В заголовках  В тексте
Җомга, 24 Март 2017 10:17

Өшкерүче җеннәргә каршы ничек көрәшә: Фәрит хәзрәт Кадыйровтан мастер-класс

Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. Фәрит хәзрәт Intertat.ru хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде һәм өшкерү тәртипләрен күрсәтте.

 

– Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була?

 

–  Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый, начар төшләр күрә. Сихер булганда төшендә егылып төшкәнен, этләр куганын күрә. Йокыдан арып, тирләп уяна. Өшкергәч, Аллаһның рәхмәте җиңеллек табалар.

 

 

– Өшкергәндә нинди догалар укыйсыз?


– Сихергә каршы аятьләр бар. “Әлиф Ләм Мим”, ”Аятел Көрси”, “Әгъраф”, “Саффат”, “Та-Һа”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” һәм башкалар. Баш авыртканга да аерым дару, йөрәк авыртса да аерым дару бар. Шуңа күрә күз тиюгә бер, сихергә икенче догалар.

 


– Өшкергән вакытта кешеләр үзләрен ничек тоталар?


– Өшкергән вакытта кайберәүләре елый башлый, кайберәүләре калтырана, көлә, кемдер чыгып китә, бер ишләре бик куркып тирә-якка карый башлыйлар. Кайберәүләр бик нык акыра башлыйлар. Менә шул вакытта куркып калмаска кирәк. Чөнки өшкерүче ул Аллаһның дошманы белән көрәшә. Яисә син аны җиңәсең, яисә ул сине. Аллаһ сакласын, әгәр дә син аны җиңә алмасаң, ул сине бер хәл кылырга мөмкин. Шуңа күрә өшкерүче кеше бөтен нәрсәне Аллаһка тапшырырга тиеш. Бөтен яктан Аллаһ юлында булырга тиеш.

 

Хәзерге вакытта акча өчен өшкерүче кешеләр бар. Җиңелчә генә өшкерәләр дә, кешенең калтырана башлаганын күргәч, куркып: “Җитте җитте, барыгыз шушы кеше янына”, – дип чыгарып җибәрәләр. Кардәшләрем, шушындый кешеләрне күрсәгез, алар янына бармагыз.

 

 

– Өшкергән вакытта, берәү еларга мөмкин, икенчесе көләргә мөмкин, дидегез. Менә бу билгеләр берәр нәрсәне аңлатамы?


– Авыру кешегә Коръән аятләре укыгач, алар җиңеллек табалар. Ә эчендәге җен: “Җитте укыма, мине үтермә, мине яндырма”, дип, хәтта кеше белән сугыша да башлый.

 

 

– Ир-ат һәм хатын-кызларны өшкерүдә аерма бармы?

 

– Хатын-кызны да өшкерәбез, ир-атны да өшкерәбез. Шифаны без бирүче түгел, Аллаһ бирүче. Ир-атны өшкергәндә дә, хатын-кызны өшкергәндә дә бер үк догалар укыйбыз.

 


– Өшкертергә килүчеләргә нинди таләпләр?


– Күп кешеләр яланбаш, кыска итәк киеп килә. Өшкергән вакытта хатын-кызның гаурәте күренсә, ул җирдә фәрештә булмый. Әгәр дә кеше Коръән аяте белән үзенә шифа табарга теләсә, өшкерткәндә гөселле һәм тәһарәтле, гаурәте капланган булырга тиеш.

 


– Хатын-кыз өшкерүче вазифасын башкара аламы?

 

– Хатын-кыз хатын-кызларны гына өшкерә ала. Ир-атларны өшкерергә аның хакы юк. Мин хатын-кызларга өшкерергә киңәш итмәс идем, чөнки өшкерү – Аллаһының дошманы белән көрәшү.

 


– Сезгә, гадәттә, нәрсәдән зарланып мөрәҗәгать итәләр?

 

–  Бик күп нәрсәләргә зарланып киләләр, санап бетергесез. Рәхмәт әйтүчеләр бик күп.

 

 

Җеннәрне күргәнем дә булды. Өшкергән вакытта алар белән сөйләшәбез. Без алардан: “Ни өчен кердең? Тәннең кайсы кисәгендә? Ничәү сез бу кешенең эчендә?” – дип сорыйбыз. Ләкин җеннәргә ышанырга ярамый, алар бик алдалый.

 

 

“Үз-үземне үтерәсе килә, миңа җеннәр асылынырга кушалар, хәтта мине тәрәзәдән атмакчы булалар”, – дип килүчеләр бар. Өшкергәч, Аллаһының рәхмәте белән, җиңеллек табалар.

 

 

– Өшкертергә башка дин кешесе килсә, өшкерәсезме?

 

– Әгәр дә Аллаһыны инкарь кылмаса өшкерәбез. Чегәннәрнең дә килгәне бар.

 


– Нинди җеннәр бар?


– Аллаһы тәгалә Коръәндә: “Без бәндәләрне һәм җеннәрне яраттык бары тик гыйбадәт кылу өчен”, – диде. Җеннәрнең дә гыйбадәт кылучылары бар, бәндәләрнең дә. Җеннәрнең дә кеше үтереп йөрүчеләре бар, кешеләрнең дә. Җеннәр адәм кыяфәтенә, мәче яисә эт кыяфәтенә дә килә алалар.


– Җеннәр кешенең эченә ничек керәләр?


– Җеннәр тән калтыранып-туңып киткәндә, аңны югалтканда, баш әйләнеп киткәндә, операция вакытында, бисмилласыз ашаганда һәм гөнаһ эшләгәндә кешегә керә.

 


– Җеннәрне кеше эченнән чыгара алмаган очраклар бармы?


– Җеннәрнең кайберәүләрен чыгару бик кыен. Нәселдән килә торган очраклар бар, руслар аны “родовое проклятие” ди. Беренче нәселдә 15 процент булса, баласында 25 була. Шулай нәсел алышынган саен үсеп, кайсыберләре психка да әйләнергә мөмкин. Кайсыберләрен чыгарып булмый.


– Җен кермәсен өчен ничек сакланырга?


– Без бит урамга чыкканда ишекләребезне биклибез. Ни өчен? Бандит кереп, җыештырып чыкмасын өчен. Адәм баласы чыгып киткәндә һәрвакыттада гөселле һәм тәһарәтле булырга, гаурәтләрен күрсәтмичә: “Әгүзү бикәлимәти лләһи тәммәти мин шарри мә халәкъ”, – дип, шушы доганы укып чыгарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: “Кем дә кем Аллаһыга тапшырып чыгып китсә, Аллаһ тәгалә аның янына 70 мең фәрештә җибәрер”, – ди.

 

 

– Өшкерер өчен махсус гыйлем кирәкме? Бөтен хәзрәтләр дә өшкерә аламы?


– Өшкерү – уен эше түгел. Һәрбер кеше өшкерә ала, әмма өшкергәннән соң кеше үзе авырырга мөмкин. Хәтта кечкенә баланы өшкергән вакытта да ул синең бөтен көчеңне суырып ала. Коръән аятьләре укырга кыен, сакаулана башлыйсың. Кайсыбер кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сәләт бирелгән. Мәсәлән, мин кешенең күзеннән авыруын, сихерне күрә алам. Сихерме кешедә, яисә нәселдән килгән авыртумы, менә шуларны белеп була.


 

Өшкерү: Фәрит хәзрәттән бер мисал

 

Сорауларга җавап биргәч Фәрит хәзрәт безгә өшкереп күрсәтте. Видеога төшергәнгә риза булучылар табылмау сәбәпле, мине өшкергәнне төшердек.

 

Фәрит хәзрәт белән кара-каршы урындыкларга утырдык.

 

“Күзләреңне йом һәм үзең белгән догаларны укып утыр”, – диде Фәрит хәзрәт. Шуннан соң “Аятел көрсине” укыды һәм: “Лә илләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд рәсүл Аллаһ. Йә Рахмән Әр-Рахим”, Алмазда авырулар, бозыклар булса, шушы авыруларга шифаланырга үзең ярдәм йә Раббым. Амин”, – дип Аллаһыдан ярдәм сорады һәм күзләрен йомып, пышылдап дога укып алды.

 

Аннары урыннынан торып, “Әгузе бисмилла” укып, кулларын сыпырды. Кулларын башыма һәм күкрәгемә куеп, “Әлхәм” һәм башка сүрәләр вә аятьләр укыды. Һәр сүрә яисә аятьтән соң төкеренде. Өшкерүне тәмамлаганда ул минем башымнан һәм гәүдәмнән сыпырды. Җеннәр кугандыр инде шулай итеп.

 

Янәдән каршыма килеп утырды һәм: “Берәр нәрсә сизмәдеңме?” – дип сорады. Мин аңа тәнемдә җиңеллек сизгәнемне әйттем.



Алмаз БИККОЛ. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2635 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 27 Март 2017 17:50

9 фикерләр

  • Фикер белдерү Җомга, 12 Май 2017 09:33 Исламия язган

    кто обращался к Фариту хазрату,у кого какие остались впечатления,кому он реально помог?пишите пожалуйста.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 12 Май 2017 07:26 Исламия язган

    кемнең Фәрит хәзрәткә өшкерткәне бар?кемдә нинди тәэсир калды?кемгә файдасы тиде?языгыз әле?

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 05 Май 2017 19:25 лилия язган

    Ассаламуалейкум фәрит хәзрәт,22апрельдә кызымның никахы булды,йоклап киткәч кызым тешен шыгырдата.аннансез булыша алырсызмы,сезгә алдан язылырга кирәкме,алдан ук Аллахның рәхмәте булсын,Лилия

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 20 Апрель 2017 17:35 Кадрия язган

    Ничек аны табарга и анын эшляре ни хакта? Парализованный абийлярне аламы? Зур рахмэт!Еще оныттым , а телефон?

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 15 Апрель 2017 13:50 Салават язган

    Исэнмесез.сезне ничек табып була ?адресыгызны телефон номерыгызны язсагыз яхшы булыр иде

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 01 Апрель 2017 16:37 Алмаз Биккол язган

    Поселок Салмачи, "Хәдичә" мәчете.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 27 Март 2017 06:00 Голназ язган

    Исэнмесез. Сезне ничек табып була. Адресы белэн телефон номерын язсагыз иде.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Якшәмбе, 26 Март 2017 16:42 Азат язган

    Фэрит хэзрэтне каян табып була тогэл адресы телефоны бармы

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 25 Март 2017 07:10 Голфия язган

    Исэнмесез,сезне ничек табарга була,адресыгызны язсагыз иде.

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев