В заголовках  В тексте

Хәерле юл!

  • Ни кызганыч, 40 процент юл-транспорт һәлакәтләре җәяүлеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Кеше гомеренең берни белән чагыштыргысыз бәһасен белсәк тә, никтер, юл йөрү кагыйдәләренә бармак аша карап, үзебезнең, якыннарыбызның, автомобиль йөртүчеләрнең тормышын фаҗига белән бәйлибез.

    Җомга, 21 Октябрь 2016
  • Алдан кычкырган кешенең башы авырта, диләр. Бу юлы, киресенчә, кычкырмаган кешенең башы авыртып китүе ихтимал. Ник дигәндә, машинаны кышкы сезонга күчерү турында алдан уйлый башлаган кеше транспортның куркынычсызлыгы турында хафаланмаска да  мөмкин.

    Чәршәмбе, 19 Октябрь 2016 Видео Карарга
  • ЮХИДИ инспекторларының «койрыкларын бозга катырмакчы» булалар. Постта кизү торган “гаишник”ларның эшен хәзер киемнәренә беркетелгән видеокамералар күзәтеп торачак. Шулай итеп, ЮХИДИ инспекторларының эше энә күзеннән үткәреләчәк, дигән сүз.

    Чәршәмбе, 12 Октябрь 2016
  • “Руль артындагы хатын-кыз – граната тоткан маймыл” дигән гыйбарә белән килешми бу кызлар. “Машина йөртүче барлык хатын-кызларны да бер калыпка кертергә ярамый,” – ди алар. Шулай булмый ни, “Автоледи” Бөтенроссия конкурсында 125 хатын-кыз арасында иң яхшылар рәтенә кереп кара әле син!

    Җомга, 07 Октябрь 2016
  • Татарстан юлларында үлүчеләр саны беразга кими төшкән. Узган елда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннардагы җитешсезлекләрне юк итү, өстәмә иминлек чаралары күрүгә 100 миллион сум акча  юнәлтүнең файдасы булган, күрәсең. Әмма юллардагы вәзгыять әле дә тулысынча канәгатьләнерлек түгел.  Җитәкчеләр зуррак нәтиҗәгә өмет иткән.

    Пәнҗешәмбе, 15 Сентябрь 2016
  • Республикабыздагы куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хокук саклау органнарының бер сулышта эшләве роль уйнамый калмый. Әлбәттә, аларга җинаять эзенә төшүдә шактый чакрымнар узарга туры килә. Монда инде тимер атлары гына чыдамлы булсын, диясе кала.

    Чәршәмбе, 14 Сентябрь 2016
  • 12 сентябрь көнне көндезге берләр тирәсендә Буа районы Теңкәш авылы янында юл һәлакәте була. Зур тизлектә барган “Шевроле Кобальт” йөртүчесе юлны дөрес урында чыкмаган 38 яшьлек ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

    Чәршәмбе, 14 Сентябрь 2016
  • Халыкны кабул итүнең мобиль пунктында Казан студентлары Универсиада авылы янындагы юлда светофор куйдырту теләге белән чыккан.

    Чәршәмбе, 07 Сентябрь 2016
  • Уку елы башлану юлларда, җәяүлеләр кичүендә укучыларга тагын да игътибарлырак булырга кирәклеген искәртә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан махсус рейдлар уздырыла.

    Чәршәмбе, 07 Сентябрь 2016
  • 1 сентябрьдән автомәктәп укучыларына “права”га имтихан тапшыру катлауланды. Теоретик өлештә элек ике хата китсә дә, сынау уңышлы тапшырылган санала иде. Хәзер исә җибәрелгән һәр хата өчен өстәмә биш сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлештә дә үзгәрешләр бар. Элек өч күнегү күрсәтергә кирәк булса, хәзер бишне эшли белергә тиешсең.

    Сишәмбе, 06 Сентябрь 2016 1
  • ОСАГОның халык арасында һәрвакыт игътибар үзәгендә торуы билгеле. Аның социаль әһәмияткә ия булган иминиятләштерү төре булуы да роль уйнамый калмыйдыр, мөгаен. Татарстан ОСАГО белән бәйле проблемалары шактый булган төбәкләр унлыгына керә. Хәзер исә көн кадагында булган мәсьәләләрне “ОСАГОның бердәм агенты” дигән яңа  проект ярдәмендә чишәргә телиләр.

    Пәнҗешәмбе, 01 Сентябрь 2016 1
  • Яңа уку елы башланыр алдыннан Горький тимер юлында “Куркынычсыз тимер юл” кисәтү операциясе старт алды. Акциянең максаты – балигъ булмаганнарны тимер юлларда сак булырга өндәү.

    Сишәмбе, 23 Август 2016
  • Чынлыкта, автомобильләрне мәҗбүри иминиятләштерү полислары тирәсендәге гауга компанияләр тарафыннан уйлап чыгарылган, ди белгечләр.

    Шимбә, 20 Август 2016
  • Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә җитәкчеләр, иминият компанияләре һәм   Роспотребнадзор вәкилләре шул сорауга җавап табарга тырыштылар. Анда Милли банк  җитәкчесе урынбасары Марат Шәрифуллин, шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, шәһәр прокуроры Александр Евграфов, башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Әлфинур Галикбәрова катнашты.

    Җомга, 19 Август 2016
  • Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Балаларның мәктәптәге куркынычсызлыгын гына түгел, юллардагы иминлеген кайгырту да беренчел мәсьәлә булырга тиеш. Шул уңайдан, бүген Гомумроссия халык фронты активистлары мәктәп яннарындагы җәяүлеләр кичүен тикшерергә чыкты.

    Чәршәмбе, 17 Август 2016
Страница 2 из 5

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев