В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 14 Сентябрь 2016 14:07

Гомер бәйрәме дә сентябрьдә, үлеме дә...

12 сентябрь көнне көндезге берләр тирәсендә Буа районы Теңкәш авылы янында юл һәлакәте була. Зур тизлектә барган “Шевроле Кобальт” йөртүчесе юлны дөрес урында чыкмаган 38 яшьлек ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.


Әлеге һәлакәт турында белешү өчен Алших авыл җирлеге башлыгы Сергей Киргизов белән элемтәгә кердек.


– Мәрхүм Илдус Камалетдинов – безнең авыл егете. Өйләнмәгән. Аның турында берәү дә начар сүз әйтмәс. Тырыш, булдыклы. Әнисе белән генә яши иде. Анасына бердәнбер бала. Бу көнне юл аркылы дусты янына чыккан. Аның белән әзрәк сөйләшеп торганнан соң, кире өенә кайтканда, бәлага тарыган.



Илдус Камалетдинов шәхси “КамАЗ”ында үз эше белән шөгыльләнгән.


– “КамАЗ”ны үз куллары белән җыеп чыкты. Илдус – берәүгә дә каршы дәшми торган, ярдәм сорап килүчене төн уртасында да бормый торган кеше. Безнең алтын баганабыз иде. Әле вафатына ышанып бетә алмыйбыз. Ул еракларга йөреп эшләде. Шуңа күрә мин аны читкә генә киткән, дип кабул итәм. Сентябрьнең 13ендә җирләдек, әмма кәфенлеккә Илдус төрелгәнен күңелем кабул итми, – ди әтисенең энесе Фарук абый.
    
Фаҗигале төстә, вакытсыз вафат булган Илдус Камалетдиновны җирләргә тирә-күрше авыллардан да сабантуе кадәр халык җыелган. Авыл халкы сүзләренчә, Корбан бәйрәменә дип, ашыга-ашыга командировкадан кайткан ул. Әмма бу аның туган авылына соңгы кайтуы, Корбан гаетен соңгы күрүе булган шул...
    
– Әнисе Фирүзә апа авыр хәлдә. Картлык көнендә терәк булырдай бердәнбер баласын югалткан ананың хәлен күзаллыйсыздыр. Ана кеше үз баласын югалтуны тагын ничек кичерсен! Фирүзә апа бу йортка икенче хатын булып килде, 4 яшеннән үги бала үстерде. Төп таянычы булып Илнур калды менә. Ике көннән бирле укол белән генә тора, елаудан туктаганы юк. – ди Илдусның туганнан-туган апалары.
    
Илдус 11нче сентябрь көнне соң гына юл сәфәреннән кайткан. “Әни, өч мең чакрым йөреп кайттым”, – дигән ул. Туганнары сүзләренчә, Саратов якларында эшләгән. Кеше туган аенда вафат була, диләр. Илдусның да 9нчы сентябрь көнне гомер бәйрәме булган. Билгеләп узуны Корбаннан соңга калдырганнар. Тик өлгермәгән...
    
Теңкәш халкы сүзләренчә, “Шевроле” шоферы да Буа кешесе. Ул Ташкичү авылында яшәүче баҗайларына корбан ите илтергә чыккан. Бу вакытта машинада аның хатыны һәм ике баласы да булган. Бер баласы нык курыккан, хәтта сөйләшми дә диләр.


– Бүген тикшерү эшләре бара, – дип аңлатма бирде Буа районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Гомәр Әхмәтҗанов. – Гаеп бер яклы гына түгел. Берсе юлны тиешле урында чыкмаган, икенчесе тизлекне дөрес сайламаган. Машина тизлеге сәгатенә 54 км-ны күрсәтә. “Шевроле” шоферы барлык тиешле тикшерүләрне узды. Рульгә ул исерек килеш утырмаган. Һәлакәт турында да, 112 номерына шалтыратып, барлык хезмәтләргә үзе хәбәр иткән. Әлегә машинасы штрафстоянкада тора, үзе  исә беркая да чыгып китмәү шарты белән өйгә җибәрелде.


Чулпан ШАКИРОВА
Фотолар Буа районының “Байрак” газетасы сайтыннан алынды

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1158 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев