В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 04 Август 2016 12:46

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Коръән укыган өчен бер тиен дә гонорар сорамадым”

Мәгълүм булганча, күптән түгел “Хозыр” нәшрият йорты һәм “Азан” мөселман радиосының уртак хезмәт белән Коръәннең тулы аудиоверсиясе дөнья күрде. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый. Бу хезмәт – изге китапны башыннан ахырына кадәр тыңлап була торган бердәнбер аудиоязма.


Ислам тарафдарлары хәзер ике куянның койрыгын берьюлы тота: Коръәнне эш белән мәшгуль булганда да тыңларга мөмкин.

- Коръәнне аудиоформатка күчерү күптәнге хыялым иде, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда. – Бөтендөнья хафизлар әзерләүче оешма шәехе Хәсән Хәдиянең биредә булуы да безнең бәхеткә туры килгәндер. Аның ярдәме һәм күзәтүе астында бу зур эшкә алындык. Мин аны ике ай эчендә башкарып чыгармын дигән идем. Кая ул! Бик зур хезмәт һәм көч таләп итте. Һәр язманы кат-кат тикшердек. Яңадан да язарга туры килде. Тавышым да бетте. Дөресен генә әйткәндә, җырчыларны кызганып та куйдым. Тавышка никадәр көчәнеш килә икән!

Аудиокитапның беренче тиражы 1000 данә. Ул рус телендә. Аны “Хозыр” нәшрият йортыннан алырга мөмкин. Икенче тиражы исә татар телендә чыгарылачак.

- Бүген зур күләмле эшләр алып барабыз, – ди “Хозыр” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин. – Беренчедән, Коръәннең “Казан басмасы”н басмага бирдек. Икенчесе – сезнең кулда, Коръәннең аудио варианты. Өченче юнәлеш буларак, Коръәнне татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү эшенә алындык.

Сүз уңаеннан, нәшрият Коръәннең “Казан басма”сына тупланган материалларны алырга теләүчеләргә бушлай бирә. Һәркемнең дә затлы китап сатып алырга мөмкинлеге булмаска да мөмкин бит.

Күпләрегез “Коръән”нең аудиоязмалары интернетта да тулып ята дияр. Чыннан да, кайбер өзекләрен аннан да табып була.

– Рамазан аенда тәравих вакытында Коръән тулысынча укыла,  – ди Камил хәзрәт. – Аларның язмалары да саклана. Бүгенгә кадәр мөселман кардәшләребез аларны укыды, тыңлады. Әмма намаз вакытында тавыш та уйнап китә, кайбер хәрефләр дә “йотылырга” мөмкин. Ә табадан гына төшкән бу хезмәт исә Бөтендөнья хафизлар союзы куйган таләпләргә нигезләнеп эшләнде.
 
Журналистларны аудиоязманы әзерләүгә тотылган чыгымнар да кызыксындырды.

– “Хозыр” – безнең нәшрият, Коръәнне мин укыдым. Бер тиен дә гонорар сорамадым, – дип көлдерде ул.

Билгеле булганча, мөселманнар Хаҗ сәфәренә җыена башлады. Беренче төркем август ахырында китәчәк. Камил хәзрәт быел үзе дә Хаҗ сәфәре кылырга җыена.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 543 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев