


Кәрвансарайдан һәм утардан торган бер ямнан икенче ямга чапкын ат өстендә, өч көн буе артык тиз баруларын искә алмаганда, сәяхәт әллә ни үзенчәлекле булып башланмады. Юллар башы Рахман бий яхшы ук тәртип кертеп өлгергән иде булса кирәк: алар барып җиткән бер ямда патша тамгасы сугылган белекне күрсәтү белән ямчылар илчеләрнең ак күбеккә баткан атларын ял иткән яңа чапкыннарга алыштырып кына торды.


Шул ук көнне алар зур көймәләрдә атлары-ниләре белән Иделне кичеп, шактый зур Сембер шәһәрен уздылар, ә икенче көнне инде Идел буйлап Самар шәһәре турына төшеп җиттеләр, ләкин ул Иделнең сул якка таба шактый ерак борылышында урнашканга күрә, аңа кереп тормадылар. Аннары Укәк3 аша Бөрҗан шәһәренә таба юл тоттылар.


– Артыгын ашыгабыз түгелме? – дип сорады Тәкин чауш. – Шактый юл алынды, арылды да.


Бибарс исә дәшмәде, ләкин атының тезгеннәрен бераз тарта төште. Аның тизрәк үзенең туган шәһәренә барып җитеп, әнисен күрәсе килә иде.


Болгардан әле артык ерак кителгән кебек тоелмаса да, табигать күз алдында үзгәрә барды: урманнар сирәгрәк күренә башлады, ә кырлар, акрынлап, чәнечкеле үләнле далага әверелә барды. Бернинди болытсыз, чалт аяз күктәге кояш кыздырганнан-кыздыра. Бары чал Идел генә, берни дә булмагандай, эссе кояш нурлары астында, салмак кына, диңгезгә таба ага. Яр буендагы кызган комлык һәм комаякларда – ком утрауларында – акчарлаклар кычкырыша.


...Өченче көнне, тагын иртәдән алып кичкә кадәр бертуктаусыз ашыгып ат өстендә чапканнан соң, арыган юлчылар Бөрҗан шәһәренә якынлаштылар. Көне буе кайнар кояшта янганга күрә, бу зур булмаган, ләкин төзек һәм матур шәһәр аларга эссе һәм коры дала уртасындагы гүзәл бер бакчалы сарай булып тоелды.


Көн кичкә авышкан булса да һаман да эссе, ә урамдагы шәм кебек булып үскән өянкеләр аз булса да күләгә һәм җиләслек бирә. Өч ягыннан коры кылган гына үсеп утырган дала урап алган шәһәр урамнары, сөзәкләнеп, Иделгә таба төшә. Астарак, шәһәр уртасында, яшеллек арасыннан зур таш мәчет манарасы күренә.


Ниһаять, юлчылар шәһәрдән чит­тәрәк олы юл буенда урнашкан ям йортына килеп җитте. Ям йорты саман кирпечләреннән тоташ итеп салынган өч бинадан гыйбарәт булып, бер башы аның  – ямчы өчен, икенче башы – кунакларга, ә уртадагы ачык түбәлесе атларга дип салынган иде, күрәсең.


– Биредә кунып китәрбез, – диде Бибарс, атыннан төшешли.


Яр башында утырган Бөрҗан шәһәренә күзен дә алмый карап торганнан соң, Тәкин:


– Күп шәһәрләр күргәнем бар, әмма дә мондый, синең туган шәһәрең кебек төзек һәм гүзәлен күргәнем юк иде әле. Кызганыч, әтиеңне һәлак иткәннәр явыз илбасарлар... – дип өстәде.


– Тагын берничә көн ат өстендә чапсаң, баш астына салган ияр дә йомшак ястык булып тоела башлар әле, – дип җавап бирде Бибарс, көлеп. – Бу гади шәһәр генә түгел, ә мәгълүм кирмән дә.


– Рәхим итегез, кунаклар, – диде ерактан килгән юлчыларны каршы алырга чыккан ям тотучы. – Исән-имин генә килеп җиттегезме? – дип сорады ул, Бибарс сузган белекне карап.


– Рәхмәт, сезнең хәер-фатиха белән.


– Сезгә иртәгә атлар кирәк булырмы, әллә олау гынамы?


– Бәрәкалла, атлар кирәк булмыйча, нәрсә кирәк булыр икән соң безгә? – дип гаҗәпләнде Тәкин ямчының соравына.


– Кызыксынуымның сәбәбе шул, – диде ямчы үзенең соравын аңлатып, – Румга яки Кырымга юл тотсагыз, биредән Тын4 елгасына бары бер илле чакрым чамасы гына юл кала. Юлчылар һәм сәүдәгәрләр ул уңайга иркенләп олау белән китәләр, ә Тын елгасына барып җиткәч, тауарларын өчәнгә яки туры килсә, бишәнгә төяп, юлларын дәвам итәләр.


– Безгә атлар кирәк булыр.


– Һәм яхшы атлар, – дип өстәде Тәкин.


– Елгага барып, юл тузаннарын юыштырып килик әле, – диде Бибарс, ямчыга карап, – ә син, ага кеше, исемеңне сорамадым ...
– Туктар.


– Туктар ага, кичке аш әзерләттер, акчасыннан тормабыз.


– Сукта5 булмас инде, Туктар абзый, тик сарыкның калак сөяген, йә умырткасын зуррак итеп салдыр, юлда чаба-чаба эчләр какланып бетте, – дип өстәде Тәкин.


Бераздан алар, шәһәр читеннән яр буена төшеп, Иделгә карап хозурланып тордылар. Текә яр астындагы култыкта кояшта каралган берничә малай кармак салып утыра. Юлчылар яр астына төшеп уңгарак каерылдылар һәм комлыкта чишенеп, Идел суының рәхәт, җиләс агымын тоеп, ләззәтләнеп су коендылар.


Су коенып менешли Тәкиннең игътибарын биек итеп эшләнгән мәрмәр бинасыннан читтәрәк салынган мәчет манарасы җәлеп итте. Әлбәттә, мондый манараларны аның Болгарда да күргәне бар иде. Манара җиргә салынган дүртпочмаклы таш нигездән гыйбарәт булып, югарыга таба түгәрәкләнә һәм очлая бара. Манара зәңгәр күк төсле крәч йөгертелгән фирүзә кирпечләр белән капланган. Кирпеч аралый пәйгамбәр исеме язылганнары чиратлаша, ә шахмат тәртибендә ниндидер тамга кабатлана иде.


– Егылып китим, балык башына охшаган менә бу тамга, – диде ул, манарага төртеп күрсәтеп, – синең куендагы белектә дә бар!


Бибарс, манарага якынрак килеп, тамганы игътибар беләнрәк карады.


– Дөрес әйтәсең, балык башыннан бигрәк, бу тамга борынгы төрки әлифбасындагы «б» хәрефен хәтерләтә һәм ул Болгар патшалары тамгасы булса кирәк.


1 «Илчеләр» – «Чыңгызхан хәйләсе» әсәренең чираттагы бүлеге.
2 Белек – указ, язу.
3Үкәк хәзерге Саратов тирәсендә, ә Бөрҗан урынында исә Волгоградтан югарырак урнашкан Дубовка утыра. Ул Идел ярында Тын елгасының иң якын килеп аккан борылышы турында урнашкан булган.
4Тын – Дон елгасы.
5 Сукта – тозлап-борычлап чабылган үпкә-бавыр тутырылган майлы эчәк. Яңа чалынган сарык эч-карыныннан ясыйлар.


Әзһәр Мөхәммәдиев


Дәвамы шушы һәм алдагы саннарда.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 2317 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Һәркемнең үз асылы бар Сагынуга дәва юк икән...

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев