В заголовках  В тексте
Шимбә, 23 Июль 2016 07:26

Шәмаил конкурсы җиңүчеләре билгеле (ФОТО)

Онытылып килгән каллиграфия сәнгатендә соңгы елларда аеруча җанлану сизелә. Әле кайчан гына бу өлкәдә бармак белән генә санарлык осталар бар иде: Нәҗип Нәккаш, Рөстәм Шәмсутов, Владимир  Попов... Аларга алмашка яшь буын килә һәм ул буынны хатын-кызлар тәшкил итә...


Бүген Казан Кремлендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләм шәмаиле” икенче Россиякүләм конкурсында җиңү яулаганнарны тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында нибары бер генә ир-ат иде. Шатлыклы күренешме, әллә инде юкмы – моны һәркем үзе хәл итә. Ә менә бу өлкәдә азау ярган Нәҗип ага Нәккаш болай ди: «Хатын-кызлар һәр өлкәдә дә активлык күрсәтә. Дөресен генә әйткәндә, ирләр берникадәр ялкаурак. Эзләнмиләр, хәзерге заманда, үзләренә ышанмый торган кыюсыз ирләр ишәйде. Ә хатын-кыз үз-үзенә ышана, нәрсәгәдер омтыла, дөньяга чыгарга тырыша. Бу табигый хәл дип саныйм, күпме еллар изелгәннән соң баш калкыта димме? Алар мөмкинлекләр ачылды бит...»

“Минем гаиләм шәмаиле” икенче Россиякүләм конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шәмаилләрне барлау һәм саклау максатыннан үткәрелә. Бу башлангычны Татарстан Диния нәзарәте күтәреп чыкты һәм шактый гына нәтиҗәләргә дә ирешелде. Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, конкурсның жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Батыров белдергәнчә, быел Казан федераль университетында татар шәмаилләрен башкару серләренә өйрәтә башлаячаклар. Тиздән Казан үзәгендә урнашкан Ш.Мәрҗани йортында шәмаилләр музееның тантаналы ачылышы көтелә. Икенче ел гына оештырылган конкурска килгән хезмәтләрнең дә сыйфаты шактый сизелерлек үскән ди.



Быел конкурска 120 катнашучыдан 200 эш кабул ителгән. Алар арасында Казан, Уфа, Мәскәү, Владимир, Ижау, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән эшләр бар. Конкурсның шорт-битенә жюри тарафыннан 91 эш сайлап алынды.


Жюри тәкъдим ителгән эшләрне дүрт номинациядә карады: “Заманча традицион татар шәмаиле”, “Гаилә ядкаре”, “График һәм чигелгән шәмаил” һәм “Татар шәмаиле техникасында (фальга) ясалган картина”. Бүген өч номинация буенча җиңүчеләрне атадылар («Гаилә ядкаре» номинациясе жюри тарафыннан бүләкләнмәде).

- Аерым шәхесләр үсеш барлыгы сизелә, әлбәттә, – ди Г.Тукай бүләге лауреаты, рәссам каллиграф Нәҗип Нәккаш. – Осталыкларын чарлаулары сизелә. Профессиональгә әйләнеп киткән хаттатлар, мәсәлән, Чулпан Шәрифуллинаны гына әйтик. Мин аны беренче адымнарыннан ук беләм. Шактый үсте ул. Шулай да хезмәтләрнең җитешсез якларын да әйтми мөмкин түгел. Каллиграфиянең бездә мәктәбе юк. Шуңа күрә хәреф почеркларының төрләрен белү җитми. Кайберәүләр декоративлык белән мавыга. Күчереп кенә ясаучылар да юк түгел. Кайдадыр күргән яки альбомда чыкканнарны төшерә. Коръәннән бер аятьне алып, хәдис алып эшләү гадәте бик сизелми. Төрек хезмәтләре шактый күп чыга, шуны күчерүчеләр бар. Хезмәтләрдә нәрсә җитми дигәндә, татарчалык дияр идем. Татар телендә язылган шәмаилләр юк диярлек. Безнең бит бик күп татар шагыйрьләребез бар. Аларның мәгънәле әхлакка өнди торган әсәрләре җитәрлек. Мин шәхсән әдәбиятчы буларак, Тукайга тулы бер цикл эшләдем. Моннан тыш та башка төрки, татар шагыйрьләренә мөрәҗәгать иттем. Башкаларның да шул юнәлештә эшләүләрен күрергә телим. М. Җәлил шигырьләрен дә шәмаил итеп эшләргә була, – дип үз киңәшләрен сөйләп узды Нәҗип Нәккаш.



“График һәм чигелгән  шәмаил” номинациясендә беренче урынны Гөлназ Исмәгыйлева яулады. Яшь булуына да карамастан, Гөлназ әлеге өлкәдә кыю адымнар ясый. Жюри төркеме аның хезмәтен югары бәяләде.


Икенче урында – Айсылу Гобәерова, өченчедә – Алия Сабитова.

“Заманча традицион татар шәмаиле” номинация җиңүчесе – Чулпан Шәрифуллина, икенче урында – Әлфия Исхакова, өченчедә – Равил Ваһапов.

“Татар шәмаиле техникасында (фальга) ясалган картина” номинациясендә  беренче урын – Әлфия Мильгизина, икенче – Рина Ариадна,  өченче – Резидә Юнысова.

Исегезгә төшереп узабыз: “Минем гаиләм шәмаиле” күргәзмәсе Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шәмаиле галереясендә һәм “Казан Эрмитаж” үзәге залларында эшли.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1078 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Тоткыннар саны буенча, Россия дөньяда сигезенче, ә Европада беренче урында тора. Тимер чыбыклы биек коймалар артында утыручыларның 55 проценты, чыккач та гадәти тормыш белән инде, мөгаен, яши алмаячак, чөнки сроклары озак булу сәбәпле, алар инде җәмгыятьтән аерылырга өлгерә, ди белгечләр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев