В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 07 Ноябрь 2016 11:19

Балаларны арткы утыргычта креслосыз йөртергә – ярый, салонда калдырырга – ярамый!

2017 елның беренче иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр белән каршы алачакбыз. Элек ясалган кайбер тәртип бозу очракларына күз йомып кына калмаячаклар хәзер. Яңа кагыйдәләр арасында күпчелеге балаларга кагылышлы.


1. Балаларны иске мәктәп автобусларында йөртергә ярамый.


“Балаларны төркемләп йөртүне оештыру кагыйдәләре”нә кайбер үзгәрешләр керү сәбәпле, мәктәп укучыларын 10 елдан “картрак” автобусларда йөртү тыела. Ул барлык техник таләпләргә җавап бирергә, тахограф, ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылырга тиеш.


Бу яңалыкны укучылар, бигрәк тә аларның әти-әниләре шатланып кабул итәрме икән? Чөнки бүген хезмәт күрсәтә торган мәктәп автобусларының күбесе 10 яшьне узган.



2. Арткы утыргычта автокреслосыз гына.


Гыйнварның беренче көненнән балаларны җиңел машинада алып йөрү тәртибе үзгәрә. 7 яшь тулган балалар хәзер машинаның арткы утыргычында  креслосыз гына утырып йөри ала. Тик каеш эләктерү турында онытырга ярамый. Әгәр әти-әни баланы алгы утыргычка утыртырга теләсә, яшь пассажирның буена һәм авырлыгына туры килерлек автокресло кулланылырга тиеш. Бу 12 яшькәчә балаларга кагыла.



3. Баланы калдырып – кибеткә.


Моңа кадәр күпчелек әти-әни  баласын йоклатып яки  аңа мультфильм куеп, үз эшләре белән йөри ала иде. Яңа елдан соң мондый “җиңеллек” бетә. Баланы салонда калдырган өчен 500 сум күләмендә штраф салыначак.



4. Техосморт үтмәсәң, “права”дан колак кагасың.


Агымдагы елның 26 октябрендә Дәүләт Думасында техник күзәтүгә кагылышлы закон проекты гамәлгә керде. Төзәтмәләр нигезендә, 1 гыйнвардан техосмотр кәгазе булмаган очракта, 500-800 сум күләмендә штраф салыначак. Моннан тыш, техник күзәтү үтмичә, шофер машинаны йөртә алмый. Икенче тапкыр кагыйдә бозу күзәтелсә, 5 мең сум штраф белән куркыталар. Алай гына да түгел, бер айдан өч айга кадәр “права”ң белән хушлашырга да мөмкинсең.


Бүген техник күзәтү узмаган өчен такси хезмәткәрләрен, автобус, йөк машинасы, кешеләр йөртү белән шөгыльләнүче, куркыныч авыр йөк ташучыларны гына штрафка тарталар иде.



5. “Тонировка” өчен дә “права”сыз калуың бар.


Каралтылган тәрәзә турындагы хәбәрләр, янаулар күп чәйнәлсә дә, Дәүләт Думасы депутатлары моңа кабат әйләнеп кайтырга булган. Бүгенге көндә “тонировка” белән ЮХИДИ хезмәткәрләре кармагына эләксәң, пленканы тәрәзәдән куптарырга яки 500 сум штраф түләп котылырга була. Ә 1 гыйнвардан исә, тәрәзәне ялтыратып кына, җәзадан качып булмастыр. Телисеңме-теләмисеңме, 500 сумыңа “амин” итәргә туры киләчәк.  Кабат тотылган очракта, 5 мең сумыңны чыгарып салырга әзер тор! Законны санга сукмаучыларны ике айдан алып алты айга кадәр юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.


Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1693 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 08 Ноябрь 2016 16:49

3 фикерләр

  • Фикер белдерү Сишәмбе, 08 Ноябрь 2016 11:46 Айратка язган

    Айрат, балаңны авылга кайтасың булса, фатирда узен генэ калдырып кайт! Авариягэ очрамас!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Сишәмбе, 08 Ноябрь 2016 09:52 АЙРАТка язган

    тогда гел туып та торасы юк алайса. улэсе дэ булмый

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 07 Ноябрь 2016 22:52 АЙРАТ язган

    Балаларны машинада йортуне ботенлай тыярга кирак - аварияда бала улемнареботенлай бетер иде. а бала йортканшоферга 30 мен штраф

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев