В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 14 Март 2017 16:29

Әлмәт фаҗигасе: бертуганнарын урамнан эзләгәннәр, ә ул мунчада янып үлгән

10 март кичендә Әлмәт районы Бишмунча авылында фаҗига була: дүрт бертуган Гайнуллиннарның иң кечкенәсе мунчада янып үлә. Фаҗига буласы көнне пенсия акчасын “юа” алар. Шуннан  соң 48 яшьлек Марат мунча чоланына барып ята. Бер яткан җирдән әллә кая чыгып йөрисе килми, күрәсең. Тәмәкесен дә шуннан гына тартырга уйлый. Тик сүнмәгән төпчек кулыннан төшеп китеп, матраска ут каба. Мунча тиз арада көлгә әйләнә, Марат үзе дә янгын корбаны була.


– Марат – балачактан инвалид иде, – ди Бишмунча авыл җирлеге рәисе урынбасары Римма Хәлимуллина. –Әти-әниләре үлгәнгә 7-8 еллап бар. Дүрт бертуган - Сәгыйть, Миңнеяр, Салават, Марат төп йортта яшәделәр. Әти-әниләренә биш ир бала алар. Өченче уллары Самат өйләнгән, Әлмәттә яши.
   
Дүрт бертуганның берсе дә өйләнмәгән. Авылдагы берләшмәдә, фермада тир түккәннәр.

– Иң гади колхозчылар инде алар. Бик тырыш үзләре, ат җигеп эшләделәр. Салгаласалар да, тәртипсез түгелләр. Ир-атлар гына яши димәссең, өйләре дә ялт иткән. Җыештырып, пешереп торалар. Суыткычларында кешедә булмаган ризык. Акчаларын әрәм-шәрәм итмәделәр. Кешедән ким яшәмәделәр. Өйләрен калай белән тышлап куйганнар. Мунчаның да эченә вагонка кадаклап, тышын сайдинг белән эшләгәннәр. Ике сыер, ат асрадылар. Гомумән, тырыш гаилә, булдырам дип яшәделәр, – ди Римма ханым.



 Авыруыннан кимсенгәнме (акылга җиңелрәк), Марат кеше белән бик аралашмаган. Үзе үтә дә сабыр, кешелекле икән. Йорт-җирне карау аның өстендә булган.

Фаҗига буласы көнне Гайнуллиннар энеләренең авыру буенча бирелә торган пенсия акчасын “юып” утырган. Шактый кызмача Марат өйдән чыгып киткән. Аның югалуын соңлап кына абайлаганнар. Абыйлары аны урамнардан да, ферма тирәсеннән дә эзләгән. Тик мунчага кереп карарга берсенең дә башына килмәгән.

– Сүзгә килү-килмәүләрен дә белми үзләре, – ди урынбасар. – Күрәсең, элек мунчага кереп ята торган гадәте булмаган инде, юкса, иң беренче шуннан карарлар иде.  “Үләм” дип тә уйларга өлгермәгәндер, мескен. Суд-мед эксертиза язуында да диагнозын “угарный газ белән агуланган” дип язганнар. Ялкын камап алганчы буылгандыр, бәлки. Болай тәне исән, баш тирәсе янган диделәр, – ди Римма Хәлимуллина.



Гайнуллиннар әти-әнисез яшәсә дә, һәрдаим контрольдә тотучы “күз-колак”лары бар икән. Ут күршеләре Әлфирә һәм Фәрит Хаҗиевлар һәрвакыт хәлләрен белешеп, кайгыртып тора ди үзләрен.

– Мондый күршеләр барында югалмаслар. Запас акчалары да бар дип беләм, тиз арада мунча төзеп керерләр. Марат кына кызганыч... – ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары.



Сүз уңаеннан. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган саннарга карасаң, чәчләр үрә тора. Ел башыннан алып 9 мартка кадәр республикада 527 янгын очрагы теркәлгән. 39 кеше үлгән, 35е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Вафат булучыларның 20се пенсия яшендә, 11е беркайда да эшләмәүчеләр. Янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре: ут белән сак эш итмәү, электр җылыткычын дөрес кулланмау.


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 3049 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 14 Март 2017 17:33
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев