В заголовках  В тексте
Җомга, 02 Декабрь 2016 17:40

Руль артында хатын-кыз: граната кайчан шартлар?

Ир-атлар машина йөрткән хатын-кызны граната тоткан маймыл белән чагыштырырга яратса да, мин дә «права»га укырга уйладым бит әле. Таныш егетләр бу турыда ишеткәч: «Машина йөртә башлагач, алдан хәбәр салырсың. Бу вакытта өйдән чыкмабыз», дип шаяртырга тотынды. Көлегез-көлегез әле!  Сездән дә остарак машина йөртергә өйрәнермен! Башыма тай типкәндә дигәндәй, тиз генә автомәктәпкә язылдым да кайттым. Менә башланды кызык тормыш, минәйтим.  


Соңлагансың «права»га укырга,  диярсез. Шулайрак икән шул – автомәктәпләр күрсәткән хезмәтләре өчен 12-14 мең генә сораган заманнар артта калган икән ләбаса. Кесәмне күпмегә бушатырга туры киләчәген белгәч, сылу чәчләрем «үрә» торды.  Ике ай укыйм да, машинада җилдерә башлыйм, дигән хыялларым да чәлпәрәмә килде. 4 ай буе укыйсы икән бит хәзер! «Әле ярты елга сузылмаганына рәхмәт әйт, законны шулай кабул итмәкчеләр иде», – диделәр автомәктәпкә язылганда.

Мин машина йөртергә өйрәнергә карар кылгач, ГАИда имтиханнар бирүне дә катгыйлатканнар икән, чукынчыклар!  Теорияне дә, практиканы да үзләштереп, мең кат тир түгәселәр бар икән, дип уйлап куйдым. Әмма карарымнан кире кайту юк инде. Акча җыеп, чәшке тун алгач кына, аны җәмәгать транспортында бозып йөрер хәл юк бит инде. Хәзер үк кәттә машинага иркенләп утырып,  бер кулны рульгә куеп, икенчесенә бизәнгечләремне тотып, «тимер ат»ымның көзгесенә карап, бизәнә-бизәнә җилдерүләрем күз алдына килә башлады.

Автомәктәпнең өй янындагысына язылдым башта. Шуннан да җайлысы юк бит – эштән кайтышлый кереп чыгасың да, берничә минуттан инде йомшак ятагыңа сузыласың. Шыгрым тулы транспортта килки балыгы кебек тыгылып йөрисе дә юк. Алай да, автомәктәпнең имтихан тапшыру күрсәткечләрен  карап алдым әле. Укып чыгучыларның нәтиҗәләре, рәхмәт төшкере, шактый яхшы булып чыкты. 4 ай укыту – монда теориясе дә, гамәли дәресләре дә керә – 28 мең.

Тиздән «права»лы булу шатлыгым белән уртаклашырга дус кызыма шалтыраттым. Ул исә: «Карале, ник аны алданрак әйтмәдең? Минем бит автомәктәптә танышым эшли. Синнән ерак та түгел. Сөйләшсәм, ташлама да ясаячак. ГАИда имтихан бирә алмасаң, ярдәм  итеп тә җибәрер бәлки», – димәсенме.  Ир-атлар янында «Күрерсез әле!» дип башны югары күтәреп йөрсәң дә, эчеңнән «Өйрәнә алырмынмы, имтиханнарны ничек тапшырырмын икән?» – дип борчыласын икән ул. «ГАИда да булышып җибәрер» дигәне хәлиткеч сүзләр булды.  Шулай да бөтенләй начар автомәктәп булмасын дип, әлеге дә баягы рейтингка күз төшердем. Монысы – бераз түбәнрәк урнашкан. Әмма иң төшеп калганнардан да түгел иде. Тиз генә беренче язылган автомәктәпкә шалтыратып, укудан баш тарттым да – дус кызым әйткәненә язылдым.

Бу автомәктәп Казан уку йортларының берсе нигезендә эшләп килгән укыту үзәге булып чыкты. Вәгъдә ителгән ташламаны да ясадылар. Бәя биредә 27 мең сум дип билгеләнсә, минекен 3 меңгә киметтеләр. Яхшы булды әле бу, дип уйлап куйдым.  Янга калганы үзем рульгә утырып машинада йөри башлаганчы таксига җитәр, шәт – әлеге дә баягы чәшке тун бит әле өстемдә. Кыяфәте китәр йә...

Берничә атнадан автомәктәптә теория өлеше башланып китте. Беренче дәрескә килгән идем, уку бүлмәсе тулы яшүсмер кызлар-малайлар күреп шаккаттым.  Автомәктәпнең уку йорты белән тыгыз мөнәсәбәтләре шул рәвешле чагылыш таба икән. Монда әле яңа гына укырга кергән, 18е тулыр-тулмас студентлар җыела  булып чыкты. Әти-әни эшләп алган машинада җилдерергә исәп тота инде болар, дип уйлап куйдым.

Миңа 18 тулганга шактый узса да, әле буй-сыным да, кыяфәтем дә ничава гына үзе. Кыскарак итәкләр кисәм, студент кызга батам әле.  Шулай итеп, тагын да яшәреп, атна саен дәресләргә йөри башладым.

Килүгә, беренче партага барып утырам. «Икеле капчыклары» кебек арткы партада яшеренер хәлем юк. «Белә бу, курыкмый» дип уйласыннар. Чибәрлегемне каядыр «Камчаткага» яшерү дә дөрес булмас иде, билгеле.

Теория укытучысы миннән бераз гына өлкәнрәк ир-ат булып чыкты. Ыспай гына кыяфәтле, бик тә итәгатьле, күңелгә ятышлы кеше. Үз эшенең остасы булуы да сизелеп тора. Җиңел тел белән барысын да аңлаешлы, ялыктырмаслык  итеп сөйли. Дәрес буе шуңа гына карап утырасы килә. Эх, өйләнгән булып чыкты шул...

Башланды теория үзләштерүләр. Дәрес саен диярлек йә контроль эш, йә билетлар чишәбез. Өйрәнергә өлгерермен әле, имтиханнарга ерак, дип йөрдем беренче вакытларда. Сорый башлагач, бер юлысында кызарырга туры килде дә, алдагы дәресләргә әзерләнеп йөрергә  булдым. Башта 300 сумга сатып алган китап белән эш итсәм, аннары смартфоныма мобиль кушымта өстәдем. Бу рәвешле өйрәнүе җайлырак икән бит, юкка кәгазь әсбап кыштырдатып утырганмын.  Шулай, ай ярым тирәсе вакыт узып та китте. Теориядән практикага да күчәргә вакыт җиткән ләбаса! Әмма беренче тапкырга җитеп торыр. Рульгә утыргач булган маҗараларымны бераз соңрак сөйләрмен...


Шумахербикә КӨПЧӘКОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1122 мәртәбә

5 фикерләр

  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 05 Декабрь 2016 17:13 АсВодитель язган

    Миннэн дэ колгэннэр иде....не че йорим...мужик та син утыр инде рульгэ,праванны алырга онытма дип искэртеп кенэ тора...так что мужики Хатын-кызлар барын да булдыра!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Якшәмбе, 04 Декабрь 2016 22:20 Адель язган

    Мессибикә кая киткән дисәм, правага укый башлаган икән:)

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 03 Декабрь 2016 14:08 мин язган

    Бик кэмит язма булган бу. Дэвамын укыйсы килэ

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 02 Декабрь 2016 23:28 Автоледи язган

    Машина йортулэре шулкадэр рэхэт. Мин автобус тугел, метрода да йори алмыйм инде хэзер! Автомэктэптэ уку узе бер кызык инде ул. Минем препод тоже симпатичный иде, но балдагы бар иде. Ана карап утырыр очен генэ йори идем дэресенэ)) ГАИ имтиханнарын беренче тапкырдан ук узем тапшырдым. Сезгэ дэ танышларга ышанып утырмаска кинэш итэм, чонки узен тапшырып алган права ышанычлырак була! УНЫШЛАР СЕЗГЭ!=)

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 02 Декабрь 2016 19:42 Илдус К. язган

    Шумахербикә КӨПЧӘКОВА урнына, үзебезчә, Шумахирга караганда титуллырак узычы Фирдәвис Кәбиров хөрмәтенә, Фирдәүсә Көпчәкова я булмаса, Кәбирбикә Көпчәкова, отышлырак булыр иде...

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев