В заголовках  В тексте

Дин

  • Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Рәҗәб аен Аллаһ Тәгалә - минем аем, диде. Бу айны хөрмәтләгән адәмнәрне Ул да бу һәм ахирәт дөньясында хөрмәтләячәк”. Рәҗәб аеның соңгы көннәренең берсе Мигъраҗ кичәсе белән бизәлгән. Мигъраҗ – күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. тормышында иң олуг могҗиза булып тора. Рәҗәб аеның  26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә (миляди буенча 23 апрель киче) Рәсүлебез с.г.в. Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла.   Бу кичәдә булган вакыйгалар һәм Мигъраҗ кичәсенең үзенчәлеге турында Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйли.

    Якшәмбе, 23 Апрель 2017
  • «Әти- әни рөхсәтеннән башка гаилә кору гөнаһ саналамы?» Яшел Үзәндә яшәүче Маратның соравына җавапны  Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә.

    Җомга, 21 Апрель 2017
  • "Үзем мөселман, намаз укыйм. Әмма еш кына намазларымны җыеп (казага калдырып) башкарырга туры килә. Эштә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек юк. Моның хөкеме нинди?"

    Җомга, 14 Апрель 2017
  • Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы – монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану – монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне кулга ала алмаудан, нык дулкынланудан, ахыры начар булыр дип куркып борчылудан барлыкка килә торган  психологик күренешләр. Бу очракта диндәге кешенең иң зур коралы ул – дога. 

    Сишәмбе, 11 Апрель 2017
  • Төрмәдә ислам динен кабул итеп иреккә чыгучыларның 95 проценты кабат җинаять юлына басмый, ди элекке тоткыннар өчен “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” оешмасы генераль директоры Азат Гайнетдинов. Казанда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе каршындагы Җинаять-җәза системасы эшчәнлеге проблемалары буенча Иҗтимагый совет утырышы булды.

    Дүшәмбе, 10 Апрель 2017
  • «Мин намаз укый башладым, әмма ирем һәм кайнанам (без бергә яшибез) моңа каршы. «Әгәр намаз укуыңны дәвам итсәң, аерылышабыз, миңа яулыклы хатын кирәкми, мин сине башка төрле чакта яраттым», -  ди ирем. Миңа нишләргә? Аллаһка тугры калыргамы, иремнең сүзен тыңларгамы?»

    Җомга, 07 Апрель 2017
  • Ислам дөньясындагы өч мөбәрәк айның берсе – Рәҗәб аена кердек. Ай календаре буенча Рәҗәб – елның 7 нче ае һәм 4 изге айның берсе. Рәҗәб сүзе “тәрҗиб” сүзеннән алынган. Тәрҗемәсе “хөрмәтләү”, “табыну” дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр”.

    Чәршәмбе, 29 Март 2017 1
  • «Иремне ир-ат буларак яратудан туктадым. Ул миңа дус, балаларымның әтисе буларак якын. Өч балабыз бар, алар хакына түзәм. Үз-үземне  интектереп, мин аның белән яшәүне дәвам итәргә тиешме?»

    Җомга, 31 Март 2017
  • Укучыбыз – Казаннан Рафил сорау язып җибәргән: «Мин күптән түгел намаз укый башладым. Тик шулай да кайбер начар гадәтләрдән тиз генә арынып булмый икән. Мин көнгә берничә тапкыр тәмәке тартам. Бу таһәратне бозамы? Тәмәке тартканнан соң тәһарәтне яңарту кирәкме?”

    Сишәмбе, 28 Март 2017
  • Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. Фәрит хәзрәт Intertat.ru хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде һәм өшкерү тәртипләрен күрсәтте.

    Җомга, 24 Март 2017 6
  • Айдан Мамедова исеме интернет белән дус булганнарга һәм ислам темасы белән кызыксынган кешеләргә яхшы таныш. Сарытау шәһәрендә яшәүче бу яшь журналист кыз ютьюбта “Блог мусульманки” исемле үз каналын булдырды. Ул безнең илдә ислам турында сөйләүче беренче видеоблогер хатын-кыз. Ул үз мисалында мөслимәләрнең тормыш рәвешен күрсәтә, сорауларга җавап бирә, көндәлек актуаль темаларны күтәрә. 

    Пәнҗешәмбе, 23 Март 2017
  • Хөсетлек җанны ашый торган хис. Ләкин кеше үзе моның шулай икәнен танымаска да мөмкин. Хөсетлек утында янган якын кешеңә ничек булышырга мөмкин? 

    Сишәмбе, 04 Апрель 2017
  • Көнләшә – димәк, ярата, диләр. Бу нигезле гыйбарәме? Гаиләдә бер-береңнән көнләшү булырга тиешме?

    Сишәмбе, 21 Март 2017
  • "Зур шәһәрләрдә мәет җирләү елдан-ел авыр мәсьәләләрнең берсенә әверелә бара. Якын дустыбыз кинәт кенә үлеп китте. Зиратларда урын таба алмый интектек. Крематорий булса, яхшырак булмас идеме икән?"

    Җомга, 17 Март 2017 2
  • Азатның изге Рамазан аенда да өйгә салгалап кайтуына бик борчыла Айсылу. Менә туктар, менә акыл керер, балалар хакына булса да үзгәрергә тиештер бит инде ул, дип өметләнүләр юкка, күрәсең.

    Якшәмбе, 19 Март 2017
Страница 1 из 34

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев