В заголовках  В тексте

Милли матбугат

  • – Синекен дә ярып алдылармыни? Андый балаларның чирләргә каршы торучанлыгы начар була, диләр. Алар өчен шок була икән ул, – ди күрше койкадагы яшь хатын планшетыннан аерылмыйча гына. Ул үзе тапкан! Әни булу бәхетендә коенып, тәхеттә утырган күңел беренче тапкыр шунда шәлперәеп төшә: кешечә итеп таба да алмаганны, ничек багарсың... Аннан соң акушер апа: «Имәргә тизрәк өйрәнсен өчен менә болай тоталар баланы. Аның өчен институт бетерергә кирәкми», – дип каты гына әйтеп чыгып китә. Бәлки, каты да түгелдер. Ләкин шунда ук күзләргә мөлдерәп яшь тула: «Апа җаным, мин, гомумән, аны тотарга куркам, берәр җирен авырттырсам». Менә икенче таш: тота да белмим...

    Җомга, 17 Март 2017
  • Асия БАРИЕВАны мөселман киемнәре дизайны өлкәсендә яңа исем дип атыйлар. Яңа, әмма инде шактый танылырга өлгергән исем. Һәрхәлдә, Мәскәүнең мода белән бәйле даирәләрендә ул билгеле дизайнер. Vogue, Elle, Wonderzine, Cosmopolitan, Grazia, Глазурь кебек журналлар аның белән инде шактый күләмле әңгәмәләр оештырырга өлгергән. Инде менә безнең чират... Үзәк матбугатта: «Журналистлар белән аралашырга бик яратмый», – дигән хәбәр күзгә чалынып калгач, дөресен әйтәм, аның белән элемтәгә кергәндә очрашырга ризалашыр дигән өметем алай зур түгел иде. «Килегез, көтәм», – дип җавап бирде ул. Һәм... мине өенә чакырды. «Аралашмый» дип, мәскәүләр, димәк, ялгышк

    Сишәмбе, 28 Февраль 2017
  • Эшенә барып утырып, инде күнегелгән мең мәшәкатенә чумгач та теге – ишекне ачып чыгуга үзен бөтереп алган «Кышкы романс»ның алгысыткыч  көе, моңы җибәрмәде аны. Үзе дә сизмәстән әкрен генә җырлый да җибәрә: «Син минем сагышларым...» Нидән бу, нилектән? Нидән булсын инде – әкияти кышкы манзарадан! Шул уята хәтер күзәнәкләрен! Шул бимазалый ашкын хисле күңелне! Ашкын хисләр, имеш. Һе, әллә безне сөймәгәннәр, дисезме, диме әле шагыйрь? Әллә без үзебез сөймәгәнме! Ә бу романс нәкъ менә шул хакта – сөюләр, табулар, югалтулар хакында. Кайсы алдан йөри – табуымы, югалтуымы? Әллә башта югалтуы, аннан табуымы? Баланлыга педпрактикага кайткан иде Ал

    Җомга, 10 Февраль 2017
  • Чаллы кызы Чулпан Моглиева инде ун елдан артык оча! 2006 елда  Франкфуртка очып башлаган беренче рейсына яңа илләр, яңа шәһәрләр өстәлә тора. Биш кыйтганың 50 ләп илендә, 80 ләп шәһәрендә булырга өлгерә, Россиянең 40 ка якын шәһәрен күрә Чулпан. Чукотка, Камчатка, Сахалиннар... АКШ, Канада, Испания, Италия, Сингапурлар... Бразилия, Мексика, Чили, Филиппиннар... Чаллы телевидениесе Чулпан Моглиева турында сюжет та әзерләде. Безнең Чулпан күктә дә, җирдә дә, суда да дип, тормышындагы кызык мизгелләрне күрсәттеләр. Инглизчә, алманча, испанча сөйләшә торган кыз белемле, максатчан, тырыш, тәвәккәл, ачык, булдыклы! Мәктәп елларында ук татар теле буенча олимпиадаларда җиңә. Сәнгать мәктәбендә,

    Җомга, 03 Февраль 2017
  • Минем бу гаиләгә килеп керүем дә нәкъ шул давыллы хисләргә тиң. ЗӨЛФӘТ...  Булачак кайнатам Зөлфәт...  Ул шаян да, гади дә, бала-чага кебек беркатлы да... Ул миңа «балакай» дип дәшә иде. Хәзер дә шул җылы сүз колагымда яңгырый кебек... Килен булып төшкәч, мин үзем өчен ЗӨЛФӘТ дигән дөньяны ача башладым. * * * Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Бу гаиләдә тормышка карашымны үзгәртерлек «гыйбарәләргә» өйрәндем. Берсе: бу тормышта үлемнән кала барысын да үзгәртеп була. Килеп туган хәлне үзгәртә алмасаң, һичьюгы бу хәлгә карата карашыңны үзгәрт. Маликовлар гаиләсендә истәлекләр бик күп. Җыелышкач, бик күңелле итеп сөйлиләр. Шуларның берсен искә

    Җомга, 27 Гыйнвар 2017
  • Вәзир Баян юлчыларга хәерле юл теләде. Бибарска текәлеп карап, соңгы үгет-нәсыйхәтләрен бирде: – Тәңре ярлыкасын! – диде ул. – Вазифаң – Сүбәдәй баһадирга хат илтеп тапшыру. Ә төп бурычың бер генә: күр, ишет, сораш, бел, хәтерлә һәм онытма. Үз гаскәре элмә генә түгел, шактый зур булырга тиеш аның. Кайсы илгә баскынлык итәргә җыенуын аныкларга тырыш. Һич онытма, Болгар йорты язмышы кыл өстендә тора. Әгәр дә ул сизмәстән өстебезгә килеп ябырылса, илебезне харап итәчәк. Ә моңа юл куярга безнең һич иркебез юк! Даладагы күчмә халык, үзең беләсең, хәвеф-хәтәр килсә, мал-туарын, хатын-кызын, бала-чагасын ала да күченеп китә. Утрак тормышлы халык исә шәһәрләрен, авылларын һәм

    Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017
  • «Туйдым!» дигән бу видеоролик интернетка эләккәндә кызның «Чаллы-ТВ»дан Казанга күчеп, «KZN» телерадиокомпаниясендә корреспондент булып эшләгән чагы була. Интернет ул көннәрдә гөж килә! Иң кызыгы, алып баручы ялгышкан дип санасалар да, бар да аңа сокланып, яратып яза. Ихласлыгына, үз-үзен тота белүенә, югалып калмавына, зәвыгына шаккаталар. Һәм ул дулкын хәзергәчә дәвам итә... Беренче апрель алдыннан аны Андрей Малахов эзләп табып, «Пусть говорят» тапшыруында катнашырга чакыра. Альбина АСЫЛГӘРӘЕВА бүген «Татарстан–Яңа гасыр» каналында эшли. Ул – «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы. Әлеге видео тур

    Дүшәмбе, 02 Гыйнвар 2017
  • Ул көнне мин яраткан автобусымда, бертуктамый артка таба йөгергән көзне, көзге манзараны күзәтеп Чаллыга кайтып бара идем. Яныма арткы урыннарның берсеннән заманча, әмма тыйнак, пөхтә киенгән, мөлаем гына ханым күчеп утырды.

    Якшәмбе, 25 Декабрь 2016
  • «Чаян» журналының чираттагы санында басылып чыккан карикатуралар:      

    Сишәмбе, 20 Декабрь 2016
  • Борын-борын заманда түгел, әле безнең заманда гына, Каф таулары артында да түгел, үзебезнең Казанда гына Юлия исемле көлсылу яшәгән. Көлсылу – бу очракта исем түгел, статус. Әлбәттә, аның тормышы Шарль Перро тасвирлаганча ук булмаган. Бөтенләй дә алай булмаган. Ул үзен бик яраткан әнисе һәм әтисе белән яшәгән. Аның әле бер сеңлесе һәм бер энесе дә булган. Юлия атлы көлсылу мәктәпне тәмамлап, институтка кергән.

    Җомга, 16 Декабрь 2016
Страница 1 из 16

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев