В заголовках  В тексте
Җомга, 30 Сентябрь 2016 13:23

Террорга каршы яңа сайт эшли башлады

Бүген  «Хозур» нәшрият йортында «Экстремизм. Яшьләр карашы» дип аталган түгәрәк өстәл булып узды. Төрле яшьләр оешмалары вәкилләре җыелган конференциядә «Ислам террорга каршы» дигән яңа сайтны  да тәкъдим иттеләр.


 Мәгълүм ки, Татарстанда  милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны кисәтү, социаль, этник һәм  конфессиаль нигездә килеп  чыга торган низагларга чик кую, шулай ук  террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы җәмәгатьчелек фикерен  формалаштыру максатында республикада «Экстремизмга  – Юк!» айлыгы игълан  ителгән иде. Әлеге айлык уңаеннан «Хозур»да оештырылган «Экстремизм. Яшьләр карашы» түгәрәк өстәл  эшчәнлегендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыров, «Форпост» республика үзәге директоры, Татарстанның Эчке эшләр буенча министр урынбасары киңәшчесе Андрей Рыков, Татарстан халыклары Ассамблеясының яшьләр тармагы вәкиле Ильмира Гафиятуллина, Социаль белем бирү Академиясенең тәрбия эшләре буенча проректоры Венера Сәмигуллина, башка яшьләр оешмаларыннан вәкилләр катнашты. Аларның һәрберсе үзләре җәелдергән эшчәнлек, патриотик тәрбия, яшьләр арасында идеология юнәлеше, яшьләрнең ялын дөрес оештыру һ.б. белән таныштырды.

 «Хәзерге катлаулы заманада безнең бурыч – яшьләребезне төрле яман юнәлешләрдән саклап калу, – ди Венера ханым Сәмигуллина. – Яшьләр мәгълүматны күбрәк Интернет челтәрләреннән эзли. Кайчандыр игътибардан читтә калган патриотик тәрбия мәсьәләләре дә бүген инде актуальләшә. Экстремизмга каршы көрәш алып барабыз икән, монда инде бер кеше яки оешманы гына җаваплы итеп калдырып булмый. Яшьләр оешмаларының актив катнашуы да таләп ителә. Мәсәлән, безнең Академиядә экстремизм идеологиясенә каршы «Живите ярко» дип аталган волонтерлар отряды эшли. Ел башыннан гына оешты әле ул. Белүемчә, мондый эчтәлектәге отряд Татарстанда беренчеләрдән булып үз эшен башлады.  Студентлар оештырган әлеге отряд мәктәп укучылары арасында социологик тикшерүләр дә алып барган. Хәзерге вакытта нәтиҗәләр чыгарабыз».



Терроризм – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Нәтиҗәдә, бер гаепсез кешеләр зарар күререргә мөмкин. Явыз көчләрнең максаты – кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап-курку аша төрле вәхши сәяси максатларга ирешү. Конференциядә «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән яңа сайтның проекты һәм «Стоп: экстремизм!» белешмәлеге тәкъдир ителде.

«Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин: «Экстремизмга каршы сайтлар моңарчы да эшләп килә иде. Алар дәүләт органнары тарафыннан гамәлгә ашырылган. Ә менә җәмгыять, дин оешмалары тарафыннан башкарылган андый сайтны күрмәдек. Сүз дә юк, нинди дини әдәбият, китап укырга, кайсы очракларда үзеңне ничек тотарга, үз фикереңне анык итеп башкаларга ничек җиткерергә кебек сорауларга юлыгабыз. Яңа сайтны әзерләгәндә менә шушы сорауларга җавап бирергә тырыштык», – ди.

 «Ислам террорга каршы» сайтында кануннар да, террорлык күренешләренә тап булган очракта үзеңне ничек тотарга турында да әтрафлы мәгълүмат табарга мөмкин.  Биредә абруйлы шәхесләрнең теге яки бу күренешкә  фикерләре, видеоматериаллар, мәкаләләр урнаштырылып барачак. Мәгълүмат чаралары да әлеге сайттан үзләренә кирәкле фикерләр таба алачак.

Бүгенге көндә сайт рус телендә эшли. Әмма киләчәктә, проект авторлары ышандырганча, сайт татар һәм инглиз телләрендә дә камилләшәчәк.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 417 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 30 Сентябрь 2016 15:25
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: син минем табышларым! Аннары капканы ачып чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев