В заголовках  В тексте

Хәвеф-хәтәр

  • 10 март кичендә Әлмәт районы Бишмунча авылында фаҗига була: дүрт бертуган Гайнуллиннарның иң кечкенәсе мунчада янып үлә. Фаҗига буласы көнне пенсия акчасын “юа” алар. Шуннан  соң 48 яшьлек Марат мунча чоланына барып ята. Бер яткан җирдән әллә кая чыгып йөрисе килми, күрәсең. Тәмәкесен дә шуннан гына тартырга уйлый. Тик сүнмәгән төпчек кулыннан төшеп китеп, матраска ут каба. Мунча тиз арада көлгә әйләнә, Марат үзе дә янгын корбаны була.

    Сишәмбе, 14 Март 2017
  • Алдакчылар гади халыкны нинди генә кармакка каптырмый: товар тәкъдим итә, ут-су приборларын тикшерергә керә, бозым чыгара. Шундый ялганчылар төркеме күптән түгел Татарстанның Балтач районында тоткарлана. Тик аңа кадәр Биктәш авылында яшәүче Назари Николаев исемле 69 яшьлек бабайның 13600 сумын чәлдерергә өлгерә.

    Дүшәмбе, 13 Март 2017
  • Кичә, 6 март көнне Арча районында булган фаҗига турында ишетми калучылар юктыр. Иртәнге дүрттә Васильева Божа белән Кәче арасындагы юлда поезд өч кешене бәреп китә. Новосибирск-Адлер маршруты буенча йөрүче поезд машинисты алдагы кешеләрнең шәүләсен күрә. Ул аларны кисәтеп, шундук сигнал бирә. Әмма ара якын булу сәбәпле, тормоз юлы җитеп бетми.

    Сишәмбе, 07 Март 2017
  • Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Алабуга районының Бехтерево авылында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә 6 кешелек гаилә йорт-җирсез калган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, барысы да исән-сау. Тик 3 нарасый гына хәзер  торыр урынсыз...

    Дүшәмбе, 06 Март 2017
  • Картаймыш көндә кара-каршы утырып чәй эчү өчен генә түгел, бәла-казадан саклану өчен дә иптәш кирәк. Ялгыз ирләрнең фаҗигагә тарулары турында һаман язып торабыз. Гыйбрәт өчен.

    Дүшәмбе, 06 Март 2017
  • Әҗәлең килеп җиткәч, авызыңа бер тамчы су салыр кешең булсын диләр әбиләр. Соңгы сулышыңны алганда, яныңда бер иптәш булса, бу – хәерле үлем була. Ә ялгызлыкта үлүчеләр әлеге бәхеттән мәхрүм.

    Пәнҗешәмбе, 02 Март 2017
  • Өлешемә тигән көмешем, үземә тиңне таптым дип канатланып кына йөргәндә, кинәт хыяллар чәлпәрәмә килсен әле. 18 февраль көнне генә бер кабергә ике газизен җирләгән Миңнулла Нәбиуллинның да күптән көткән бәхет канатлары шулай көтмәгәндә сына. Апрельдә улыбыз туар дип сөенеп йөргәндә, инде 7 айлык көмәне булган Илсөяр Фәләхованың гомере өзелә.    

    Җомга, 24 Февраль 2017
  • Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде.

    Сишәмбе, 21 Февраль 2017 1
  • Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәгән, ике көн элек машина бәрдергән 26 яшьлек Гүзәл Шакированы бүген җир куенына салалар. Мәрхүмәнең ятим калган ике баласын әлегә әниләренең ике туганы үз гаиләләренә сыендырган. Бу хакта Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Сергей Абрамов сөйләде.

    Сишәмбе, 21 Февраль 2017
  • Җир йоткан диярсең! 7 февральдә Казанның Петровский бистәсе мәчете имам-хатыйбы Сөләйман Зарипов югалганга бер ел. Былтыр бу көнне ул юлдашы – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины Хуҗа Әбде Наҗи Әлдим белән Мордовия башкаласы Саранскидан кайтырга чыга. Юлда Буа районының Иске Суыксу авылы мәчетенә сугылалар. Шуннан соң алар суга төшкәндәй юкка чыкты. 

    Дүшәмбе, 06 Февраль 2017 1

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев