В заголовках  В тексте
Җомга, 10 Февраль 2017 14:32

Кышкы романс

Эшенә барып утырып, инде күнегелгән мең мәшәкатенә чумгач та теге – ишекне ачып чыгуга үзен бөтереп алган «Кышкы романс»ның алгысыткыч  көе, моңы җибәрмәде аны. Үзе дә сизмәстән әкрен генә җырлый да җибәрә: «Син минем сагышларым...» Нидән бу, нилектән? Нидән булсын инде – әкияти кышкы манзарадан! Шул уята хәтер күзәнәкләрен! Шул бимазалый ашкын хисле күңелне! Ашкын хисләр, имеш. Һе, әллә безне сөймәгәннәр, дисезме, диме әле шагыйрь? Әллә без үзебез сөймәгәнме! Ә бу романс нәкъ менә шул хакта – сөюләр, табулар, югалтулар хакында. Кайсы алдан йөри – табуымы, югалтуымы? Әллә башта югалтуы, аннан табуымы?


Баланлыга педпрактикага кайткан иде Алимә. Баланлы авылын үзе сайлады. Чөнки җәй көне яшь җиңгәсе авылларына Сабантуйга чакыргач, абыйсына ияреп кайтканы бар  иде инде ул бу авылга. Сабантуйда башта түгәрәк уртасында гармун уйнап кызларны биеткән, аннары мәйданга чыгып көрәшкән егетне күреп, күреп кенә түгел, тәмам күз салып киткән иде кыз. Шул чагында абыйсыны әйтте дә әле ул: «Менә, абый, күр дә тор, мин шушы егеткә кияүгә чыгам!» Абыйсы елмаеп кына куйды: «И-и, сеңлем, мондый егетләргә кызыгучылар күп булыр. Адарынма. Анысы син дигәнеңне эшләми калмыйсың инде. Тик шулай да, ни бит, сеңлем, үз тиңеңне чамаларга кирәк». Абыйсының бу сүзләренә Алимә үпкәләп тормады.


Декабрь башында мәктәпкә кайтып та төште. Практика дигәч тә, аңа читтән торып укып йөрүчеләрнең сәгатьләрен өеп бирделәр. Тарих, география, җыр – өлгер генә. Яшь кеше тарта ул дигәндәй, Яңа елның Чыршы бәйрәмен үткәрү дә Алимәгә йөкләнде. Әйлән-бәйләне генә җитмәгән, зурлар өчен бал-маскарад, концерт дигән өлеше дә. Көн-төн репетицияләр. Ә теге гармунчы-көрәшче егет шул мәктәпнең физика укытучысы булып чыкты. Хәер, Алимә аның шулай икәнен белеп килде ләбаса бу мәктәпкә. Разведка эшләде. Ягъни егет йөрәгенә илтә торган иң кыска, иң туры юлны сайлады тәвәккәл кыз. Репетицияләрдән соң авылның ак карын шыгырдатып, янәшә атлап кайтулар чаңгы юлларында янәшә эзләр салулар белән чиратлашты. Сәхнәдән менә шушы – бүген эзәрлекләгән «Кышкы романс»ны җырлаган көне Алимәне Ибраһимның йөрәк патшасына әйләндерде дә куйды. Менә бит җырның кодрәте. Әйе, гармунчы-физик Ибраһим исемле иде. Ул Алимәнең үзен «аулаганын» сизмәстән, кызга үлеп гашыйк булып куйды. Икесенең дә тәүге мәхәббәтләре иде бу. Электә булган шаярулар, яратам бугай,  дип уйланылган кыз-егетләр, бер дә булмагандай, онытылды да куйды. «Акты тулып, акты ташып кар сулары. Шулдыр инде язның шашып ярсулары...»


Уку елы тәмамлануга алар Казанга киттеләр. Яшь гаилә булып. Китәр өчен сәбәп чыкты. Алимәне Комсомолның өлкә комитетына инструктор итеп алдылар, Ибраһим да кала алмый иде. Кем әйтмешли, тукмагың кайда, сукмагың шунда! Мең мәшәкатьле комсомол эшенә яшь балалы гаилә ыгы-зыгысы өстәлде. Ничек тә булса тораклы – үз почмаклы буласы килү теләге дә дә йөгертә иде яшьләрне. Тик торганга – шымытыр, диләрме әле. Бер эшне дә ярты-йорты эшли белмәгән Алимә тиен кебек бөтерелде. Әҗере дә озак көттермәде. Фатирлы булып куйдылар. Хәер, Ибраһим да гаилә  камытын  тырышып сөйри. Аның эше хәзер командировкалар белән бәйле. «Терминал» заводына тәэминатчы булып урнашкан иде ул. Тәэминат эше бүренеке кебек, аны да аяклары туйдыра. Шуңа күрә атналык командировкалар гадәти хәл итеп кабул ителә иде өйдә.


Бервакыт комсомоллар Аккош күленә чаңгылы сәфәргә чыктылар. Алимә кышкы урманга хозурланып, кызылтүшләр уенына сокланып бара торгач, урман түренәрәк кереп киткән. Хәер, берьялгызы түгел икән әле. Әнә, алдарак бер пар назлашып бара. Кызы таеп  егылгач, егете аны торгызып, өстен каккалады, иелеп битеннән үбеп алды. Алимә шуып барган җиреннән шып туктап калды. Егетнең өстендә Алимәнеке төсле чаңгы киеме иде. Ибраһим белән икесенә бер иштән итеп, Ригадан алып кайткан иде ул шундый костюмны. Булмас! Ибраһим Дубнага командировкага киткән иде бит әле. Бер атнага. Атнасы ике көннән генә төгәлләнә.


Тик бу кеше чыннан да Ибраһим иде. Алимә аны мең, юк, миллион кеше арасыннан да танып алыр иде. Ул бу, ул! Ә теге хатын-кыз кәмәше кем, алайса? Нигә Ибраһим аны үбә?


Язманы тулы килеш «СӨЕМБИКӘ» журналының гыйнвар саныннан укый аласыз

Авторы – Асия ЮНЫСОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 781 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 10 Февраль 2017 18:01
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев