В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 09 Гыйнвар 2017 16:54

Зина кылган өчен җәза кемгә күбрәк бирелә? (cорау-җавап)

Муллалар авызыннан «Зинадан ерак булыгыз, чөнки ул үзе белән алты афәт алып килә: өчесе – бу дөньяда һәм өчесе – ахирәттә», дигән сүз ишеткән бар...  


Intertat.ru редакциясе почтасына Фагилә исемле ханымнан сорау килде.
 


«... Мин иремнән биш яшькә өлкәнрәк. Шулай да яратышып өйләнештек. 5-6 ел бик тату гомер иттек. Ике улыбыз бар. Соңгы араларда иремнең читләр белән чуалганын сиздем. Хәер, сиздем генә түгел, үзе дә миңа хыянәт иткәнен яшерми. Ул хатын миннән дә яшьрәктер дип уйлаган идем. Ачыклый торгач, иремнән 10 яшькә олырак булып чыкты. И, ачуым чыкты да, уйламый-нитми генә мин дә хәләлемә хыянәт иттем... Ә менә хәзер бик үкенәм. Аллаһы каршына барасы бар бит...


Казаннан Фагилә.»




Зина кылган кешене нинди җәза көтә? Бу хакта башкаланың Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев әтрафлы итеп җавап бирә:

– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Вә алар (ягъни хак мөэминнәр) гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар».  Ягъни барча фәхеш гамәлләрдән, уйлардан мөэминнәр ерактыр. Коръәндә килгәнчә: «...зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз...»  Ягъни зур вә кече зинадан ерак булу (үбү, тотыну, карау кебек зиналарга якын килмәү) дигәнне аңлата.

Көннәрдән бер көнне Муса  Раббысы Аллаһтан сорады: «Йә Раббым, зина кылучыга нинди җәза булыр?» – дип. Шунда Аллаһ Тәгалә әйтте: «Без Кыямәт көнендә зина кылучыга махсус уттан ясалган күлмәк кидерербез, хәтта шушы күлмәктән зур таулар да тузанга әйләнер иде». Риваятьтән мәгълүм булганча, иблискә бер бозык фәхеш хатын-кыз мең бозык иргә караганда күпкә сөйкемлерәк. Чөнки бер бозык хатын меңнән артык ирне аздырырга мөмкин.

Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр кеше зина кылса, аның иманы аннан чыгар һәм башы өстендә күләгә сыман булыр, ә шушы гамәлен, ягъни зинаны, тәмамлагач иманы кире кайта». Фикерләргә урын күп, галимнәрнең сүзләренә караганда, әгәр дә кеше зина вакытында үлсә, ул имансыз хөкемендә дөньядан киткән булып саналыр вә урыны җәһәннәмдә булыр. Лутыйлык (ике ирнең җенси мөнәсәбәткә керүе) – зинадан да зуррак гөнаһ. Әнәс бин Мәлик риваять итә: «Пәйгамбәр  әйтте: «Әгәр берәр ир кеше икенче берәр ир белән зина кылса, җәннәтнең исен дә сизмәс, ә аның исе 500 еллык сәфәр ераклыгында гына сизелер».

Шулай ук бер риваятьтә: «Әгәр берәр хатын шәһвәт илә берәр егетне үпсә, бу хатынны җәһәннәмдә Аллаһ 500 ел газаплар, ә әгәр берәр егет берәр кызны (никахсыз) шәһвәт белән үпсә, ул җитмеш гыйффәтле кыз белән зина кылган кебек булыр, ә кем инде гыйффәтле кыз белән зина кылса, ул җитмеш мең хатын-кыз белән зина кылган кебек гөнаһлы булыр».

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2068 мәртәбә

1 Фикер

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Тоткыннар саны буенча, Россия дөньяда сигезенче, ә Европада беренче урында тора. Тимер чыбыклы биек коймалар артында утыручыларның 55 проценты, чыккач та гадәти тормыш белән инде, мөгаен, яши алмаячак, чөнки сроклары озак булу сәбәпле, алар инде җәмгыятьтән аерылырга өлгерә, ди белгечләр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев