В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 19 Май 2016 16:26

Татар исламын дөнья аренасына чыгарырга кирәк!

Бүген Казанда «Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору» халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. «Корстан» кунакханәсендә узган халыкара чарада Марокко, Сирия, Ливан, Чечня, Дагыстан, Кыргызстан һәм шулай ук Башкортстан, Чувашия, Санкт-Петербург, Мәскәүдән килгән дин белгечләре, ислам матбугаты журналистлары катнашты.


Шактый кызыклы, Татарстан өчен үзгә форматта оештырылган чарада конференциянең һәр катнашучысы үз фикерен белдерә алды. Мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору мәсьәләләре шактый четерекле һәм һәр каләм иясеннән әтрафлылык таләп итә. Мәгълүм ки, дөнья даими рәвештә төрле катлаулы мәсьәләләр, каршылыклар белән очрашып тора. Бездән еракта узган күңелсез вакыйгалар теләсә кайсы төбәктә дә кабатланырга мөмкин бит... Тарихка күз салсак, элегрәк әлеге хәвеф-хәтәрләр төрле формада булып, бөтенләй башка гамәлләр кулланган. ДАИШ террорчылык оешмасы һәм аның дөньяви дин – ислам артына яшеренгән канлы эшчәнлеге бүген бөтен дөньяга яный, меңәрләгән ел дәвамында милләтләр тудырган мәдәни кыйммәтләрне юкка чыгару куркынычы астына куя.

Мәгълүм ки, массакүләм мәгълүмат чаралары вакыйгаларны  яктыртуда төп роль уйный. Моның өстенә белем таратуда һәм иҗтимагый фикерне формалаштыруда әһәмиятле урын тота. Белгечләребез раславынча, мәгълүмат чаралары сугыш коралына әйләнеп бара.

Шушы катлаулы чорда терроризм турындагы кайнар мәгълүматларны ничек укучыга җиткерергә? Боларның барысы турында да «Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору» фәнни-гамәли конференциядә фикер алышынды. Белгечләр мисаллар рәвешендә ДАИШның кара эчлеген, зәхмәт асылын ачтылар. Исламның вәхшәт, җимерү, юкка чыгару белән бернинди уртаклыгы юклыгын төгәл фактлар белән дәлилләделәр. ДАИШ вәкилләре һәм башка террорчылык оешмалары бернинди дә “шәригать сугышчылары” түгел, алар – ислам кануннарына төшенеп өлгермичә туры юлдан тайпылган, адашкан бәндәләр икәнен гади һәм аңлаешлы телдә сөйләделәр. ДАИШ өчен дөньякүләм сәясәт белгечләре ул Якын көнчыгыш төбәген контрольдә тоту өчен барлыкка китерелгән «идарә итеп була торган хаос» инструменты гына, ди дин белгечләребез.



«Мәгълүмат чараларының роле һәм мөһимлеге елдан ел үсә. Бүгенге көндә телевидение, радио, газета, интернет дөньяның әйдәп барган илләре куллана торган «йомшак көч» инструменты булып тора. Шуңа күрә, дәүләт һәм сәяси-иҗтимагый институтлар халыкка таратылган мәгълүматның идеологик эчтәлегенә бигрәк тә игътибарлы булырга тиеш. Еш кына аларда деструктив, милитаристик, фашистик, ксенофобия, шовинизм һәм атеизм идеологияләре очрый, – ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Кызганыч, бу проблемалар ислам дөньясын да читләтеп узмый. Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының күбесе мәгълүмати плюрализм «маска»сын киеп, җәмгыятькә «ДАИШ» идеологиясен тараталар. «ДАИШ» – (Россиядә тыелган «ИГИЛ» төркеменең гарәпчә атамасы) – террор һәм экстремист оешмаларның сәяси һәм икътисади ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлыкка китерелгән һәм Сүрия, Гыйрак, Ливия кебек суверен илләр җирләрен законсыз рәвештә басып алган террор оешма. Аның исламга бернинди катнашы юк. ДАИШ сугышчылары – Ислам артына яшеренгән, адашкан, хәрбиләшкән бандитлар. Бу хакта без дөнья күләмендә билгеле ДАИШ эшчәнлеген тәнкыйтьләүче мөселман галимнәренең белдерүләреннән беләбез».



Әлеге җәһәттән Татарстан Диния нәзарәте шактый күләмле, әтрафлы гамәлләр башкара. Исламның асылын аңлатучы төрле дини сайтлар эшли. Шунысы куанычлы: аларның эшчәнлеге төрле катламга адреслана. Мәсәлән, islam-today.ru га бер көндә 50 меңгә якын кеше кереп үзенә мәгълүмат ала. Мөселман лидерларыбыз тарафыннан социаль челтәрләргә дә зур игътибар бирелә. Биредә традицион ислам кыйммәтләрен таратуга һәм ДАИШ идеологиясенә каршы торуга юнәлдерелгән эшләр башкарыла. Соңгы елларда Диния нәзарәте нәшрият эшчәнлеген җәелдерде. Шактый күп һәм эчтәлекле китаплар нәшир ителә. Коференциядә таратылган «ДАИШ – иблис гаскәре» китабын гына алыйк. Мондагы мәгълүмат журналистлар өчен генә түгел, ә тулаем гади укучы өчен дә шактый кызыклы.

Конференциягә Кыргызстаннан “Умма” ислам журналының баш мөхәррире Мәрьям Саттарова да килгән иде. Мәрьям ханым – шәрык фәне белгече дә, шуңа күрә мондый чараларда еш катнаша. “Шәхсән Казанда мин өченче тапкыр булуым. Безнең Татарстан белән хезмәттәшлек тә көйгә салынган. Сездәге Россия Ислам институты белән тыгыз элемтәдә торабыз. Узган елның декабрь аенда Кыргызстаннан 8 егет сездә махсус курслар узды. Хәнәфи мәсхәбе нигезләре буенча белемнәрен чарлады. Монда безнең журнал вәкилләре бар иде. Татарстан белән үзара җылы багъланышлар актив бара, дип авыз тутырып әйтә алам”, – ди Кыргызстан кунагы. Кыргызстанда нәшир ителә торган “Умма” журналы үзләрендә гомер итүче милләтләр турында да даими яза. Мәсәлән журналның өченче санында Кыргызстанда көн күрүче татарлар турында зур язма әзерләгәннәр. Монда җәмгысы 5-6 мең татар яши икән.  Таулы якларга халыклар көчләп күчерелгән булса да, татарлар исә, үз ихтыяҗлары: төрле максатларны күздә тотып бирегә килеп урнашкан. Сәүдә, аң-белем тарату, меценатлык эшчәнлеген җәелдергәннәр. Октябрь революциясенә кадәр мәктәпләрдә татарлар укыткан, мәчетләрдә мулла булып торганнар. Китап бастыруны да нәкъ менә татарлар җәелдергән. Бүгенге көн афәте вакытында да төрки телле халыклар белән берләшү – табигый.

Россия “Руссия аль-Яум”телеканалының баш белгече Анна Беликова Татарстанга беренче мәртәбә генә аяк басуы. “Татарстанда төрле милләт халыклары дус-тату яши икән дигән сүзләрне еш ишетә идем. Күңелемдә шик бар иде. Ничек инде төрле милләт кечкенә генә республикада шулай яши ала икән, дигән. Казанга кичә килеп төштем. Соравымны мөфтигә дә бирдем. Ә ул елмаеп, без бөтен милләтләрне дә якын күрәбез, яратабыз, диде. Чыннан да, сездә мөселман кызлары да шундый ачык күңелле, матур итеп киенеп, тышкы кыяфәтләре белән үк башкаларга үрнәк булып тора. Без бит мөселман ханымнарын үз-үзенә бикләнгән, артык сүз сөйләми, ирләре артыннан гына йөриләр кебек күз алдына китерәбез. Татарстанда, Казанда моның киресен күрдем. Төрле милләт кешеләре белән уртак тел табып аралаша, фикер йөртә алалар. Минем фикеремчә исламдагы четерекле мәсьәләләрне хатын-кызлардан башка хәл итеп бетереп тә булмый. Рухый яктан бай, мөләем, оялмыйча теләсә кайсы аудиториядә төпле фикерен әйтә алырдай хатын-кыз образын җәелдерергә кирәк. Сездә шушы сыйфатлар ачык күзгә ташлана... Ислам чараларында башка дин вәкилләренең дә катнашуы, чын исламлыкны күрсәтә дә инде. Шәрык белгече, буларак шуны әйтә алам: Казан борынгы заманнардан бирле ислам фәлсәфәсе үзәге булып торган. Бу хакта без дөнья аренасында да аваз салырга тиеш. Татар исламы күпләрнең игътибар үзәгендә тора бит”, – диде Анна Беликова.

- Ислам – тынычлыкка, гаделлеккә чакыра торган чиста дин. Мөгаен, мөселманнарның элеккеге имиджын кайтыру өчен дистә еллар тырышырга кирәк булыр. Чөнки Исламга бернинди катнашлары булмаган 21 гасыр хариҗитлары – ДАИШ террорчылары салган зыян бик зур. Дине өчен борчылган һәр имам, һәр мөселман һәм һәр журналист ДАИШка каршы көрәшкә үз өлешен кертергә тиеш. Һәркем үз үрнәгендә Исламның югары әхлагын, кешелеклелек кыйммәтләрен башкаларга җиткерергә бурычлы, – дип саный Татарстан мөселманнары лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Белешмә: “ДАИШ” – телевизор экраннарыннан, радиодан һәм башка күптөрле медиканаллардан еш яңгыраучы аббревиатура. ДАИШ – ул эшчәнлеге Россия Югары Судының 2014 елның 29 декабрендә АКПИ1424-14С номеры астында чыккан карары белән тыелган террорчылык оешмасы. ДАИШ АКШ, Канада, Бөекбритания, Австралия, Таҗикстан,Төркия,Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндыстан, Индонезиядә террорчылык оешмасы итеп танылган. Аның эшчәнлеге әлеге илләрдә тыелган.

Гарәпчә “ад-дауля аль-исламия филь Ирак уа аш-Шам» – ДАИШ, русча «Исламское государство Ирака и Леванта» – ИГИЛ. ДАИШ җирле халыкның миллилеген юкка чыгара, үзаңын сөртергә тели.


Мөршидә КЫЯМОВА. Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 958 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Тоткыннар саны буенча, Россия дөньяда сигезенче, ә Европада беренче урында тора. Тимер чыбыклы биек коймалар артында утыручыларның 55 проценты, чыккач та гадәти тормыш белән инде, мөгаен, яши алмаячак, чөнки сроклары озак булу сәбәпле, алар инде җәмгыятьтән аерылырга өлгерә, ди белгечләр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев