В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 31 Август 2016 18:19

Вәгазьләрнең татарча булуы нәрсә бирә?

Вәгазьләрнең татарча булуы нәрсә бирә? Солтан ИСХАКОВ фотосы

Динчеләребез дә туган телебезне кайгырта башлады. 12 августтан Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазъләре фәкать татар телендә генә яңгырый башлады. Татар даирәсендә шактый сөенеп кабул ителгән яңалыкны өнәп бетермәүчеләр дә юк түгел икән...


Татарның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның «Телебез  –  иң   авырткан   җиребез» дигән гыйбәрәсе бүген дә актуаль яңгырый. Телнең зәгыйфьләнә баруы хәзер инде беркемне дә шаккаттырмый бугай. Дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган проектлар, җәмәгатьчелек тарафыннан уздырылган акцияләр дә телебезне популярлаштыруга сүлпән генә тәэсир итә.   Ана теле сагына динчеләребез дә үз өлешен кертергә батырчылык итте. 11 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында карар кабул итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, Татарстанның барлык имамнары бу яңалыкны бертавыштан хуплап чыккан.

– Әлеге карар нигезендә мәчетләрдәге вәзгыять тулысынча үзгәрә, дигән сүз түгел. Чөнки безнең  Татарстанда русча вәгазь укучы мәчетләр болай да аз иде. Ә авылларда бөтенләй юк. Дөрес, Диния нәзарәте күзлегеннән карасаң, монда кайбер югалтулар бардыр. Халыкның шактые җомга намазына йөри. Социологик тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, 85% татарлар үзләрен мөселман, дип атаса да, шуларның 50% мәчеткә йөрми (җомга намазына килеп китәләрдер). Җомгага килгән татарларга нәсыйхәт әйтеп калу бер дә начар булмас иде,– ди Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда.

 Шул ук вакытта мөфти урынбасары мәсьәләгә киңрәк караш ташларга өндәде. Милләтнең үз кыйбласы, диннең үз юлы, дигәндәй. Берлек юк дәрәҗәсендә, һәрберсе үз каланчасыннан гына чыгып мәсьәләләрне хәл итәргә тырыша. «Мөселман яшьләре кызганыч ки, милләттән аерылган, ди Рафыйк әфәнде. – Алар тарафыннан милли традицияләргә дә игътибар аз. Диния нәзарәтенең карары гасырлар дәвамында килгән традицияләребезне кайтарырга ярдәм итәр. Ислам яңарышы дип 25 елдан бирле лаф орабыз, ләкин аның башланганы юк әле. Карар телебезне саклауда роль уйнар, дип саныйм. Имамнар өчен дә яңа мөмкинлекләр ачылыр. Аллаһ йортындагы дини эшчәнлек җомга намазы белән генә чикләнергә тиеш түгел. Биредә татар теле курслары, төрле лекцияләр дә оештырырга кирәк булачак».

Чыннан да, 1991 еллардан башланган милли ислах, милли үзаңны торгызып маташуның да файдасы булмады... Татар теле һаман да тар даирәдә кулланыла. Хәтта кайбер министрларыбыз да бик еш кына татарча сорауларга “терминнар белән сөйләргә кирәк, шуңа күрә русча гына җавап бирәм”, дип аклана бит.

Заманында татар элитасын дин эшлеклеләре  тәшкил иткән. Алар милләт мәсьәләләрен оста чишә белгән. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин әнә шулай раслый:  «Тел кризис кичерә. Бүгенге көндә татар теле, фән теле буларак юкка чыгып бара. Татар теле рәсми мәгълүмат чараларында хөкүмәттә файдаланылмый. Киләчәктә бәлкем дөньяви булмаган башлангыч мәктәпләр кирәк булуы ихтимал... Революциягә кадәр 1898 елда дини һәм дөньяви белемне ана телендә тарату, татар теленең яңа кагыйдәләрен эшләү, башлангыч мәктәпкә ун китап әзерләргә дигән карарларны нәкъ менә динчеләр кайгырткан. 1898 елда мөфтинең карары да чыга: айга ике мәртәбә хөтбәне туган телдә уку, мәчетләрне, зиратларны карап тору, мәдрәсәләрне муллалар йортыннан чыгарып аерым биналарда төзү. Һәр муллага төп бурыч – укыту йөкләнә. Диния нәзарәтенең бүгенге карары гасырлар буена барган гамәлләрнең дәвамы булып кына тора», – ди галим.

Республикада ана телебезнең кулланышы аксавын үз җилкәсендә күбрәк журналистлар тоя торгандыр. Җәмгыятьнең төрле тармакларын яктыртучы каләм ияләре, бигрәк тә телевидение һәм радио хәбәрчеләре, бу уңайдан кыенлыклар һәм уңайсызлыклар кичерә. Татар яңалыкларына кертү өчен татар телле белгечләрне табу – галәмәт дәрәҗәдә катлаулы проблема. Аларны көндез чыра яндырып эзләргә кирәк. Хәер, газет журналистлары да русча сөйләнгән мәгълүматны тәрҗемә итеп бик күп вакытларын сарыф итә. Хәзер инде һичьюгы татарча саф сөйләшүче дин белгечләребез күбрәк булыр, дигән өмет бар. Монысы да зур җиңү булыр иде...


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 681 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев