В заголовках  В тексте
Җомга, 10 Июнь 2016 07:33

Совет чоры ишаннары – зәңгәр экранда (ФОТО)

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре совет чоры ишаннары турында кино төшерә. Дагыстан, Үзбәкстанда шактый бай материал тупланган. Фильм татар дин галимнәренең дәһрилек елларындагы фидакарьләрчә хезмәтен бәян итәчәк. Озак еллар Аллаһ юлында хезмәт иткән, җәмгыятебездә рухи-әхлакый кыйммәтләрне таратуга саллы өлеш керткән дини остазларга багышланган фильм хакында Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән сөйләшәбез.


Баксаң, мондый фильм төшерү идеясе 2005 елда ук туган. Татарстан районнарына, Россиянең төрле өлкәләрендә яшәүче татарлар янына барып, совет чорында хезмәт иткән имамнар турында мәгълүмат җыярга карар кылганнар. Совет чорында да белемле галимнәребез диннән ваз кичмәгән, аны башкаларга да җиткерергә тырышкан. Кино төшерүчеләр төркеме Самара өлкәсендә дә, Уфада да булган. Бер-ике елдан соң, ниндидер сәбәпләр аркасында, эш тукталып калган. Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт бу хакта ишетеп, аны дәвам итәргә  тәкъдим иткән.


Казан ханлыгы яулап алынганнан соң мәчет, мәдрәсәләр җимерелә һәм ислам дине буенча белем алу мөмкинлеге бетә. Бабаларыбыз надан калмас өчен, Төньяк Кавказ һәм Урта Азиягә гыйлем эстәргә барган. 1762-1796 елларда Екатерина II (Әби патша) тәхеттә чакта, мөселманнарга карата сәясәт үзгәрә. Әлеге ике үзәктә белем алган остазларыбыз үз авылларына, шәһәрләренә кайтып, мәдрәсә ачканнар, мәчет төзи башлаганнар...


– Нияз хәзрәт, шәхсән үзегез кайларда булырга өлгердегез?


– Иң зур гыйлемне Мәдинә, Мәккәдә генә алып була дип уйлыйлар. Ә безнең бабаларыбыз Дагыстанга, Урта Азиягә барган. Чөнки анда да хәнәфи мәзһәбе, анда да төрки халыклар. Ягъни уртак нәрсәләр күп. Былтыр кино төшерү төркеме белән Дагыстанга бардык, шактый кызыклы мәгълүмат җыйдык. Анда безнең татар дин галимнәре белем алган һәм үзләре укыткан да. Мәсәлән, совет чорында Махачкалада Баязит хәзрәт Хәйруллин (1871-1950) яшәгән. Ул Зәйнулла ишан Рәсүлинең мөриде булган. Хәзерге вакытта  анда  оныгы Ләйлә гомер итә. Аның белән очрашып әңгәмә кордык. Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Баязит хәзрәт йортының ишеге авырулар, мохтаҗлар өчен һәрвакыт ачык булган. Коръән сүрәләре укып, дога кылгач, авыр сырхаулар да рәтләнеп китә иде, дип сөйләде оныгы. Хәзрәт вафат булгач та җеназасына халык агылып килгән. Дагыстан мөселманнары татар дин галимен әле дә хөрмәт белән искә ала. Чыгышы белән Уфа якларыннан булган Баязит хәзрәт Махачкаладагы Үзәк мәчетне төзекләндерергә дә ярдәм иткән.


– Ә бүгенге вәзгыять ничек?


– Дагыстанда хәзерге вакытта да татар галимнәре язган китаплар буенча дәрес бирәләр. Коръәннең Казан басмасын яратып укыйлар. ХХ гасырның 90нчы елларына хәтле Дагыстан мөселманнары Коръәннең башка басмаларын белмәгән дә. 1990 елларда гына гарәп, төрек һ.б. басмалар тарала башлаган. Хәзерге вакытта да  күпләр Казан басмасын сорый.


– Нияз хәзрәт, кино төшерү – катлаулы процесс, үзегез тарихчы булсагыз да, архивларда утырып эшләргә дә кирәк. Галимнәр сезгә ярдәм итәме?


– Әлбәттә, галимнәргә дә мөрәҗәгать итәбез. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән эшлибез. Анда иҗтимагый фикер һәм исламны өйрәнү бүлеге бар. Тарих институтының директор урынбасары Илнур Миңнуллин да һәрдаим ярдәм итә.

 

 

– Күптән түгел генә Үзбәкстаннан кайттыгыз. Сәфәрегез уңышлы булдымы?


– Әйе, шактый мәгълүмат туплап кайттык. Бохара, Сәмәрканд, Ташкентта булдык. Бохарада Мир гарәп мәдрәсәсе бар. Ул мәдрәсә ХVI гасырда төзелгән. Шунысы кызык: мәдрәсәдә 114 бүлмә бар, Коръәндә дә 114 сүрә. Татар галимнәренең күпчелеге шул мәдрәсәдә укыган, дини белемнәрен тирәнәйткән. Бүгенге көндә мөфти булып торучы хәзрәтләр  шунда белем алган. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, элек Татарстан мөфтие булган Госман хәзрәт Исхакый, Рамзан Кадыйровның әтисе Әхмәтхаҗи Кадыйров, Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов – әнә шундыйлардан. Безгә  аларны укыткан Габделгафур остаз белән очрашырга насыйп булды.

 

– Урта Азия нинди фикерләр уятты соң?


– Урта Азиядә әдәпкә зур игътибар бирелә. Мине сокландырганы: шәкертләрнең әдәбе булды. Уку сыйныфына керер алдыннан, аяк киемнәрен салалар да, аны чыгу ягына борып куялар. Чыкканда уңайлы булсын өчен. Тәртип сокландырды. Андагы мәчеттә намаз укыдык. Беренче рәттә – мәдрәсә остазлары, артта – шәкертләр. Намазны укып бетергәч, дога кылганнан соң, шәкертләр читкә китеп, остазларга юл калдыра. Элек бездә дә шундый тәртип булган. Мәсәлән, Мәрҗани мәчетендә, совет чорында халык җомга намазына  бер-ике сәгать алдан җыела. Зал уртасында юл калдыра. Шул юлдан имам мөнбәргә җиңел генә үтә. Ә бүген  имамнарыбыз этелә-төртелә кешеләр арасынан узарга тиеш. Әдәпне үзебездән башларга кирәк...


– Хәзрәт, фильмга әйләнеп кайтсак, аның эчтәлеге нидән гыйбарәт булачак?


– Әлеге фильмда күбрәк ишаннар, тарикать остазлары турында бәян итәргә тырышачакбыз. Тарикатьнең нәрсә икәнен аңлап бетермәүчеләр бар. Тарикать остазлары кемнәр алар? Ягъни суфилар. Суфилар дөньядан читләшеп, бары тик гыйбадәт белән генә шөгыльләнә дип уйлыйлар. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Мәсәлән, без Бохарада Хуҗа Баһаветдин Нәкъшбәнди хәзрәтләренең каберен зиярәт кылдык. Ул – иң зур әүлияләрнең берсе. Бик изге кеше. Ул: “Кулың эш белән мәшгуль булсын, ә күңелең Аллаһыны онытмасын”, – дигән. Тәрикать остазлары, шәригать белемнәренә генә түгел, ә хикмәт, рухи көчкә, югары әхлакка ия кешеләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: “Тәндә бер ит кисәге бар, ул сәламәт булса, бөтен тән сәламәт була, ул авырса, бөтен тән авырый. Ул – йөрәктер, кешенең күңеледер”. Нәфесләрен тәрбияләгән кешеләр ялганнан, гайбәттән, файдасыз гамәлләрдән ерак тора. Алар кешеләргә сөенеч китерә. Аллаһы Тәгалә теләгән гамәлләрне генә кылалар. Максатыбыз - әнә шундый шәхесләребез турында сөйләү. Фильм 20-25 минутлык булыр дип фаразлана. Аның аша халыкка бай дини мирасыбызны җиткерергә уйлыбыз. Тарикать – динебезнең күркәм әхлагы. Мөселман кешесендә әхлак юк икән, аның гамәлләренең файдасы булмаячак. Андый кеше хак мөселман түгел. Һәрбер мөселман, беренче чиратта, үзенең рухи дөньясына игътибар итәргә тиеш.

 


– Фильмда Татарстанда хезмәт иткән дин әһелләренә дә игътибар биреләдер..

.
– Татарстанда без Мөхәммәтзакир Чистави (1804-1893) турында мәгълүмат тупладык. Ул хәзерге Балтач районы Сасна авылында туган, заманында Чистайда яшәгән. Бик зур галим булган. Кукмара районындагы Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыган, аны Мәхмүт әд-Дагыстани исемле зур шәех тәрбияләгән. Ул башкаларны  тәрбияләр өчен шул шәехтән рөхсәт алган. Зур дәрәҗәләргә ирешкән, сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнгән.  Икенче гильдия сәүдәгәре булган. Үз акчасына Чистайда “Камалия” мәдрәсәсе, шулай ук мәчет салдырган. Төрле елларда мәдрәсәдә күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм мәгърифәтчеләр Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, Ф.Туктаров, Г.Исхакый белем алган. Мөхәммәтзакир ишан шушы мәдрәсәдә 46 ел укыткан, остазларга ярдәм күрсәткән, шәкертләрне дә караган... Аны Идел буенда гына түгел, Кавказда да яхшы белгәннәр. Совет чорындагы күренекле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Дагыстан мөфтие Сәйфулла казый Башларов – аның шәкертләреннән берсе. Күргән-белгән кешеләр Чиставины чын ишан булган, диләр. Бөтен гамәлләре шәригатькә туры килгән. Гадел булган, милләткә хезмәт иткән.  Чистайның мөселман зиратында җирләнгән.


Казанда яшәгән Гали ишан (1857-1937) турында  мәгълүмат булачак. Мәккәдә укыган, Коръәнне яттан белгән. Хәдичә исемле җәмәгате белән күп ятимнәрне тәрбияләгән. Аның догасы көчле булган, диләр. Ул шәригатьне генә түгел, медицинаны да яхшы белгән. Тән авыруларын да дәвалаган, юмартлыгы белән дан тоткан.


Совет чорында бик күп мөселманнар өчен рухи остаз булган, югары әхлак үрнәге күрсәтеп яшәгән Гарифулла хәзрәт Гайнуллин (1894-1984) хәзерге Буа районының Аксу авылында туган. Ул өч сугышта катнашкан, каты яраланган. Махачкалада Баязит хәзрәт Хәйруллиннан дәресләр ала. 1957 елда хаҗга бара. Өшкерү белән шөгыльләнгән. Аллаһы Тәгаләгә бик тугрылыклы булган. Аның кызы Зөбәрҗәт абыстай белән очраштык. Ул да  әтисенә бәйле хатирәләрне барлады.

 

 



Кино рамазан аенда әзер булырга тиеш. Киң җәмәгатьчелек аны интернет челтәреннән дә карый   алачак. Фильм рус телендә булачак, киләчәктә аны татарчага тәрҗемә итү дә күздә тотыла.  Бүгенге көндә яшьләр, хәтта өлкәннәр дә үз галимнәребездән хәбәрдар түгел. Чит илнекеләрне беләләр, аларның вәгазьләрен тыңлыйлар, китапларын укыйлар. Шуңа күрә дә кайберәүләр чит агымнарга иярә. Бу – тарихны, мирасыбызны белмәүдән дә килә, ди белгечләр.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 891 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 09 Июнь 2016 18:41
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: син минем табышларым! Аннары капканы ачып чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев