В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 10 Ноябрь 2016 17:05

ОСАГО турындагы канун үзгәрергә мөмкин: бәяләр артырмы?

ОСАГО турындагы канун үзгәрергә мөмкин: бәяләр артырмы? фото: gazeta.ru, autofed.ru

Россия Финанс министрлыгы Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисын транспорт чарасына түгел, ә машина йөртүчегә бәйләп карарга җыена. Яңалык машина йөртүчеләр кесәсенә сугармы? Intertat.ru министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән үзгәрешләрне өйрәнергә тырышты.


Үзгәреш кирәкме?

Машина йөртүчеләрнең күпчелеге әлеге сорауга җавап табу түгел, моңа кадәрге үзгәрешләрне дә тулысынча өйрәнергә өлгермәде кебек әле. Чөнки ОСАГО турындагы канун белән бәйле үзгәрешләр пакеты күптән түгел генә каралган иде. Анысының асылын аңларга өйрәнеп кенә килгәндә, Финанс министрлыгы үзгәрешләр кертелгән яңа документлар тәкъдим итә.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: үзгәрешләр канунны тамырдан диярлек үзгәртергә җыена. Законга үзгәрешләр кертелә калса, автогражданлык җаваплылыгын чын мәгънәсендә “сүтеп җыю” булачак бу. Үзгәрешләр машина йөртүчеләрнең кесәсенә дә сугарга мөмкин. Ахыр чиктә, иминиятләштерү системасын яңадан төзергә кирәк булачак. Ә бит аны зур авырлык белән җайга салганнар иде. Сүз дә юк, бүгенге системаның кимчелекләре бар. Ләкин ул инде эшли. Ә яңасына үз сукмагын салу өчен күпме вакыт кирәк булачагын әле берәү дә әйтә алмый.

Калькулятор: бүген һәм иртәгә

Бүген ОСАГО полисының бәясе төбәккә, йөртүченең яшенә һәм йөртү стажына, транспорт чарасы двигателенең көченә, һәлакәткә юлыгу-юлыкмауга бәйле. Соңгысы өчен “Бонус-малус коэффициенты” дигән термин да кертелде.

Шулай итеп, ОСАГО бәясен хисаплауның үз формуласы бар. Физик затларның “В” категорияле автомобиле өчен ул:



Шул рәвешле, бүген ат көче югары булган машинада җилдерүче, шәһәр җирендә яшәүче, яшь һәм йөртү стажы аз булганнар өчен полис бәясе дә иң кыйммәте булып чыга. Әле моңа өстәп елына берничә тапкыр һәлакәткә сәбәпче дә булсаңмы... Һәлакәткә сәбәпче димәктән,  ел дәвамында синең аркада бер генә авария килеп чыкса да, киләсе елга бонус-малус коэффициенты артачак.

Ә иң арзанлы полиска ия булу өчен һәлакәткә очрамыйча дистә еллар руль артында җилдерү, Татарстанның Бөгелмә, Чистай яисә Лениногорск шәһәрләрендә яшәвең, “Ока” һәм “Матиз” кебек аз көчкә ия машин хуҗасы булуың шарт.  

Ә иртәгә ничек булырмы? Россия Финанс министрлыгы транспорт чарасының техник характеристикасына һәм төбәккә бәйле булган коэффициентларны сызып ташларга җыена. Аның каравы өстәмә коэффициент кертеләчәк. Анысы йөртү осталыгы – стаж һәм “профессиональ компетентлык”ка бәйле булачак.



Кемнәр зыян күрер?

Үзгәрешләр гамәлгә кертелсә, беренче чиратта, көчле машинада җилдерүчеләр җиңел сулап куячак. Чөнки двигательнең егәре 150 ат көченнән артып киткән өчен 1,6 коэффициент каралган иде бит. Ә авыл җирендә яшәүчеләр өчен, киресенчә, иминиятләштерү бәясе артырга мөмкин. Барыннан да бигрәк еш кагыйдә бозучылар уйга калгандыр. Министрлык тәкъдим иткән үзгәрешләрдән аңлашылганча, йөртүченең профессиональ компетентлыгын иминиятләштерүче үзе билгеләячәк. Коэффициент билгеләнгән вакытта йөртү агрессивлыгы, куркыныч хәрәкәт иткән өчен административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылган булу-булмау исәпкә алыначак икән. Шулай ук “Бонус-малус коэффициенты”на да үзгәрешләр кертмәкчеләр. Иң беренче чиратта, машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында ничә мәртәбә иминият акчасы түләнүе игътибарга алына. Хуҗа исемендәге барлык транспорт чаралары һәм ОСАГО полислары энә күзе аша үткәрелергә тиеш, ди проектны әзерләгән идарә тармагы вәкилләре.

Үзгәрешләр кесәсе калыннар өчен файдага булырга охшап тора. Бүген максималь компенсация милеккә килгән зыян өчен – 400 мең, ә сәламәтлек һәм гомер өчен 500 мең сум булса, тәкъдим ителгән үзгәрешләр яңа мөмкинлеләр ача – әлеге түләүләрне стандарт компенсациядән тыш, 1әр һәм 2шәр миллионга кадәр җиткерерлек ике вариант тәкъдим ителә. Кесәңдә акчаң гына булсын!..   

Белгечләр фикере


Кертелергә мөмкин булган үзгәрешләргә карата фикерен белергә теләп, Россия автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстан буенча төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин белән элемтәгә  кердек.



- Һәр яңалыкның яхшы һәм начар яклары булачак инде ул. Әлеге үзгәрешләргә бәя биргәнче, андагы тәкъдимнәрнең һәрберсе пунктлап каралуы, кабул ителүе дә кирәк бит әле, – диде ул безгә. – Уңай якларына килгәндә, транспорт чарасының көченә бәйле коэффициенттан күптән баш тартырга кирәк иде инде. Һәлакәтләр һич кенә дә машинаның көченә бәйле түгел. Юлдагы күңелсез хәлләрнең булу-булмавы йөртүченең осталыгына, кагыйдә бозу-бозмавына бәйле бит. Әмма бездә юл йөрү кагыйдәсе системасы тулысынча җайга салынып бетмәгән әле. Гаепсезләр дә җәзага тартылырга мөмкин. Ә бу, үзгәрешләр кабул ителсә, андыйларның да кесәсенә суга, дигән сүз. Ә төбәк коэффициентына килгәндә, аның бездә иң югарылар рәтендә икәнлеген искә алу дөрес булыр.
 


Төбәк коэффициенты димәктән, Казанда ул – 2, Чаллыда – 1,7, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әлмәттә – 1,3, Алабугада – 1,2, калган районнарда – 1,1, ә Чистай, Бөгелмә, Лениногорскида иң азы – 1.




– Төбәк коэффициенты аерым җирлектәге һәлакәтләр белән бәйле статистикага бәйле рәвештә билгеләнә, – диде безгә иминиятләштерү белән шөгыльләнүче “БРОКЕР116” оешмасы вәкиле Рөстәм Фәйзрахманов. – Казанга караганда да югарырак коэффициент Чиләбедә генә бар. Димәк, безнең юллар шул дәрәҗәдә куркыныч, дигән сүз. Яңалыкларга килгәндә, шәхсән үзем административ тәртип бозуга бәйле рәвештә полис бәясен арттыруга каршы. Кагыйдә бозган өчен штрафын түләгән бит инде ул. Инде хәзер полиска да артыграк түләргә тиеш буламы? Тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең кытыршы яклары бар. Шуңа да кабул ителүенә шик белән карыйм. Ә машинаның көченә бәйле коэффициент бетерелгән очракта, аны башкасы алмаштырырга тиештер. Егәрле машина – кыйммәтле дә була бит ул. Димәк, һәлакәткә юлыга калса, иминият компанияләре өчен иминият чыгымнары да зуррак була дигән сүз. Двигатель көче һәлакәткә тәэсир итмәсә дә, уйланылган коэффициент кертелергә тиеш.

Документ – авылда, машина – ...

Яшерен-батырын түгел, бүген транспорт чарасын авылда яшәүче әтисе исеменә теркәп, үзләре шәһәрдә җилдерүчеләр дә күп. Шул рәвешле, полис бәясе дә ике тапкыр диярлек арзанрак була.

- Казанда яшәүче кияү машинаны үз акчасына алса да, минем исемгә яздыртты, – ди үзе дә руль артында йөрү тәҗрибәсенә ия булган, Аксубай якларында яшәүче Рәшит абый Галиев. – Машинасы ару гына егәрле. Авылда теркәп, шактый акчасын янга калдырды ул. Дөрес, штрафы һәм салымы миңа килә. Ләкин ул яктан кияү ышанычлы. Күңелсез хәлдә калдырганы юк әле. Инде үзгәрешләр кертелеп, авылларга да бәя артса, бездәйләрнең кесәсенә сугачак бу. Салада олы юлга сирәк чыгучылар да бар. Ә авыл юлында һәлакәт бик сирәк була.

Әмма бу урында бөтен кешенең дә мөнәсәбәте Рәшит ага һәм аның киявенеке кебек булмаска да мөмкин шул. Арзанлы полиска кызыгып, уңайсыз хәлгә калу ихтималы барлыгын да колакка киртләп куярга кирәк. Штраф һәм салым гына түгел бит әле. Транспорт чарасының документтагы хуҗасы машинаның “үзенеке булуын” исбатлап йөри башласа. Тагын бер проблема машина хуҗасының үлеме сәбәпле килеп туарга мөмкин. Безнең илдә мирасны рәсмиләштерү кеше үлеменнән соң ярты елдан гына башкарылуын, мираска башкаларның да дәгъва кылырга мөмкин булуын онытмаска кирәк.

Урынлы сорау туа: бәлки ОСАГО полисын “үз бәясенә” сатып алу яхшырактыр?..  

Безнеңчә...

Тәкъдим ителгән үзгәрешләрдә мантыйк бар шикелле. Машина үзлегеннән хәрәкәт итми ләбаса. Димәк, аның имин йөрү-йөрмәве руль артындагы кешегә бәйле. Полис бәясенең юл йөрү кагыйдәсен бозу-бозмауга бәйле булуы исә юлда бераз тәртип салыр иде кебек. Ахыр чиктә, югары тизлектә хәрәкәт иткән, светофорның кызыл уты янганда чатка килеп кергән машина һәлакәткә сәбәпче була, иминиятчеләрнең кесәсенә ныграк суга бит. Димәк, монысында да мантыйк бар.
 
Ә төбәк коэффициентларына кагылырга кирәкми. Казанда юлның куркыныч булуы аркасында шәһәр халкының чыгымы зуррак булуына, Чистайда җомгага мәчеткә йөрергә генә машина тоткан намаз картлары гаепле түгел ләбаса.

...Кайчы үткен булса да, кисеп җибәргәнче җитмеш кат үлчәргә кирәк әле монда.

P.S. Ә ул арада Россиянең “Бердәм агент” гамәлдә булган 14 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, төбәк коэффициентын арттырырга җыеналар. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге хәбәр итте.

Бүгенге көндә машина йөртүченең “класс”ы узган чорларда иминият очраклары булу-булмауга бәйле. Ул түбәндәге таблица буенча билгеләнә:



Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1095 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев