В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 04 Декабрь 2016 11:15

Утыртсаң – махсус утыргычка гына!

Юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына олылар белән беррәттән, сабыйларның үлүе бигрәк аяныч. Аварияләр күрсәткечләре дә балаларның һәрвакыт рискта булуын ассызыклый. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгына да бәйле.


Пассажирларның куркынычсызлык каешларына игътибар бирмәүләре, балаларны махсус утыргычка утыртмау – боларның барысы өчен дә түләргә туры килә. Һәлакәтләрдә күкрәк балаларының һәлак булуы аеруча йөрәкне әрнетә.

Юл йөрү кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус утыргычта йөртергә кирәклеге турында язылса да, автомобильчеләрнең күбесе моңа бармак аша карый. Шуңа да юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның зыян күрүе көн кебек ачык. Россиядә ел башыннан 272 һәлакәт теркәлгән, аларда 353 (!) бала һәлак булган, 8295е (!) зыян күргән.

Чыннан да, балалар куркынычсызлыгы һәрвакыт әһәмиятле булып кала бирә. Шул уңайдан, Россиядә инде бишенче ел рәттән «Балаларга – автокресло» дигән чара уздырыла. Ул пассажир балаларның юл-транспорт травматизмы дәрәҗәсен киметү максатыннан оештырыла. Әлеге проект Россиянең Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе, Россия автостраховщиклар берлеге, «Куркынычсыз хәрәкәт итү» эксперт үзәге белән берлектә тормышка ашырыла. Аның оештыручылары ата-аналар ерак булмаган сәфәр вакытында да махсус утыргычлар кулланылырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә. Профилактик чаралар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, белем бирү оешмалары янында үткәрелә.

Әлбәттә, бу юнәлештә ата-аналар белән дә эш алып барыла. Аларга даими рәвештә аңлату эшләре оештырыла. Татарстанның яшь инспекторлары да бу эштә читтә калмый. Балалар, олылар өчен баннер һәм плакатлар ясап, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә акция һәм флешмоблар уздыруда катнаша.

- Балаларны автомобиль салонында махсус утыргычтан башка йөртү катгый тыела. Ә хәрәкәт итү вакытында әнисе баланы кулында тотып барырга тиеш түгел. Чөнки бу – транспортта йөртүнең иң куркыныч ысулы. Шуңа да карамастан, күп кенә ата-аналар иминлек кагыйдәләрен исендә тотмый, – дип ассызыклый Дәүләт автоинспекциясе.


Әлбәттә, Татарстандагы машина йөртүчеләр дә төрле фикердә. Араларында кагыйдә буенча йөртүчеләр дә бар.

- Хәзерге вакытта улыма 13 яшь. 12 яшькә кадәр ул балалар өчен махсус утыргычта йөрде. Ерак юлларга чыкканда гына түгел, машинага утыруга куркынычсызлык каешларын эләктерергә куша идек. Тора-бара исенә төшерергә дә кирәкми була башлады, – ди республика автомобильчеләренең берсе Наил Бәдретдинов.

Аның фикеренчә, монда юл кагыйдәләре һәм куркынычсызлык кына түгел, ә штрафларның саллы булуы да роль уйнамый калмый.


Шуны да искәртик: һәр баланың үсеш үзенчәлеге төрле. Сабыйлар өчен махсус утыргыч сатып алу аның авырлыгына туры килергә тиеш. Ә иң кулае – бу товарны бала белән бергә сатып алу.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 505 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 04 Декабрь 2016 09:23
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев