В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 10 Апрель 2017 21:25

Гөбәдия (рецепт)

 Иң танылган татар ашларының берсе – гөбәдия. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен. Аны һәркем үз рецепты буенча әзерли. Тәм буенча да төрлесе була. Кемдер эчлеккә кирәкле бар әйберне болгатып эченә сала, ә кемдер һәрберсен рәтләп тезә.

 

Бүген сезгә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез.

 

Камыр өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән маргарин, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм “Люкс” чүпрәсе, 3 йомырка,  1 бал калагы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2  аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк.

 

 

Эчлек өчен: 300 грамм корт (кемдер аны кызыл эремчек ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше, шикәр комы (күбрәк салынса тәмлерәк).  Беренче катка  корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге, йомырка,  җимеш салырга өстенә шикәр комы сибәргә,  бер кап ак май эретеп салырга.

 

 

Гөбәдиянең өстен майларга. Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш) һәм өстенә сибәргә, йөзе килгәнче мичтә пешерергә.

 

 

 Авызда эреп китә, пешерегез, һич үкенмәссез, дип тәкъдим итә рецептын Ләйлә ханым.

 

 

Тәмле һәм тиз әзерләнә торган ризыкларның башка рецептлары монда.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2134 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 12 Апрель 2017 08:50

3 фикерләр

  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 20 Апрель 2017 21:58 голфинэ язган

    Мин жимешлэрне доге белэн бутыйм. Сары жимешне турыйм. Йоземнен узен генэ аерым салсан коела
    Авыз тутырып, йозем ашап булмый. Башта йомырка,аннан сон корт, жимешле доге.
    Куп итеп ак май салырга кирэк. Сары май салсан,тагын да тэмлерэк. Тэбэнэк итеп ясасан тэмле була.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 15 Апрель 2017 10:06 Фидания язган

    3 йомырка салырга дип язылган)

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Сишәмбе, 11 Апрель 2017 20:36 Альмира язган

    Йомырка салынмый мени эчлеккэ

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев