В заголовках  В тексте
Шимбә, 17 Июнь 2017 19:39

Һава торышы: Мәскәүдәге давылдан үлүчеләр 17гә җиткән, Татарстанда да һава торышы бозылырга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территоририясендә һава торышы бозылу турында кисәтә.

Иртәгә, 18 июньдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән томан, 17 июньдә кич һәм 18 июньдә көндез һәм кичен секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил, яшенле яңгыр көтелә (Казанда җил секундына 15-17 метрга кадәр фаразлана). 


Мәскәүдә гарасатта зыян күреп үлүчеләр саны 17 кешегә җиткән. Гарасатта зыян күргән тагын берәүнең гомере хастаханәдә өзелгән. Бу хакта ТАССка башкаланың Сәламәтлек саклау департаментында хәбәр иткәннәр. Сәламәтлек саклау департаментында шулай ук хастаханәдә гарасаттан зыян күргән тагын сигез кеше булуын һәм берсенең хәле бик авыр булуын җиткергәннәр.

Искәртеп үтик, 29 майда Мәскәүдә секундына 28 метрга кадәр булган өермәле җил чыгуы турында хәбәр ителгән иде. Көчле җил вакытында 200 кеше зыян күргән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, гарасат вакытында 300 торак пунктта электр белән тәэмин ителеш өзелгән, 44 000 кеше яшәүче 16 500 торак йорт һәм 1375 дача йортлары утсыз калган, 6500ләп агач ауган.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 895 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 17 Июнь 2017 19:40
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев