В заголовках  В тексте
Җомга, 21 Апрель 2017 14:47

Сарык карагының тагын бер кырын эше ачылган

Чистай полицейскийлары сарыкларны урлауда шикләнеп 40 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Каргалы авылында яшәүче ир-атны 10 сарык урлауда шикләнеп тоткарлаганнар. Зыян 60 мең сум чамасы тәшкил иткән.

 

Сарыклар 2017 елның 23 мартында Урта Талкыш авылы янында урнашкан фермадан юкка чыккан. Оперативниклар терлекләрне “Газель” автомашинасында алып китүләрен ачыклаган.

 

Оператив-эзләү чаралары вакытында полиция хезмәктәрләре урлауда Чистай районында яшәүченең катнашы булуын ачыклаган, ул элек фермада эшләгән булган. Аны 18 апрельдә Чистайда тоткарлаганнар. Ул гаебен таныган, урланган сарыкларын очраклы танышына сатуын сөйләгән.

 

Моннан тыш, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре оператив чаралар вакытында тоткарланган угрының узган елның маенда тагын бер караклык очрагында катнашы булуын ачыклаганнар. Чистайлы күршедә яшәүче хатын-кызның сараеннан 3500 сумлык “Арктика” эретеп-ябыштыру аппаратын урлаган булган.

 

РФ Җинаять Кодексының 158 маддәсе 2 бүлеге (“Урлау”) җинаять билгеләре буенча ике фактка да җинаять эше кузгатылган.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 937 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 21 Апрель 2017 14:54
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев