В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 19 Октябрь 2016 06:00

Машина “итек”ләрен кайгыртыр чак җитте! (ВИДЕО)

Алдан кычкырган кешенең башы авырта, диләр. Бу юлы, киресенчә, кычкырмаган кешенең башы авыртып китүе ихтимал. Ник дигәндә, машинаны кышкы сезонга күчерү турында алдан уйлый башлаган кеше транспортның куркынычсызлыгы турында хафаланмаска да  мөмкин.


Салкыннар тиз килү сәбәпле, автомобиль тәгәрмәчләре турында да уйланырга вакыт җитте. Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе дә моның турында инде бүгеннән үк әзерләнергә чакыра. Юл хәрәкәте катнашучыларының һәрберсенә игътибарлы һәм сакчыл булырга комачау итмәс.

- Көз-кыш айларында кискен рәвештә башка полосага күчү һәм башка куркыныч маневрлардан тыелып торырга, дистанция һәм ян интервалының имин булганын сайлап алырга кирәк, – дип кисәтә Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре.

Автомобиль хуҗаларына кышкы сезонга әзерлекне инде бүгеннән үк башларга кирәк. Беренче чиратта, автомобильнең техник торышына, ут җайланмаларының, тәрәзә чистарткычларының, электр үткәргечләрнең, аккумуляторның төзеклегенә игътибар итү зарур. Җәяүлеләр кичүләре яннарында аеруча игътибарлы булырга кирәк, ә “зебра”га якынлашканда, тизлекне киметергә кирәк.

Республикалылар да автомобиль тәгәрмәчләрен алмаштыру турында уйлана башлаган. Өчьеллык машина йөртү стажы булган Вадим моны, беренче чиратта, куркынычсызлык кагыйдәләренең берсе, дип саный.

- Мин үз автомобилемнең тәгәрмәчләрен, гадәттә, беренче салкыннардан соң гына алмаштыра идем. Быел исә, шушы ике атнадан да калмыйча машина “итек”ләрен салдырачакмын, – ди Вадим Фадеев.

Җәйге шиннарны кышкысына һаваның уртача температурасы бер атна дәвамында 5-7 градус җылы  булып сакланганда, алмаштырырга кушалар. Вакытында алмаштырылган тәгәрмәч начар һава торышы белән бәйле юлларда үзләрен ышанычлы хис итәргә булыша.

Кышка якынлашу белән машина йөртүчеләренә генә түгел, җәяүлеләргә дә уяу булуы сорала. Караңгы тиз төшү сәбәпле, явым-төшемнәр, томан юллардагы күрү мөмкинлеген киметә. Юлларда, торак пунктлардан читтә, караңгы вакытта хәрәкәт иткән вакытта җәяүлеләрнең үзләрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш. Хәер, ЮХИДИ инспекторлары мондый элементларны торак пунктлар эчендә дә куллану яклы.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Медиа

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 623 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 25 Октябрь 2016 11:03
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев