В заголовках  В тексте
Җомга, 28 Октябрь 2016 18:01

Авыл аша узган юллар җәяүлеләргә тынгылык бирми

Җәяүле һәрвакыт хаклы. Бу сүзләрне юлдан тәпиләүчеләр даими рәвештә әйтә килә. Тик машина йөртүчеләр генә моның белән килешергә теләми. Чөнки авыллар аша уза торган федераль трассаларда кешене бәрдереп китү бернигә тормый сыман. Мәсәлән, Лаеш районының Сокуры авылындагы кебек.


Бу авылда яшәүче халык тәүлек әйләнәсе машина ыгы-зыгысы астында яшәргә мәҗбүр. Әлеге торак пункт аркылы “Казан-Оренбург” федераль трассасы узуы моңа зур йогынты ясый. Машиналарның саны шул сәбәпле арта. Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә бу авыл эченә керәм, димә. Чөнки бөкеләр берничә чакрымга сузыла. Кемгә-кемгә, Сокурыда җәяүлеләргә тынгылык бирмиләр. Аларны биредә бик еш бәрдерәләр, араларында үлүчеләр дә булмый калмый.

Авыл эчендә максималь тизлек сәгатенә 40 чакрым гына булуга карамастан, әле күптән түгел, 15 октябрь көнне трассадан барган машина юл кичүеннән чыгучы 52 яшьлек ханымны бәрә. Алынган җәрәхәтләреннән әлеге ханым шунда ук җан бирә.

Тротуар да юк, әйләнечтән юл да...

– Машина йөртүчеләр бер нәрсәгә дә игътибар бирми: тизлек режимын сакламый, юл билгеләренә карамый. Ничек барган, шулай баруларын дәвам итә. Безнең авылда җәяүлеләрне бик еш бәрдереп китәләр. Автомобильчеләр юлларда тизлек режимын сакласын өчен, минемчә, юлга камералар куярга кирәк, – дип сөйләде Сокуры авылында яшәүче Зинаида ханым.

Моннан берничә ел элек Сокуры авылы халкына, федераль трассаны башка җиргә күчереп, әйләнечтән юл ясау турында сүз кузгаткан булганнар. Янәсе, Сокуры авылы аша уза торган юлдан бары тик авыл халкы гына йөриячәк, ә Казан-Оренбург маршруты буенча хәрәкәт итүчеләр өчен аерым юл булачак. Хәтта аның планын да төзегәннәр. Ләкин ахырга таба бу турыда – ләм-мим. “Авыл халкына бик яхшы булыр иде. Сокуры юлын үзебезнекеләр өчен калдырсалар, әйләнечтәгесеннән йөк машиналары, башка районнарга баручылар узар иде”, – ди авылда яшәүчеләр.

Хәер, биредә әйләнечтән юл түгел, юл кырыенда тротуар да юк. Укучылар мәктәпкә барганда-кайтканда юл кырыеннан да бара алмый. Чөнки Үзәк урамның буеннан-буена диярлек кешеләр машиналарын парковкага куя. Шул сәбәпле, балаларга төп трассадан да барырга туры килә. Бу проблемадан балалар гына түгел, ата-аналар интегә. “Ичмасам, ул тротуар мәктәп, балалар бакчасына кадәр дә ясалмаган”, – дип хафалана алар. Ә тротуарны инде 2016 елда ук вәгъдә иткән булганнар икән.

Яктылыкны кире кайтаргычлар авыл халкына кирәкме?

Бу уңайдан, авыл халкы белән очрашырга Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе вәкилләре дә килгән. Мондый хәвеф-хәтәрләрдән саклану максатыннан, Татарстан буенча ЮХИДИ Юл-патруль хезмәте аерым батальоны командиры урынбасары Айдар Вәлиев Сокуры авылы халкына яктылыкны кире кайтара торган элементларны торак пунктлар эчендә дә кулланырга куша.



Бу элемент булганда, җәяүлене 200 метрдан абайлап була, ул булмаганда – бары тик 50 метрдан гына. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: әлеге җайланмаларны  куллану җәяүлеләрне бәрдертү ихтималын 65 процентка киметә. Ләкин татарстанлылар бу темага карата төрле фикердә тора.

- Бөтен кешене дә бу элементларны сатып алырга мәҗбүр итеп булмый. Моның белән генә әлеге четерекле мәсьәләне хәл итү мөмкин түгел. Шуңа да Сокурының үзәк урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү торырга тиеш, – ди Зинаида.

Балык Бистәсе Олы Елга авылы кызы Гөлфинә Хәйретдинова исә мондый элементларны бөтен авылга таратып булмавын искәртә.

- Кая да булса ашыкканда, бу элементны беркетмәскә дә мөмкинсең. Дөньяда төрле хәлләр була бит. Халык ризалашса, әлбәттә, мондый ысул бик яхшы. Ләкин проблеманы ул гына хәл итәргә булышыр, дип уйламыйм, – ди Гөлфинә.

Шуңа да ул җәяүлеләр кичүен караңгыда яктырта торган итеп ясауларын, юлларга яктырткычлар куюларын тели. Чөнки караңгыда юл кырыеннан барган кешене абайлап бетерү мөмкин түгел.

Бу проблема башка авылларда да бар

Әлбәттә, федераль трасса узган авыллар саны Татарстанда бихисап. Мисал өчен, шул ук Лаеш районын гына алсак та, Сокурыдан кала, Имәнкискә, Полянка авыллары халкы да машина тавышы белән йокларга ята, машина тавышына уяна. Федераль трассалар гына түгел, район үзәкләренә кайта торган юлларда да юл куркынычсызлыгы мәсьәләсе беренче урында тора. Мисал өчен, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы аркылы дистәләгән түгел, йөзәрләгән машина уза.

- Гадәттә, юл-транспорт һәлакәтләре безнең кибет янында була. Анда җәялеләр өчен юл кичүе ясалган. Авыл эчендә борылышлар булу, трасса да авыл эченнән узу сәбәпле, тукталышлар санын киметтеләр. Машина йөртүчеләр сак йөрми: аеруча борылышларда куып килеп, йә юл кырыена төшеп китәләр, йә җәяүлене бәрдерәләр. Машина йөртүчеләр үзләре дә, җәяүлеләр дә сакланып йөрергә, уяу булырга тиеш, – ди Гөлфинә Хәйретдинова.

Олы Елга авылы халкы машина ыгы-зыгысына ияләнеп беткән, чөнки һәр гаиләдә машиналарның саны берәү генә дә түгел. Быелгы җәйдә бу авылда бер яшь егетне төнлә белән машина бәрдереп китә. Егет һәлак була. Былтыр да бер кеше машина бәрдертү аркасында юлда җан бирә.

Башкарма комитет нәрсә ди?

Лаеш районына әйләнеп кайтсак, Сокуры авылы халкын борчыган мәсьәлә белән без районның Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Алар да Юл-патруль хезмәте (ДПС) экипажларын арттыру кирәклеген ассызыклый.

- 2017 елда үзәк урамдагы юлның ике ягыннан да буеннан-буена тротуарлар ясарга планлаштырыла. Шулай ук авыл мәктәбе янында светофор куелырга тиеш. Бүген аның янында җир өсте җәяүлеләр кичүе төзү мәсьәләсе буенча фикер алышалар. Ә әйләнечтән юл төзү мәсьәләсе хәзерге вакытта сөйләшүләр дәрәҗәсендә генә кала бирә, – дип аңлатты безгә Лаеш районы Советы һәм Башкарма комитеты вәкиле Рәсим Хаҗиев.

Аның фикеренчә, Сокурыдагы юл-транспорт һәлакәтләре, гадәттә, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Бу бәлагә юлларда автомобильләрнең теләсә ничек калдырылып китүе дә сәбәпче. Сокурының үзәк урамында “Туктарга ярамый” дигән юл билгесе бар, алга таба тагын шундый ике билге куелачак. Автомобильләр өчен парковка ясалган.

Димәк, хәзергә сокурылыларга 2017 ел җиткәнен көтәсе кала. Калган эшкә кар яумасмы? Сокурылылар үзләре дә борчуда...


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 722 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 28 Октябрь 2016 22:20
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: син минем табышларым! Аннары капканы ачып чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев