В заголовках  В тексте

Хәерле юл!

  • Тиздән республикада машина йөртү таныклыкларын ЮХИДИ бүлекләрендә генә түгел, күпфункцияле үзәкләрдә дә алмаштырып булачак.

    Җомга, 15 Июль 2016
  • Башкаланың үзәк урам һәм проспектларына якын урнашкан йортта яшәүчеләрнең тынычлыгы качкан: җәен төнге урам мотоцикл гөрелтесенә күмелә. “Хәтта тәрәзәне дә ачып булмый, балалар куркып уяна...” Шәһәрнең ЮХИДИ идарәсенә көн саен шундый эчтәлектәге хатлар килә. Дөньякүләм туристларны әсир итәрлек шәһәрнең шул рәвешле ямен бозарга ярамый. ЮХИДИ хезмәткәрләре җиң сызганып эшкә кереште. Кичәге хәлләр исә ауны тагын да көчәйтергә җирлек тудырды.

    Пәнҗешәмбе, 14 Июль 2016
  • Казаныбызда велосипедта йөрүчеләр арта бара. Шәһәр эчендә ике тәгәрмәчле транспорт өчен махсус юллар салынуы да моңа этәргеч булып тора. Тик шул ук вакытта «сәпит» караклары да тик тормый: «ау» сезонына керешә. Мисал өчен, Казан шәһәрендә ел башыннан велосипед урлауның 129 (!)  очрагы теркәлгән. Велосипед машина түгел шул, аны сигнализациягә куеп булмый. Шулай булуга карамастан, бу төр транспортның урлауга каршы чарасын уйлап тапканнар.

    Чәршәмбе, 29 Июнь 2016
  • Җәй – сәфәрләр ае. Әлбәттә, беренче чиратта, балаларның каникулда дөнья күрәсе килә. Тик махсус утыргычка утырып кына бала гомерен саклап калып булганын кайбер ата-аналар, кызганыч, аңламый...

    Җомга, 24 Июнь 2016
  • Соңгы вакытта Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны аеруча артып киткән. Һәлак булулар да, имгәнүләргә дә бер генә әйбер сәбәпче: ул да булса – куркынычсызлык каешларын эләктермәү...

    Дүшәмбе, 20 Июнь 2016
  • Тиздән Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге техник күзәтү (техосмотр) операторларын контрольдә тотмый башлаячак. Мондый үзгәрешне Россия Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән. Министрлык китергән аңлатмаларга ышансаң, Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге ( Российский союз автостраховщиков ) бу эшне тулысынча үти алмый.

    Пәнҗешәмбе, 16 Июнь 2016
  • Россиядә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. “Куркыныч йөртү” (“опасное вождение”) – хокук бозуның яңа төре нәкъ шулай атала. Әйтергә кирәк, документ инде берничә тапкыр кабат карауга җибәрелгән булган. Ләкин, нәтиҗәдә, кабул ителгән.

    Дүшәмбе, 13 Июнь 2016 2
  • Җәяүлеләрнең юлны тиешле урында чыкмавы, игътибарсыз булуы – еш кына авариягә китергән сәбәпләр. Кызганыч, һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре истә тотылмый. Ә аннан соң, терсәк якын булса да тешләп булмый, гыйбарәсе искә төшә...

    Шимбә, 04 Июнь 2016
  • Билгеле булганча, Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Җәй айларында исә ЮХИДИ идарәсе вәкилләренә тагын бер баш бәласе өстәлә. Мотоцикл һәм скутерларда хәрәкәт итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бар дип тә белми.

    Дүшәмбе, 30 Май 2016
  • Елдан-ел Татарстан юлларындагы машиналар саны арта бара. 2005 елда республикабызда 906 мең транспорт чарасы теркәлгән булса, агымдагы ел башына автомобильләр исәбе 1 миллион 210 меңгә җиткән. Зур мегаполислар шул рәвешле зарарлы газлардан йотлыга. Ә транспортны табигый газга күчерү экологиягә зыянны бермә-бер киметергә ярдәм итәр дип көтелә.

    Пәнҗешәмбе, 26 Май 2016
  • Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак.

    Чәршәмбе, 25 Май 2016
  • Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һаман арта бара. Бактың исә, агымдагы елда җәяүле балалар катнашындагы аварияләр саны аеруча күбәйгән икән...

    Дүшәмбе, 23 Май 2016
  • Шушы көннәрдә “РариТЭК” компаниясенең җитештерү базасында “Газ ягулыгында эшләүче автомобильләргә хезмәт күрсәтү” темасына “түгәрәк өстәл” оештырылды.

    Дүшәмбе, 16 Май 2016
  • Россиядә 2015 елның 15 ноябреннән башлап “Платон” системасы гамәлдә. Әлбәттә, бу программадан Татарстан да читтә кала алмый.  Биш ай эшләү нәтиҗәсендә әлеге система ярдәмендә республикада 287 миллион сум акча җыелган. Төбәкләр рейтингында Татарстан дүртенче урынны били.

    Дүшәмбе, 16 Май 2016
  • 15 май көнне Казанда “Игътибар – балалар!” дип аталган махсус акциягә старт биреләчәк. Бу аңлашыла да, чөнки агымдагы елда башкалада нәниләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны якынча ике тапкырга (!) арткан.

    Пәнҗешәмбе, 12 Май 2016
Страница 3 из 5

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: син минем табышларым! Аннары капканы ачып чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев