В заголовках  В тексте
Җомга, 17 Март 2017 10:07

Яхшы әни. Начар әни

– Синекен дә ярып алдылармыни? Андый балаларның чирләргә каршы торучанлыгы начар була, диләр. Алар өчен шок була икән ул, – ди күрше койкадагы яшь хатын планшетыннан аерылмыйча гына.
Ул үзе тапкан! Әни булу бәхетендә коенып, тәхеттә утырган күңел беренче тапкыр шунда шәлперәеп төшә: кешечә итеп таба да алмаганны, ничек багарсың...


Аннан соң акушер апа: «Имәргә тизрәк өйрәнсен өчен менә болай тоталар баланы. Аның өчен институт бетерергә кирәкми», – дип каты гына әйтеп чыгып китә. Бәлки, каты да түгелдер. Ләкин шунда ук күзләргә мөлдерәп яшь тула: «Апа җаным, мин, гомумән, аны тотарга куркам, берәр җирен авырттырсам». Менә икенче таш: тота да белмим...


Яхшы әниләрнең эшләре хутта: аларның балалары еламый, эчләре авыртмый,  ике сәгать саен уянып ашый, аслары юешләнсә, әниләре тизрәк алыштырып куя,  алар урамга да көн саен бер үк вакытта чыгып, бер үк вакытта керәләр. Прививкалары вакытында ясалган һәм, гомумән, алар беркайчан да чирләми. Хәтта тешләре чыкканда да температуралары күтәрелми. Яхшы әниләр бала чүпрәкләрен ике яклап үтүкли, бала уенчыкларын атна саен хлор белән ышкып юа. Алар балаларына кибеттән пюре алмый, ә базардан сайлап кына сатып алган брокколи белән кишерне парда майсыз-тозсыз итеп пешереп, төеп ашата. Яхшы әниләрнең балалары шуны тагын сорап ашый. Яхшы әниләрнең өендә бер тузан бөртеген тапмассың, идәне ялтырап тора, иртәнге, төшке һәм кичке аш үз вакытында пешкән була. Аларның балалары яшь ярымда хәреф таный, ике яшьтә «Әлифба» укый. Балалар бакчасына теләп йөри, түгәрәкләрнең берсен дә калдырмый. Мәктәптә – беренче, гомумән, спортчы, комсомолка, акыллы һәм матур!


Бала тудыру йортыннан ук шушы тере төргәкне күкрәгеңә кысып: «Балам әнисеннән уңмады, нинди әни инде мин?» – дип, үз-үзеңне гаепли-гаепли чыкканда, «моннан соң әйбәт булырмын», дигән оптимистик рух алга таба атларга көч бирә әле. Ләкин кайткан көннән башлап акыл өйрәтүчеләр тагын да күбәя: берәүләр баланы үз яныңда йоклатмаска, икенчесе үзен генә калдырмаска куша; берәүләр артык төрәсең ди, икенчеләр салкын тидерәсең, дип куркыта. «Урамда озак йөрисең», дигәненә, «таш яуса да, чыгарга кирәк», дип, каршы төшүчесе табыла... Әлбәттә, яхшы әни буласың килсә, барысын да дәшми генә тыңлыйсың. Һәм үзеңне туктаусыз гаепле итеп сизәсең.


Йә кемнең инде тәмле йокыга талуга, сикереп торып бишек тирбәтәсе килсен? Дөрес, яхшы әнинең. Ә инде: «Их, нигә шулай тиз уянды инде, мин керфек кагарга да өлгермәдем бит әле», – дигән уй яхшы әнинең башына да кереп карамый. Үзегезне «бала белән уйнап утырасым килми» дигән уйда тотканыгыз бармы? Ә тавыш күтәргәнегез яки йомшак урынга эләктереп алганыгыз? Ә яхшы әниләр алай итми!
Безнең буынның үз әниләре бу хиснең көчәюенә «өлеш» кертми калмый. Уйлап карасаң, аларга чыннан да һәйкәл куярлык: безне автомат кер юу машинасыз, памперссыз, кайнар сусыз һәм кибет киштәләре такыр заманда  үстергәннәр бит әле. Ул вакытларны искә төшерә башласалар, аларны туктатып булмый: яхшы әни генә түгел, алар яхшы хатын да, яхшы килен дә була алган. Бала чүпрәкләребезне кайнатып юа-юа, шулай ук ике яклап үтүкләгәннәр. Бала идәндә мүкәләп йөри башлагач, өшемәсен дип, дүрт кат ыштан кидерткәннәр – асты юешләнгәндә барысын да алыштырырга туры килгән. Әле кибеттә өчәр сәгать чиратта торып, кирәк-ярак юнәткәннәр. Ипине үзләре пешергән, шул арада сыер да савып кергәннәр. Ничек өлгергәннәр?


– Өлгергәнбез инде, – ди алар горурланып.


Язманың дәвамын «СӨЕМБИКӘ» журналының март саныннан укый аласыз

Авторы – Ландыш ӘБҮДӘРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 98 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: «Күлмәк сине үзгәртергә тиеш...»

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев