В заголовках  В тексте
Җомга, 29 Июль 2016 13:55

“Казан басмасы”ның яңасы дөнья күрәчәк (ВИДЕО)

Казанның данлыклы нәшриятында 33 ел хезмәт куючы Габделхак Маулин бүген эшкә зур дулкынлану хисләре белән килде. Гомерен басма эшенә багышлаган  Габделхак абый  үзен тарихка эре хәрефләр белән язылып куелачак вакыйгада катнашканын ачык аңлый... «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында бүген Коръән «Казан басмасы»ның яңа нөсхәсен бастыра башладылар.


– Эшкә  гөсел алып, тәһарәтләнеп  килдем. Кулга чиста перчаткалар киеп куйдык. Болай без һәрвакыт җитди, сыйфатлы продукция генә чыгарабыз. Бүген бигрәктә шатлыклы көн бит, моңарчы да ислам диненә кагылышлы шактый китаплар бастырды. Изге Китапны беренче мәртәбә бастырабыз, – диде Габделхак Маулин.

Бүген  «Идел-Пресс» нәшрияты изге эш ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров катнашында башланып китте. Китап бастыру машинасын эшләтеп җибәргәнче сүрә дә укылды.



Ел ярым дәвамында Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге белгечләре “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсен эшләде. «Бу басма Коръәнне төгәл укырга ярдәм итә торган хәрәкәләрне дөресләү, шулай ук дөньяви стандартларга туры китереп, махсус бүлекләргә бүлү ниятеннән әзерләнде, – ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Аятьләр 1803 елгы басмадагы кебек биттән-биткә күчкәндә өзелмәячәк, моннан тыш яңа басма хәрефләр саны буенча да, тиешле булганча, Госманлы күчермәсенә туры килә. Укырга уңайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренәчәк. Шулай итеп, мөселманнарның Диния нәзарәте татарлар өчен укырга һәм ятларга уңайлырак басманы әзерләде».

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан дөньяви стандартларга туры китереп әзерләнгән Китапның тиражы 5 000 данә итеп бастырылачак. Аны имамнарга, шәкертләргә, гарәп телен өйрәнгәндә осталык күрсәткән балаларга, хәтта төрмәдә утыручыларга да бүләк итәргә ниятләп торалар. Типографиядә Коръән өч атна вакыт эчендә әзерләнеп бетәргә тиеш. Шунысы игътибарга лаек: Изге Китапны бастырырга теләгән башка нәшриятләргә файллар бушка бирелә, ягъни аларда  Китапны үзләрендә нәшер итә алачак. Бүгенге көндә татар халкының Коръән басу традициясе дәвам иттерелә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Изге Китапны басуга һәм таратуга күп тырышлык куя.

Изге китап Коръән Истанбулда язылган булса, Ә Казанда исә беренче мәртәбә бастырылган.  Бу хакта Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга да сөйләп узды.



Билгеле булганча, Россиядә дөнья күргән беренче басмага Коръән шрифтларын безнең ата-бабалар эшләгән. 1787 елда Екатерина II Санкт-Петербургтагы Шнор типографиясендә Коръән бастырырга рөхсәт итә. Типография өчен мулла Госман Исмаил махсус шрифтлар ясый. Беренче тираж бары тик 20 нөсхәдә нәшер ителә. Архив чыганаклардан билгеле булганча, 1789-1798 елларда изге китап тагын биш тапкыр кабатлап бастырыла. Ул чорда Петербургта дөнья күргән басмалардан хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән бары тик берничә нөсхә генә билгеле, ди дин белгечләребез.

Россиядә беренче тапкыр һәм безнең ата-бабалар ясаган шрифт белән басылган Коръән “Казан басмасы” исеме белән бөтен дөньяга тарала. Ул Азия, Төркия, Якын Көнчыгыш һәм башка чит ил дин белгечләре тарафыннан югары бәяләнә. Гарәпләр Коръән тарихын шигъри юлларга салганнар. Ул ирекле тәрҗемә ясаганда болайрак әйтелә: "Коръән иңгән - Хиҗазда, матур иттереп язылган - Истанбулда, гүзәл иттереп укылган - Каһирәдә, беренче мәртәбә басылган - Казанда". Дөнья күләмендә Ислам дине таралышында зур роль уйнаган Хиҗаз, Истанбул, Каһирә җирләре рәтендә Казанның телгә алынуы ата-бабаларыбызның мөселманнар дөньясында мәртәбәсен ачык күрсәтә.



Алда әйтеп узганыбызча, төп «Казан басмасы» 1803 елда мең данә белән  басылган була. Бүген басыла башлаган Китап та иске ысулларга таянып башкарыла һәм дөнья стандартларына туры китерелгән. Дин белгечләребез раслаганча, Коръән дөньяда ике төрле басыла. Бездәгесе сәхабәләрнең стандартына туры китерелгән. Элеккеге «Казан басмасын»нан яңасы күпкә яхшырак дип ышандыра дин лидеры.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 739 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев